Атна мизгелләре (24-30 июнь 2024)

25-26 июнь көннәрендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Кытайның Синҗан-Уйгыр төбәгендәге Өремче шәһәренә килде. Ул анда "Кытай - Евразия" форумында катнашты. Бер уңайдан Өремчедәге тарихи татар мәчетен дә зиярәт итте. Интернетта мәчетнең буш булуына, имам һәм делегация кешеләреннән тыш беркем дә булмавына игътибар иттеләр.

Мәскәүдә "Алтын битлек" фестивалендә катнашкан урам артистлары урыс солдаты сурәтләнгән инсталляция яныннан уза. Әйткәндәй, "Алтын битлек" премиясе быел Татарстанның өч театрына бирелде. Татар театры әһелләре моңа бик куанды, ә менә композитор Дмитрий Курляндский Украинадагы сугышка һәм Русиядәге репрессияләргә протест йөзеннән әлеге бүләктән баш тартты.

Русия хәрбиләре бу атнада да Украина шәһәрләрен утка тотуын дәвам итте. Донецки өлкәсенең Селидове шәһәрендә Русиянең һава һөҗүме нәтиҗәсендә җимерелгән торак йортта яшәүче бер ханым тәрәзәдән әйберен кага.

Донецки өлкәсе Покровски шәһәрендә бер ир Русиянең ракет һөҗүменнән зыян күргән машинасы янында тора.

Донецки өлкәсенең көнчыгышындагы Дружкивка шәһәрендә бер ир Русия һөҗүменнән чыккан янгынны сүндерергә тырыша.

Одессада бер малай Русиянең ракет һөҗүме булган урыныннан ерак түгел җирдә таганда атына.

Бу атнада Германиядә Европа футбол беренчелеге дәвам итте. Берничә уен көтелмәгән нәтиҗә китерде. 26 июньдә Грузия Португалияне җиңде (2:0). Беренче голны Хвича Кварацхелия (фотода) кертте. 2019-2022 елларда ул Казан Рубинында уйнаган иде.

Бу җиңүдән соң Тбилисида халык урамнарга чыгып төне буе бәйрәм итте. Грузия плей-оффка чыкты һәм 30 июньдә Испаниягә каршый уйный.

29 июнь шимбә көнне Берлинда беренче плей-офф уены узды, Швейцария такымы (фотода) хәзерге чемпион Италияне 2:0 исәбенә җиңеп чирек финалга чыкты.

Швейцария такымының хәзерге тренеры - Мурат Якын (фотода), чыгышы белән төрек, 2014-2015 сезонында Мәскәүнең Спартак такымын җитәкләде һәм беренче рәсми уены белән Казанга килеп 4:0 исәбенә Рубинны тар-мар итеп киткән иде.

29 июнь шимбә көнне Дортмундта узган икенче плей-офф уенда Германия 2:0 исәбенә Данияне җиңеп чирек финалга чыкты. Германиянең икенче голын Җамал Мусиала (фотода ак киемдә) кертте.

Бу атнада Азатлык радиосы үзенең Азатлык сүзлеген тәкъдим итте. Әлеге проект — Азатлык радиосының 70 ел дәверендә кадерләп саклап килгән, киң кулланышта булмаган, әмма татарча бик матур яңгыраган сүзләр җыелмасы. Проектны монда таба аласыз.