Башкортстанда Югары мәхкәмә бинасы янында сугышкан чит ил студентларын университеттан куачаклар

Башкортстан Югары мәхкәмәсе. Архив фотосы

"РБК" басмасы мәгълүматынча, алар Башкорт дәүләт медицина университетында укыган.

Кичә, 24 июньдә кич белән Уфа үзәгендә 15 чит ил студенты сугышкан. Сугышучыларны тоткарлаганнар һәм "вак хулиганлык" турында (Административ хокук бозулар кодексының 20.1 маддәсе) беркетмәләр төзегәннәр, дип җиткерә "Коммерсантъ".

Башкортстан эчке эшләр министрлыгы мәгълүматынча, сугышуның сәбәбе - акча бурычы булган. Басма искәртүенчә, студентлар - Һиндстан ватандашлары дигән хәбәрләр бар.

Шул ук вакытта "РБК" басмасы сугышучы чит ил ватандашлары Башкорт дәүләт медицина университетында укыган, тикшерү эшләре тәмамланганнан соң аларны университеттан куачаклар, дип яза. Бу хакта басмага уку йортының матбугат хезмәтендә әйткәннәр.

  • Соңгы вакытта Казанда һәм Уфада урамда сугышу очраклары турында еш ишетелә.
  • Быел май аенда Башкортстан һәм Чиләбедә Украинадагы сугыштан кайткан хәрбиләр катнашында күп кешелек сугышулар чыккан иде. Бер бәргәләшү Башкортстанның Югары Яркәй авылында булган. Шаһитләр әйтүенчә, анда 150ләп кеше катнашкан.
  • 25 апрельгә каршы төндә Казанның Профсоюз урамында биш егет сугышкан иде. Полициянең сугышудан туктарга кушуына буйсынмаганга, аларны тоткарлаганнар. Тоткарлаган вакытта бер егет каршылык күрсәткән һәм полиция хезмәткәренең берничә тапкыр эченә кадаган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!