Ата-аналар бу балаларның сәламәтлегенә куркыныч булырга мөмкин дип саный.
Башкортстанның Зианчура районында күпбалалы гаиләләрдә үсүчеләр өчен оештырылган җәйге аланда балаларга черек җиләк-җимешләр таратканнар. Бу хакта аларның әти-әниләре сөйләгәннәргә таянып Mkset җиткерә.
Бер баланың әнисе Илгизә Килмөхәммәтова мондый ризык балаларның сәламәтлеге өчен куркыныч булырга мөмкин дип сагая.
"Шундый җиләк-җимешләр тараталар - юылмаган, эче тулысынча черек. Ә минем балам агуланса кем җавап тотачак?" дигән ул.
Зианчура районы хакимияте ата-аналарның мөрәҗәгате белән бәйле тикшерү башлануын җиткергән.
- Былтыр ноябрьдә Татарстанның Әлмәт шәһәрендәге 7нче мәктәп укучылары ипи ашап агуланган иде. Мәктәптәге укучыларның яртысы диярлек агуланган, алар коскан, эчләре киткән.
- Ә октябрьдә Уфада көллияттә укучы алты студент агуланып хастаханәгә эләкте.
- 2022-2023 уку елында Казан мәктәпләрендә лаборатория тикшеренүләре нигезендә 640 тоннага якын чимал һәм тауар куллануга яраксыз дип табылган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!