Атна мизгелләре (17-23 июнь 2024)

Согуд Гарәбстанында бу атнада хаҗ кылу дәвам итте. Анда Татарстаннан быел 1800 кеше катнаша. Эссе һава торышы сәбәпле меңнән артык хаҗи үлгән дип хәбәр ителде. Русиянең Җиддәдәге баш консуллыгы хәбәр итүенчә, алар арасында дүрт русияле дә бар - бер ир кеше һәм өч хатын-кыз, кайсы төбәктән икәне әйтелми. Русиянең хаҗ миссиясе җитәкчесе Хизбулла Асуев сүзләренчә, хаҗиларның күбесе өлкән яшьтә һәм хроник авырулар белән авырый.

18 июнь Төркиянең иң борынгы татар авылы Госманиядә Сабантуй бәйрәме узды. Төркиядә Корбан гаете уңаеннан атна-ун көнләп ял булганга сишәмбе көнне оештырылган бәйрәмгә чыгышы белән авылдан булганнар да, Истанбул, Әнкара, Анталья, Кутаһия төбәгендә урнашкан себер татарларының Бөгрүделик авылыннан килүчеләр дә шактый иде. Оештыручылар сүзләренә караганда, кунаклар саны меңнән арткан. Азатлык бу бәйрәмнән репортаж әзерләде.

Казанда бу атнада БРИКС уеннары дәвам итте. Әлеге ярышта катнашкан русияле Александр Мальцев синхрон йөзүдә алтын медаль яулаган. Бу төр ярышта ул бердәнбер спортчы булган.

Башка төрләрдә дә спортчылар күп түгел. Мәсәлән, 10 метрлы каланчадан сикерүдә Русиядән ике хатын-кыз гына иде. Аларның берсе – алтын, икенчесе көмеш медаль яулады. 

БРИКС уеннары быел бишенче тапкыр уздырыла, дәүләт медиасы аның турында көне-төне сөйләсә дә, популярлыгы әллә ни сизелми. Иң көчле спортчылар килмәде.

БРИКС уеннары турында язманы монда укый аласыз.

Германиядә Европаның футбол бәйрәме бара. 19 июньдә чемпионат хуҗалары һәм төп фаворитларның берсе — алманнар — Маҗарстанны җиңеп (2:0) А төркеменнән беренче булып 1/8 финалга чыкты. Икенче тупны Германия такымының капитаны, чыгышы белән төрек Илкәй Гөндоган (фотода сулда) кертте.

Бө футбол бәйрәме турында Азатлык саннар ярдәмендә аңлаткан иде. Язманы монда укый аласыз.

Германиядә барган Европа футбол беренчелегендә 21 июньдә Е төркемендә Украина 2:1 исәбенә Словакияне җиңде. Украиннарда голларны Микола Шапаренко һәм Роман Яремчук кертте (фотода). 

 

Русия һөҗүменә каршы торучы украин хәрбиләре сугыш тынып торган арада Евро-2024 чемпионатында катнашучы Украина такымы өчен җан ата. Донецки төбәгендә фронт сызыгына якын урыда, 21 июнь 2024. 

Русия президенты Владимир Путин 18-19 июнь көннәрендә Төньяк Кореяга сәфәр кылды. Кореялар кунакны бик җылы каршы алган. Пһеньян урамнарына Русия флаглары һәм Путин рәсемнәрен элеп чыкканнар. Төньяк Кореяга җитәкчесе Ким Чен Ын белән сөйләшүләр нәтиҗәсендә ике ил арасында стратегик хезмәттәшлек турында килешү имзаланган.

Русия хәрбиләре бу атнада Украина шәһәрләрен утка тотуын дәвам итте. Харьков янындагы Ольховка авылында шәхси йортта бомба шартлаганнан соң җирле халык урамдагы җимерекләрне чистарта. 19 июнь 2024

Украина хәрби көчләренең 40нчы тактик авиация бригадасы пилоты Валентин Коренчук белән хушлашу. Киев, 18 июнь 2024

Татарстан һәм Башортстанда кебек бу атнада Европада да эссе һава торышы күзәтелде. Бу фото төшерелгән 20 июнь көнне Бухарестта 40 градус чамасы эсселек булган.