Изелеп беткән ботка, "коры" баланда, каралган бәрәңге — даими ризык
Тикшерү изоляторларында (СИЗО) һәм колонияләрдә изелеп беткән ботка, "коры" баланда, каралган бәрәңге — даими ризык. Сине ачтан да үтермиләр, шул ук вакытта аны туклану дип әйтүе дә кыен.
"Мине 35 яшьтә утырттылар, һәм миңа бу тормышта инде күп нәрсәне беләм кебек тоела иде. Тик мин кешеләргә мондый әйберләр ашату мөмкиндер дип күз алдына да китермәдем. Иреккә чыккач, ике ел буе рәшәткә артында ашаган ашларны үзем әзерли алырмынмы дип тикшереп карарга теләдем һәм булдыра алмадым. Изоляторда теләсә кайсы боткадан ничек маңка ясый алалар икән? Ботканы ничек кенә бозарга тырышсам да, минем барыбер таралып торган һәм тәмле ботка килеп чыга", — дип сөйли "Настоящее время"га 2021 елда СИЗОга эләккән элекке сәяси тоткын Мария. Ул СИЗОда һәм колониядә бер ел һәм җиде ай үткәргән. "Настоящее время" белән анонимлык шартларында сөйләшергә ризалашкан.
Сак астыннан азат ителгән сәяси тоткыннар сөйләвенчә, иректән посылкалар алу һәм төрмә кибетләреннән берничә тапкыр кыйммәткә ашамлыклар алу — азмы-күпме яхшы туклануның бердәнбер ысулы. Әгәр кешегә аерым диета кирәк икән — аңа бөтенләй ирешерлек түгел.
Тоткыннарның рационы нәрсәдән тора, изоляторда әфлисун бәясе күпме, штраф изоляторда (ШИЗО) ничек ач торалар һәм төрмә камерасында аш әзерләргә мөмкинме — шул хакта сөйлибез.
Реформа һәм чынбарлык
Иртәнге ашка бөтен җирдә ботка бара. Боткалар төрлечә була: бодай боткасы, арпа боткасы, солы боткасы.
Моннан 10 ел элек хокук яклаучы һәм "Болотный эше" фигуранты Николай Кавказский: "Чи яшелчәләр, ярмалар һәм башка күп кенә продуктлар тыелмаска тиеш. Изоляторлардагы туклану коточкыч. "Баланда" дигәннәренең черек яки бозылган ашамлыклардан ясалуы гына җитмәгән, әле бик начар әзерләнә дә. СИЗОдагы тоткыннарның туклануын тәэмин итүне ризык әзерләүче ширкәтләргә тапшырып хәл итәргә була. Тоткыннарга вегетариан һәм веган ризыкларны бирүне дә хәл итәргә кирәк", дип язган иде.
Соңгы 10 елда Русиядә сәяси эзәрлекләү көндәлек күренешкә әйләнде. Русия президенты Владимир Путин режимы башлаган Украинадагы сугышның өченче елында сәясәтчеләр, журналистлар, активистлар режимны тәнкыйтьләгән өчен төрмәгә эләгә — һәм алар ачыктан-ачык төрмә көнкүреше турында сөйли башлады. Бу сөйләүләргә караганда, Кавказскийның тәкъдимнәре элеккечә актуаль булып кала.
БУ ТЕМАГА: Рәмилә Сәетова: "Төрмәдәге шартлар – җәһәннәм!"Ходай кушып, атнага бер балкашык тозлы кәбестә эләгергә мөмкин. Әгәр эләксә, бу үзе бер бәйрәм!
1988 елдан бирле беренче тапкыр төрмә рационына үзгәрешләр 2017 елда кертелде. Яңа кагыйдәләргә күрә бер үк ашамлыклар атнасына ике-өч тапкыр кабатлана алмый, ә тоткыннар көненә 2600-3000 килокалория алырга тиеш. "Бу АКШтагыга караганда югарырак", — дип ассызыклаган иде ул вакытта Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте.
ФСБ бинасына ут төрткән өчен ун ел диярлек утырган элекке сәяси тоткын һәм хокук яклаучы Иван Асташин шул вакыт эчендә өч колониядә һәм биш изоляторда тотылган. Ул бу кагыйдәләрне ничек керткәннәрен хәтерли.
"Мин бу хакта беренче тапкыр телефон аша әнидән ишеттем һәм көлдем, чөнки бу гомуми вазгыятькә бернинди дә йогынты ясамады. Администрация хәлдән чыгу юлын гына тапты: асылда бер үк төрле ризыкларны төрлечә язып куя башладылар. Ягъни бездә бик тәмле булып күренгән меню эленеп тора иде. Анда "Рагу", "Куырма", "Томалап пешерелгән бәрәңге" дип языла иде. Ләкин чынлыкта исә боларның барысы да бер үк нәрсә — болан ите белән пешерелгән бәрәңге иде", ди.
Аның кыяфәте үк куркыныч, һәм исе еш кына шактый әшәке
Асташин болан итен Норильскидагы колониядә ашаган. Туңдырылган кара итне ниндидер саклагычлардан алып киләләр: башка тоткыннар һәм персонал сөйләвенчә, ул дистә еллар буена, "исәптән сызылып, зонага җибәрелгәнче", суыткычларда ята. "Аны ашарга мөмкин түгел. Аның кыяфәте үк куркыныч, һәм исе еш кына шактый әшәке. Шуңа күрә күпләр аны калдырып, аерым бәрәңге генә ашыйлар иде. Ләкин бәрәңгенең дә үзенчәлеге бар — ул кара төстә була иде, чөнки ерак Норильски колониясенә бары тик кипкән хәлдә генә барып җитә".
Яңа туклану нормалары турында карар чыгуга бер ел үткәч, Җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) "1,2 миллиард сум дәүләт бюджетына кайтарылды", дип хисап тотты. Ул вакытта Русиядә бер тоткын өчен, туклануны да кертеп, көненә 2,5 евро тотылган (яки 160 сумнан бераз гына артык). Чагыштыру өчен: 2018 елда Европа илләрендә бер тоткынга көненә уртача 128 евро сарыф иткәннәр (медиан күрсәткече — 66,5 евро).
"Тоткыннарның туклануын без формаль яктан түгел, ә һәр азык-төлекнең калориялелеген һәм аны җитештерүдәге икътисади нечкәлекләрне истә тотып хисапладык. Нәтиҗәдә туклану чыгымнары шактый кимеде", — дип аңлаткан иде ул вакытта бу казанышны ФСИН мөдире урынбасары Валерий Максименко.
Хәзер ул үзе кырыс тәртипле төзәтү колониясендә утыра — төрмә оешмасының элеккеге мөдир урынбасары вазифаи вәкаләтләрен явызларча файдаланганы һәм ришвәт алганы өчен тугыз елга хөкем ителде. "Лефортово"да утырганда, Максименко изолятордагы туклану сыйфатыннан канәгать булуын сөйләгән, ә менә колониядә ашау-эчү аңа ашарлык булып тоелганмы — матбугат чаралары монысын әлегә хәбәр итмәде.
Ботка кебек ботка да була, ә кайчак су гына була
Иван Асташин төрмә ризыкларын болай искә төшерә: "Иртәнге ашка бөтен җирдә ботка бара. Боткалар төрлечә була: бодай боткасы, арпа боткасы, солы боткасы. Кайдадыр аны суда пешерәләр, кайдадыр сөт өстиләр. Ботка кебек ботка да була, ә кайчак су гына була. Икмәк бирәләр. Төшке аш вакытында ниндидер аш, аннары — бәрәңге, кәбестә. Икенче ашка ешрак бәрәңге, кәбестәле бәрәңге була, арпа боткасы, ниндидер ит әсәре. Кайдадыр ит-мазар салулары сизелә, ә кайдадыр ниндидер ит бармы яки юкмы икәне аңлашылмый. Нормативларга күрә тоткынга 100 грамм ит бирелергә тиеш. Кичке ашка — йә бәрәңге, яки кәбестә, яисә арпа боткасы. Йә балык кисәге, йә балык котлеты. Иртәнге ашка һәм кичке ашка — бер стакан чәй, ә төшке ашка кесәл яки компот".
"Минемчә, тулаем алганда, калория ягыннан бу плюс-минус таман, чөнки икмәкне шактый зур килеш бирәләр, — дип дәвам итә Асташин. — СИЗОда һәм колониядә икмәк — кирпеч формасында, һәм көндезге паёк — ул тулы бер кирпеч диярлек, шактый зур. Әмма проблем шунда ки, бу икмәк — чи, һәм барысының да ашказаны аны кабул итми. Әйтик, мин берничә ел утырган "Матросская тишина" изоляторында ипи ашарлык түгел иде. Ул артык чи. Әгәр дә ипи йомшагын кул белән кыссаң, ул пластилин кебек изелә. Ипинең катысын кисеп, ашарлык булсын һәм аннары эчне күпертмәсен өчен, аны киптерәләр иде. Ә мин өч тапкыр эләккән Чиләбенең өченче изоляторында ак икмәк бирәләр иде. Һәм мин булган барлык җирләрдән иң яхшы икмәк шул иде", — дип искә ала Асташин.
"Мәскәү — бай шәһәр". Изоляторда ничек ашаталар
Мария да, Иван Асташин да берникадәр вакыт Мәскәү изоляторларында утырып чыккан. Икесе дә анда ашату саран, диләр, ләкин бу кытлык иректән посылка алу һәм хәтта ашарга да заказ бирү мөмкинлеге белән каплана. Иректән ярдәм итәрлек кешеләрең булганны исәпкә алганда.
Анда барысы да коррупциягә баткан
"Мәскәүдә, нигездә, күпчелек хөкем ителгәннәргә һәм тикшерү эше баручыларга иректән ярдәм килә дип санала, шуңа күрә алар ник баланда дип баш катырсын?" — дип сөйли Мария Мәскәүнең 6нчы санлы СИЗОсы турында. "Шуңа күрә "алтынчы"дагы кебек юньсез баланданы бүтән бер җирдә дә хәтерләмим", ди ул.
"Беренчедән, Мәскәү бай шәһәр, — ди Асташин. — Һәм плюс анда интернет-заказларга да, посылкаларга да лимит юк. Күпләр шулай туклана. Мондый шартларда бу баландага зарланудан сиңа әллә ни мәгънә дә юк. Өстәвенә, ул вакытта бу изоляторда һәр камерада диярлек кәрәзле телефон, наркотиклар бар иде. Анда барысы да коррупциягә баткан. Шундый яшәеш: хезмәткәрләр синең камерага акчага теләсә нәрсә китерә, ә син, димәк, ниндидер комиссияләр килгәч — зарланмыйсың. Бөтенесе дә канәгать".
БУ ТЕМАГА: Татарстан мөфтие Русия колонияләрендә мөселманнарга итсез меню булмауга зарландыРусия шымчыларын һәм агентларын сәяси тоткыннарга алмашу вакытында азат ителгән 19 яшьлек Кевин Лик Адыгея изоляторындагы токмачны җирәнү хисе белән искә ала: "Пешеп изелеп беткән, ябышкан, ак төстә, иң арзан маргарин салып пешерелгән — гомумән ашарлык нәрсә түгел". Ул әнисе җибәргән ашларның, шул исәптән, изолятордагы ризыктан аермалы буларак, ашарга яраклы доширакның (тиз әзерләнә торган токмач) бик булышуын сөйли. 190 сантиметр буйлы Кевин азат ителгәндә 72 килограмм авырлыкта була.
"Ашарлык" яки "ашарга ярамаслык"ка аералар
Изолятордагы аш турында сөйләгәндә тоткыннар "тәмле" яки "тәмсез" кебек категорияләрне кулланмыйлар — алар ризыкны "ашарлык" яки "ашарга ярамаслык"ка аералар.
Утыз елдан артык стажлы "Мемориал" хокук яклаучысы Олег Орлов 1990нчы һәм 2000нче елларның төрмә шартлары белән яхшы таныш. Ул ашау мәсьәләсендә үсеш күзәтелә дип саный — тик бу үсеш бик акрын бара һәм бөтен җиргә дә кагылмый.
"Элек, чыннан да, ашарга да ярамаслык шул җирәнгеч баланда иде. Ул хәзер дә даими очрый, еш кына аны ашамый түгәсең, әмма аерым изоляторларда хәтта тәмле ашамлыклар дә була. Кайвакытта, кайчагында, еш кына... Нәкъ менә шундый төшенчәләр белән сөйләргә кирәк дип аңлатырга телим", — ди 71 яшьлек Орлов "Медиазона"га төрмә тәҗрибәсе турындагы интервьюсында.
Хокук яклаучы рәшәткә артында биш ай уздырды һәм шулай ук тоткыннар алмашу кысаларында Русиядән чыгарылды. Шул ук әңгәмәдә Орлов төрмә кибетләренә заказ бирү һәм посылкалар алу мөмкинлегенең ничек мөһим булуын ассызыклады: "Төрмә ашын посылка яки төрмә кибетеннән сатып алу мөмкинлегенә алыштырырга мөмкинлек тууга ук, кем дә ризалашачак".
Мәскәүдән ераклашкан саен хәлләр начарая бара
Хокук яклаучы әйтүенчә, Мәскәүдән ераклашкан саен хәлләр начарая бара: кайдадыр төрмә кибетләре эшләми, кайдадыр рәсми рәвештә кибет бар — ә сатуда берни дә юк.
Мария изоляторда яшелчәләрсез авыр булуын искә ала. Аларны бары тик иректәгеләр китергән передачкалар аша гына алырга була: посылкада яшелчәләрне җибәрергә ярамый, чөнки алар бозылырга мөмкин. "Коры сохари белән ерак китеп булмый, бик тә яшелчә ашыйсы килә иде, мин беркайчан да яшелчәләрне шулай теләрмен, диварга үрмәләр хәлгә җитәрмен дип белмәдем. Ходай кушып, атнага бер балкашык тозлы кәбестә эләгергә мөмкин. Әгәр эләксә, бу үзе бер бәйрәм!"
Мария әйтүенчә, СИЗОда һәм колонияләрдәге читтән ярдәм булмаган хатын-кызлар ачлы-туклы яшәргә мәҗбүр.
БУ ТЕМАГА: Татарстанда тикшерү изоляторында мөселманнарга дуңгыз ите ашарга тәкъдим итү шикаятеннән соң прокуратурага мөрәҗәгать юлланганТөшке аш вакытында ниндидер аш, аннары — бәрәңге, кәбестә. Икенче ашка ешрак бәрәңге, кәбестәле бәрәңге була, арпа боткасы, ниндидер ит әсәре.
Изоляторда тагын бер хокуксыз төркем — туклануда төрле чикләүләре булган арестантлар, мәсәлән, вегетарианнар, дини кешеләр яки аерым продуктларны ашый алмаучылар. Шундыйларның бер мисалы — сугышка каршы бәяләр ябыштыру эше нигезендә кулга алынып хөкем ителгән рәссам Саша Скочиленко сөйләвенчә, мәхкәмә утырышлары чорында аны мәхкәмәгә иртәнге ашка кадәр җибәргәннәр, ә изоляторга кире кичке аштан соң гына кайтарганнар — нәтиҗәдә ике тәүлек буена ашамаган вакытлары булган. Сашада — целиакия (глютенны үзләштерә алмаучанлык), аңа гадәти икмәк һәм камыр ризыкларын, макарон, консерваларны һәм кайбер башка продуктларны ашарга ярамый. Изолятор җитәкчелеге махсус туклану әзерләү урынына, кызга бу проблемны коры паёк бирми калу юлы белән генә хәл иткән.
Алтын әфлисуннар. Күчтәнәчләр һәм сату-алулар
Иван Асташин Красноярскида 17нче санлы колониядә ике тапкыр — 2012-2014 елларда һәм мөддәтенең ахырында, 2019-2020 елларда утырган.
"Андагы баландада бөтенләй ит күрмәдем диярлек. Югыйсә зонаның үзендә дуңгыз абзары бар иде, анда ит өчен дуңгызлар үстерәләр иде. Әмма бу — кибеттә сатыла торган ысланган ит, дуңгыз мае. Минем аңлавымча, анда шундый тулы бер индустрия, ягъни администрация нидер хәрәмләштергән булгандыр. Анда әле нәрсәгә дә булса заказ ясау мөмкинлеге бар иде — кыздырылган тавык, җиләк-җимеш, яшелчәләр — һәм бу чикләнмәгән. Шикәрне иректән посылка яки күчтәнәч белән тапшырырга ярамый иде, гадәти кибеттә дә юк иде. Ә бу систем аша шикәргә заказ биреп була иде, ләкин анда бер кап — 160 сум, ә бу 2019-2020 еллар. Ул чорда шикәр чынлыкта ике тапкыр очсызрак тора иде", ди.
Колонияләрдә һәм изоляторда тоткыннарга мөһим ашамлыклар һәм кирәк-ярак алуның берничә юлы бар: иректән килүче посылкалар, күчтәнәчләр, интернет-кибеттән заказ бирү, колониядәге кибеттән сатып алу мөмкинлеге. Мәскәү изоляторларында "Сидим Едим" исемле төрмә рестораныннан әзер ризыкларга заказ бирү мөмкинлеге бар.
БУ ТЕМАГА: Рушан Хөснетдинов: "Авызга дуңгыз мае тыгып җәберләделәр"Изолятордагы тоткынга аена 30 килограмм әйбер тапшырырга була — моңа гади күчтәнәчләр дә, интернет-кибет аша ясалган заказлар да керә.
Посылкалар һәм тоткынның шәхси акчасына сатып алган әйберләр бу 30 килога керми, тик посылкаларның авырлыгы чикләнгән. Моннан тыш, үзеңдә иң күбе 50 килограмм әйбер сакларга була — моңа шәхси әйберләр дә, китаплар да, продуктлар да исәпләнә, ягъни документлардан башка барысы да шушы 50 килограммга керә. Әлеге чикләүләр йөкле хатыннарга һәм изоляторда өч яшьтән кечерәк балалар белән торган хатын-кызларга кагылмый. Колониядә бер тапшыруның һәм посылканың максималь авырлыгы 20 килограмм тәшкил итә, бандерольләр — 5 кг.
Ирләр колониясендә тапшырулар һәм посылкалар саны җәза үтәү режимы һәм шартларына бәйле; хатын-кыз колонияләрендә ул чикләнмәгән. Күчтәнәчләр өчен чикләүләрне "Открытое пространство" активистлары ясаган таблицадан тикшерергә була.
БУ ТЕМАГА: 7,5 елга хөкем ителгән Лилия Чанышева төрмәдә ничек яши?Бөтен исәп тә шунда: барлык гөнаһларыгыз өчен түләгез менә хәзер
Шулай ук тоткынның шәхси хисабы бар, аны кеше кибеттә, интернет-кибеттә яки ресторанда нидер сатып алганда түләү өчен куллана ала. Мондый сатып алулар кырыс контроль үтми — иректән тапшырылган тәмәкедән аермалы буларак, эчтә алынган тәмәке капларын ертмыйлар, ризык вакланмый.
Мондый кибетләрнең ярлы ассортименты фонында еш кына бәяләрне күтәрәләр, ди Мария.
"Бөтен исәп тә шунда: барлык гөнаһларыгыз өчен түләгез менә хәзер. Анда гадәттә печенье, сохари гына, бик бәхет елмайса ниндидер казылыкка юлыгырга була. Ләкин аны һәрвакыт бик аз китерәләр, барысына да җитми. Ярты ел колониядә утыру дәверендә мин бер тапкыр гына эремчеккә юлыктым".
БУ ТЕМАГА: "Колониядә иремә чиркәү җырларын тыңлаталар, намаз укыган өчен шелтә белдерәләр"Русиянең төрле төбәкләрендә колония кибетләрендә бәяләр сизелерлек аерылырга мөмкин. Әмма төрмә онлайн-кибетләрен, мәсәлән, ФСИНның "Зона-Маг" рәсми кибетен яки "Передай в СИЗО" интернет-кибетен өйрәнеп, бәяләрнең иректәгедән никадәр югарырак икәнен күзалларга була. Әйтик, 2024 елның җәендә "Зона-Маг"та ярты килограмм редиска 133 сумнан заказ ясарга мөмкин булган (чагыштыру өчен, "Пятерочка"да ул 110 сум торган), ә "Передай в СИЗО"да — 385 сум. Әфлисуннарның төрмә онлайн-кибетләрендәге бәясе — килограммы 213 сумнан 585 сумга кадәр тора ("Пятерочка"да иректә — 112 сум). Черри помидорының 250 граммы өчен 170-180 сум (гади кибеттә — 55 сум). (2024 елның җәендә валюталар курсы – бер доллар өчен йөз сум тирәсе).
Тоткыннар сөйләгәнчә, кибетләрдә сатып алынган яки иректән килгән продуктлардан кайчакта хәтта нәрсәдер әзерләргә дә була, гәрчә рәшәткә артында ирекле кулланыштагы савыт-саба юк һәм плитәдән файдаланырга ярамый.
Менә пластик чиләктә кайнаткыч белән аш пешерәләр
"Мәсәлән, нормаль аш ясыйсы килә, ләкин плитә дә, кәстрүл дә юк. Кайнаткыч бар, шул ук кибеттә пластик чиләк сатып алырга була. Менә пластик чиләктә кайнаткыч белән аш пешерәләр. Пычак юк, тик "сатып алынган" хезмәткәрләр булса, алар пычак китерергә мөмкин. Булмаса, алюминий кашыкны яки бүтән әйберне очлыйсың. Атналар, айлар буе дүрт дивар эчендә утырган тоткын хәлдән чыгу юлын таба һәм нидер әзерли. Лагерьларда, колонияләрдә бераз җиңелрәк. Красноярскида 17нче санлы колониядә отрядларда микродулкынлы мичләр тора иде. Ә Норильски колониясендә хәтта плитәләр бар иде. Дөрес, 2018 елда анда корыч савыт-сабаны тыйдылар, һәм барлык кәстрүл һәм табаларны алып киттеләр. Плитәсе бар, ә анда әзерләргә әллә ни юк", — дип сөйли Иван Асташин.
Мария сөйләвенчә, ул бары тик СИЗОда гына ашарга әзерли алган — хатын-кыз колонияләрендә проблем плитә булмауда гына түгел, ә аларның эшкә җәлеп ителүендә һәм күп вакытның шунда узуында. Нигездә, бу — тегү сәнәгате (хатын-кыз тоткыннарның хезмәтен эксплуатацияләү турында Pussy Riot активисты Надежда Толоконникова җентекләп сөйләгән иде).
Бу ризык ашханәдәге баландага караганда йөз тапкыр тәмлерәк була иде
"Изоляторда шәхси вакыт күп. Ул вакыт ни беләндер уза, ләкин ул — безнең карамактагы вакыт, — ди Мария. — Иректән бер күчән кәбестәгә заказ бирә алсаң, бер баш суган, чөгендер һәм бер данә кишер булса да, бер табак борщ пешереп була инде. Боларның барысы да бик вак итеп турала. Бер зур пластик мис яки кечкенә тагарак аласың, су саласың да кайнаткычны тотасың. Су кайнап чыга, бөтен яшелчәне суга ташлыйсың, һәм ул берничә сәгать томаланып пешә. Шунысы гаҗәп: менә шул кайнаткыч белән тагаракта пешерелгән бу ризык ашханәдәге баландага караганда йөз тапкыр тәмлерәк була иде", ди ул.
Җәзалау һәм азаплаулар
Әгәр дә тоткын изоляторда яки колониядәге гадәти яшәү шартларыннан ШИЗОга (штраф изоляторына) эләгә икән, аны ачлы-туклы яшәү яки газаплауга якын шартлар көтә, дип хәбәр итә тоткыннар үзләре һәм аларның адвокатлары. ШИЗОда кеше белән ниләр эшләүләре хакында хәзер сәяси тоткыннар аркасында: "Сеть" эше нигезендә хөкем ителгән антифашист Виктор Филинков, армия турындагы "фейклар" маддәсе нигезендә хөкем ителгән депутат Алексей Горинов һәм сәясәтче Алексей Навальный ярдәмендә билгеле була башлады — алар бу турыда хатларында язды һәм мәхкәмәләрдә сөйләде. 2024 елның 16 февраленә, Ерак Төньяктагы колониядәге үлеменә кадәр Алексей Навальный ШИЗОда — күп санлы чикләүләр кертелгән камерада 295 көн үткәрде, аны анда 27 тапкыр керттеләр.
"Штраф изоляторына эләгүчеләргә күрешүләр, телефон аша сөйләшү, азык-төлек сатып алу, күчтәнәчләр, посылка һәм бандероль алу тыела", — дип аңлата "Новая газета"га адвокат Константин Кудряшов. Адвокат Ирина Бирюкова шул ук басма өчен андагы ашауны "Ризык дип атала торган әйбер көненә өч тапкыр китерелә. Әмма ул еш кына юньсез һәм ашарга яраксыз", — дип тасвирлый.
Колония хезмәткәрләре "штрафка тартылган"нар өчен өстәмә чикләүләр дә кертә: шул ук Навальныйга ашар өчен барысы ун минут бирәләр. Моннан тыш, сәясәтчене берничә көнгә чыгарып, ә аннары кабат ШИЗОга ташлаганда, Владимир өлкәсе 6нчы санлы колония җитәкчелеге нишли: тоткын продуктларга гадәти камерада чагында заказ бирә, ләкин аңа аларны посылкалар алырга ярамаган ялгыз камерада утырган вакытта китерәләр.
Навальныйга башта ашамлыкларны күрсәтәләр, ә аннары юк итәләр.
"Бу болай эшләнә. Ишек ачыла. Анда пакет тоткан мент: "Навальный, сатып алган продуктларны алыгыз. Мәсәлән, пешкән йомырка, кул куегыз. Без аларны чыгарып ташлыйбыз, аның вакыты чыга. Карагыз, монда әле сезнең бәрәңге, дөге дә бар. Юк итәбез. Иртәгә бозылыр. О! Бу күмәчме? Бәйрәмгә сатып алдыгызмы? Шәп яшисез. Монда күмәч алу өчен кул куегыз, ә менә монда — аны юк итү өчен. Тиз бозыла торган ашамлык!".
БУ ТЕМАГА: "Медуза": Җәзаларны үтәү федераль хезмәте Навальныйга аңлы рәвештә түзеп булмастай шартлар тудырганХокук яклаучылар аңлатуынча, ШИЗОга күп тапкырлар утырту — Русия хакимияте тарафыннан сәяси тоткыннарга карата ясалучы басымның соңгы елларда көннән-көн ешрак куллана торган ысулы. Әйтик, "ОВД-Инфо" проекты 2023 елда сәяси мотив белән хөкем ителгән 49 кешенең уртача 17 көнгә ШИЗОга җибәрелүен теркәгән. "Хизб ут-Тәхрир" эше фигурантлары Теймур Абдуллаев һәм Мөслим Алиев ШИЗОда йөз көннән артык үткәргән. Сугышка каршы чыгышлары өчен хөкем ителүче сәясәтчеләр Илья Яшин һәм Владимир Кара-Мурза (икесе дә тоткыннар алмашыннан соң иректә), Алексей Горинов һәм журналист Мария Пономаренко һәм башка бик күпләр берничә тапкыр штраф изоляторына кертелгән.
ШИЗОга иң күп утыртылучылар — мөселманнар. Быел Алексей Навальный "Мөселманнар төрмә системының яңа дошманы" дип аларның төрмәләрдәге хокукларын яклап Югары мәхкәмәдә (онлайн тәртибендә) чыгыш ясаган иде. Бу хакта Русия медиа чаралары әллә ни язмады.
Элегрәк Азатлык Радиосына активист Рәфис Кашапов та Рамазан аенда үзен утырган Микунь төрмәсендә мөселманнарга бирелгән ашларга дуңгыз ите, чучка мае кисәкләре салганнарын сөйләгән иде.
БУ ТЕМАГА: Gulagu.net: Димитровград төрмәсендә мөселман тоткыннарны җәфалыйлар
Сәяси тоткыннардан аермалы буларак, хокук яклаучылар белән һәм гаиләләре белән хатлар һәм күрешүләр аша даими бәйләнештә булмаган тоткыннар колонияләрдә һәм изоляторда басымга гына түгел, физик җәзалауларга да дучар ителә. Әйтик, 2021 елда Иркутскиның СИЗО-1дәге азаплаулар системы турында билгеле булды: анда төрмә хезмәткәрләре һәм алар белән хезмәттәшлек итүче тоткыннар ("эшкәртүчеләр") кешеләрне даими рәвештә җәзалап килгән. Берничә тоткын бу газаплаулардан соң гарипләнгән, берничә кеше үлгән. Кешеләрне швабра белән көчләгәннәр, кайнаткыч белән яндырганнар, шулай ук газаплау максатында көчләп ашату кулланылган.
Элек утырып чыккан Мөслим Беличков "Кавказ.Реалии" басмасына сөйләвенчә, анда мөселманнарга көчләп дуңгыз ите ашатканнар.
"Башта бәйлиләр, аннары дуңгыз итен авызына тыгалар һәм, кеше чәйнәп, дуңгыз итен йотсын өчен, авызларын ябыштырып куялар".
"Кимсетелгәннәр" кастасы кулланган савыт-сабалардан ашарга мәҗбүр итәләр
Хәзер "Русь сидящая"ның хезмәткәре булган элекке бер тоткын, "Настоящее время" белән сөйләшкәндә, җәзалауның тагын бер төрен тасвирлый: тоткыннарны "кимсетелгәннәр" кастасы кулланган савыт-сабалардан ашарга мәҗбүр итәләр. (Көчләүгә яки иректән мәхрүм итү урыннарында башка төр кимсетүләргә дучар ителгән кешеләрне шулай дип атыйлар, бу — төрмә иерархиясенең түбән кастасы. Бу кешеләрнең әйберләренә яки ашамлыкларына кагылган тоткын шулай ук "кимсетелгән" дип санала һәм көчләүгә дучар ителә; формаль яктан мондый тәртип тоткынлык урыннарында тыелган, әмма гамәлдә бу тәртип ФСИН хезмәткәрләре ярдәме белән яши, мондый тоткыннарның тормышын түзә алмаслык итә.) Төрмәдә бу савытны "келешле" дип атыйлар.
Элекке тоткын Руслан Сөләйманов 2018 елда "Новая газета"га сөйләгәнчә, Омскиның беренче санлы тикшерү изоляторында тоткыннарны "келешле" кашык белән карабодай боткасы ашарга мәҗбүр иткәннәр. Баш тартучыларны, ботканы арткы юлларына тыгып, кыйнаганнар һәм көчләгәннәр.
Төрмәдән соң
2024 елның җәендә Һамбургта Иван Асташин, ул катнашкан "Теләктәшлек зонасы" ("Зона солидарности") проекты һәм җирле ФАС ("Сугышка феминистик каршылык" – "Феминистское антивоенное сопротивление") төркеме Chifir Party уздыра. Чарага килүчеләр чифир эчеп, "Коряк" төрмә тортын татып карый ала, әлеге чарада сәяси тоткыннарга хат язарга һәм төрмәдәге кешеләрнең тормышы турында күбрәк белергә мөмкин була.
Шактый уникаль һәм иректә билгесез әйберләрнең берсе — чифир
"Русиядәге сәяси тоткыннарның язмышына битараф булмаган кешеләр белән Русия төрмәләрендә арестантларның төрмәдәге тормышларын нәрсә белән бизәргә тырышуларын уртаклашасы килде, — ди Иван. — Шактый уникаль һәм иректә билгесез әйберләрнең берсе — чифир. Бер литрга бик күп чәй катысы, 30 яки хәтта 50 грамм да алына, һәм арестантлар төрле бәйрәмнәрдә, яки ниндидер әһәмиятле сәбәпләр уңаеннан — туган көндә, яки кеше этаптан килгән көнне, яки азат ителгәндә эчелә торган шундый бик үзенчәлекле эчемлек килеп чыга. Беренчедән, чифир җылыта, хәл кертә. Икенчедән, ул кешеләрне берләштерә: арестантлар аны эчәргә җыела һәм шунда ук ниндидер аралашу башлана". (Чифир шулай ук психостимулятор тәэсире бирергә һәм өстәмә эффектлар — теш һәм эчәклек проблемнарыннан алып кан тамырлары һәм тахикардия белән проблемнарга кадәр — китереп чыгарырга мөмкин.)
Chifir Party кебек чаралар — колонияләр аша узган кешеләр үз ихтыяры белән төрмә ризыгына яки аның турындагы истәлекләргә белән әйләнеп кайтырга әзер булган сирәк очрак.
"Төрмәдә ашатыла торган әйбер, бәхеткә, иректә юк. Әлбәттә, ниндидер триггерлар кала — мәсәлән, кемдер арпа боткасы турында сөйләгәндә. Мин аны тәмле итеп пешерергә мөмкин икәнен акылым белән аңлыйм, ләкин бу сүз үзе һәм ботканың күренеше мине шунда ук читкә этәрә. Яки, мәсәлән, популяр төрмә ризыгы — кәбестә һәм бәрәңге, еш кына аның шундый күңел кайтаргыч исе бар. Төрмәдә аны "бикус" дип атыйлар. Оригиналь ризыкның исеме — бигус: ул, әлбәттә, бөтенләй башка рәвештә. Минем танышым үзенең бигус әзерләргә җыенуын әйткәч, мин башта курыктым", — дип сөйли Иван Асташин.
Мария искә төшергәнчә, аның иректә беренче әзерләгән ризыгы яшелчә салаты булган. "Мин колониядә бу боткаларны, борщларны, шулпаларны ашадым — һәм мин ике ел иректә бер кашык ботка да, бер кашык аш та капмадым", ди Мария.
Тоткыннар алмашы вакытында азат ителгән Кевин Лик, 2024 елның августында азат ителгән башка кешеләр кебек үк, Германиягә килгәч үк Кобленц шәһәре хастаханәсенә эләгә. Анда сәяси тоткыннардан анализлар алалар һәм барысында да D витамины дефициты табалар. Ликның сәламәтлеге белән башка проблемнары да табылган: "Калкансыман биздә ялкынсыну процесслары башланган. Мин моның нәрсә белән бәйле булуын сорагач, стресс һәм туклану белән бәйле булуы ихтимал, диделәр". Иректә беренче нәрсә ашаганын хәтерләмәсә дә, "Нормаль ризык шатлык китерә инде. Нәрсә булса да — барыбер", ди Кевин.
Язманың оригиналы: "Настоящее время".
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!