Башкортстан башлыгы вазифасына биш намзәт дәгъва итә

Иллюстратив фото

Башкортстанда башлыкны өч көн буе - 6, 7 һәм 8 сентябрьдә сайлаячаклар.

Бүген, 20 июньдә Башкортстан Үзәк сайлау комитеты республика башлыгына намзәтләрне тәкъдим итү өчен документлар кабул итүен төгәлләде.

Элегрәк белгечләр фаразлаганча, хәзерге башлык Радий Хәбировның көндәшләре - "систем оппозициясе" фиркаләренең төбәк лидерлары гына. "Путинны сайлаган кебек сайлаулар булачак, һәр фиркадән Хәбировка каршы "күз буяу өчен генә" намзәт чыгарылачак", дигән иде "Idel.Реалии"-га белгеч, исемен күрсәтмәү шарты белән.

Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматынча, җирле вакыт белән кичке сәгать алтыга комиссиягә хәзерге башлык Радий Хәбиров ("Бердәм Русия"), Башкортстан дәүләт җыенында "Гадел Русия" фракциясе җитәкчесе Владимир Нагорный, Русия думасында ЛДПР фракциясе депутаты Иван Сухарев, "Феникс ТСР" оешмасы баш мөдире Илшат Тимерҗанов ("Яңа кешеләр") һәм Уфа шәһәр шурасы рәисе урынбасары Артур Шәйнуров (КПРФ) документларын тапшырган.

Июньнең беренче яртысында төбәк фирка конференцияләре узды, барлык намзәтләрне дә шул чакта тәкъдим иттеләр.

Башкортстанда башлыкны өч көн буе - 6, 7 һәм 8 сентябрьдә сайлаячаклар.

  • Моңа кадәр Владимир Путиннан берничә тапкыр Хәбировны вазифасыннан җибәрүне сораганнар иде. Мәсәлән, Башкортстанның Баймак районы мәхкәмәсендә активист Фаил Алсыновның җинаять эше каралган утырыш төгәлләнгәннән соң, аны хуплау өчен җыелган кешеләр Русия президенты Владимир Путинга видеомөрәҗәгать яздырды.
  • Бу мөрәҗәгатьтә алар республиканың күпмилләтле халкы исеменнән Башкортстан башлыгы Радий Хәбировтан канәгатьсезлек белдерә, аны "республикадагы вазгыятьне тотрыксыз итә", ди.
  • Былтыр ноябрь ахырында да Башкортстанда яшәүчеләр Путиннан Хәбировны вазифасыннан алуны сорады. "Башкортстанның күп милләтле халкы" исеменнән яздырылган видеода "Радий Хәбировка җитәкче буларак бөтенләй ышанмаулары, аның Башкортстанда яшәүче халык мәнфәгатьләренә каршы эш итүе" әйтелә.
  • Сентябрьдә Башкортстанның элекке түрәсе Диләрә Гундорова да Радий Хәбировны республика башлыгы вазифасыннан читләштерүне сорап, Русия президентына мөрәҗәгать язган иде.
  • Мөрәҗәгатьтә әйтелгәнчә, Хәбиров идарә иткән чорда "Башкортстанның хокукый нигезе – халыкның илдәге дәүләт институтларына ышанычы какшый", "коррупцион күренешләр үсеше өчен шартлар тудырылган", "кайчандыр чәчәк аткан Башкортстан реаспубликасы социаль деградация һәм социаль низаг чигендә тора".
  • Шул ук вакытта Башкортстанда яшәүчеләр Хәбировны сугышка җибәрү турында петиция имзалады. Хат авторы Хәбировны Русия кораллы көчләре сафына алып, Украинадагы сугышка җибәрергә тәкъдим итте. Сугыштагы башкортстаннарны "хуплавын үз үрнәгендә күрсәтсен", ди ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!