Азатлык Радиосы Европа кеше хокуклары мәхкәмәсендә Русиягә каршы эштә җиңде

Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенең утырышлар залы, Страсбург

Мәхкәмәдә каралган эш Русия хакимиятенең Азатлык Радиосын "ят агент" дип игълан итүенә кагыла.

Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе "Азат Европа/Азатлык радиосы" (RFE/RL) оешмасы һәм аның урыс редакциясе мөдире Андрей Шарыйның Русия Федерациясенә каршы эше белән бәйле карарын чыгарды. Бу эш Русия хакимиятләренең Азатлык радиосын "ят агент" дип игълан итүенә кагыла.

Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенең хәбәрендә әйтелгәнчә, мәхкәмә бертавыштан Русия хакимиятләре Кеше хокуклары турындагы Европа конвенциясенең сүз иреге һәм берләшмәләр ирегенә кагылышлы 10 һәм 11 маддәләрен бозган, дип тапкан.

Мәхкәмә карарының тулы тексты аның сайтында чыкты.

Мәхкәмә карарынча, Русиянең "ят агентлар" турындагы хәзерге кануннары ярлык тага, ялгыш фикер уята, сәүдәгә корылмаган оешмалар эшчәнлегенең үтәкүренмәлелеген арттыруга түгел, ә җәза бирүгә юнәлдерелгән.

Русия хакимиятләренең "ят агентлар"ны бөтен язмаларын тамгаларга мәҗбүр итүе аерым искәртелгән. Бу һәм башка төрле чикләүләр демократик җәмгыять нигезләрен какшата, диелә мәхкәмә карарында.

Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Русия хакимиятләре "Азат Европа/Азатлык радиосы" оешмасының һәм Андрей Шарыйның 60 меңләп евролык чыгымнарын капларга һәм аларга килгән зыян өчен 950 меңләп евро күләмендә компенсация бирергә тиеш, дип тапты.

  • 2021 елда Азат Европа/Азатлык Радиосы (RFE/RL) медиакорпорациясенең Мәскәүдәге бюросы Радио Свобода һәм аның баш мөдире Андрей Шарый Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә Русиягә каршы шикаять белән мөрәҗәгать иткән иде.
  • Моның сәбәбе - Русия хакимиятләренең "ят агент" матбугат чаралары дип аталган кануннарны куллану. Радио Свобода фикеренчә, әлеге кануннарны куллану, аерым алганда, Роскомнадзорның журналист материалларын тамгалау турындагы фәрманы Европа кеше хокуклары конвенциясенең маддәләрен боза.
  • 2017 елда Азат Европа/Азатлык Радиосы (RFE/RL) һәм медиакорпорациянең башка проектлары Русия хакимияте тарафыннан "ят агент медиа" дип табылды. Медиаоешма үзен нинди дә булса чит илнең "агенты" дип санамавын, аның редакция сәясәте тулысынча бәйсез булуын күп тапкырлар әйтеп килде.
  • 2021 елның гыйнвар-май айларында Роскомнадзор Азат Европа/Азатлык Радиосы проектларын "ят агент" канунында каралган тамгалау тәртибен бозуда гаепләп, мәхкәмәгә 520 беркетмә юллады. Русия канунннарын тулысынча үтәгән Азат Европа/Азатлык Радиосы һәм корпорациянең башка проектлары бу таләпләрне үтәүдән баш тартты, моны редакция сәясәтенә тыкшыну буларак кабул итте.
  • Мәхкәмәләр корпорациягә якынча 80 миллион сум күләмендә штрафлар билгеләде. Азат Европа/Азатлык Радиосы әлеге штрафларны шикаять итте, мәхкәмә бер шикаятьне дә канәгатьләндермәде.
  • 2021 елның маенда Азат Европа/Азатлык Радиосының Мәскәү бюросына мәхкәмә тәфтишләре килде, оешманың банк хисаплары туңдырылды.
  • 2022 елның мартында, Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Азат Европа/Азатлык Радиосы Мәскәүдә 30 ел эшләгән бюросын ябарга мәҗбүр булды.
  • Азатлык радиосы һәм аның проектлары, шулай ук аларның социаль челтәрләрдәге аккаунтлары Русиядә томаланды. Шулай да Татар-башкорт хезмәте үз эшчәнлеген дәвам итә, сайтлар томалануга карамастан, көзге сайтлар эшли, Телеграм каналы актив алып барыла. Хакимият аяк чалучы гамәлләр кылса да, Азатлык радиосы популяр булып кала бирә.
  • 2023 елда Мәскәүнең арбитраж мәхкәмәсе Азат Европа/Азатлык Радиосы медиакорпорациясен вәкиллек итүче ООО "РСЕ/РС" оешмасын банкрот дип таныды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!