Башкортстанда Салават Юлаев һәйкәлен "урында" һәм "Татарстаннан башка гына" төзекләндерүне таләп итәләр

Салават Юлаевка һәйкәл. Уфа, Башкортстан

Хат авторлары Радий Хәбировның Юлаев һәйкәле төзекләндергәннән соң кабат урынына кайтарылачак дигән сүзенә ышанмауларын, аны төзекләндергән кыяфәт ясап юк итәчәкләрен фаразлый.

Башкортстанда җәмәгать эшлеклеләре Уфадагы Салават Юлаев һәйкәлен урында килеш төзекләндерүне таләп иткән мөрәҗәгать тарата. Алар Мамай курганындагы "Ана-Ватан" һәйкәлен яңартуны мисалга китерә, ул чакта монументны беркая да алып китмәгәннәр иде ди. Активистлар бу хакта ачык хат язган һәм аны Башкортстандагы берничә басмага, республика башлыгы Радий Хәбировка, Русия президенты Владимир Путинга җибәргән, дип яза "Аспекты".

"Владимир Владимир улы, Башкортстан җитәкчелегенә Европа һәм дөнья әһәмиятендәге сәнгать әсәрен — Башкортстан республикасы символын, Уфадагы Салават Юлаев һәйкәлен юк итәргә юл куймассыз, дип өметләнәбез", дигән алар.

Хат авторлары Радий Хәбировның Юлаев һәйкәле төзекләндергәннән соң кабат урынына кайтарылачак дигән сүзенә ышанмауларын, аны төзекләндергән кыяфәт ясап юк итәчәкләрен фаразлый.

"Чөнки аның тарафыннан бөек галим, сәясәтче Әхмәтзәки Вәлидовның Уфа белән Сибайдагы һәйкәлләрен юк итүгә бәйле халыкны алдау очрагы булды инде", дип искәртә алар.

Хат авторларының тагын бер таләбе — алар бәйсез комиссиядән Татарстан вәкилләрен чыгаруны таләп итә. Аларның "һәйкәлләрне яңарту тәҗрибәсе юк, әмма кисәкләргә бүлгәләп, һәйкәлне алып китмәкче булалар", дигән фикердә мөрәҗәгатьне язучылар.

"Һәйкәлнең физик хәле экспертизасы белән бәйле бәйсез комиссиягә Мәскәү, Петербур, Башкортстан белгечләре, шулай ук Уфадагы генерал Миңлегали Шәйморатов һәйкәленең сынчысы — Салават Щербаков керүен таләп итәбез, Татарстан вәкилләре генә булмасын!".

Салават Юлаев һәйкәле - Уфаның визит карточкасы. Ул бик уңышлы җирдә урнашкан, һәйкәл торган кыядан Агыйдел елгасына һәм тирә-яктагы табигатькә манзара ачыла. Шуңа аны шәһәргә килүче туристлар үз итә. Һәйкәл Башкортстанның җиде могҗизасы исәбенә кертелгән, аның сурәте Башкортстанның гербына да төшерелгән.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Салават Юлаев һәйкәлен ике ел: 2024-2025 елларда төзекләндерәчәкләр. Моңа Уфаның 450 еллыгын бәйрәм иткәч алыначакбыз диделәр.

Хакимиятләр һәйкәл астындагы туфрак аеруча көзен һәм язын шуыша ди. Туфрак тотрыклы булмагач, сынның үзен генә түгел, нигезен дә яңартып, курганны ныгытмакчы булалар. Һәйкәлне урыныннан алып Уфадагы цехта төзекләндермәкчеләр. Аны эчке яктан да тыштан да яңартырга кирәк диелә.

  • Әлеге сын 1967 елның 17 ноябрендә куела. 57 еллап торган һәйкәл төзекләндерүгә мохтаҗ булырга да мөмкин, әмма төзекләндерүгә кагылышлы хәбәрләр гадәттә зур бәхәсләр, хәтта ызгышлар тудыра килде, төзекләндерү сылтавы белән һәйкәлне бөтенләй алып куярга мөмкиннәр дигән сүзләргә ияреп, халыкта каршылык чаралары узды. 2021 елның октябрендә бер төркем башкорт җәмәгатьчелеге Салават Юлаев һәйкәле янына чыкты.
  • 2022 елда Уфада Салават Юлаев һәйкәлен төзекләндерү өчен проектлау бәйгесендә Казан ширкәте җиңгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!