"Бурятиягә алмашка Башкортстанны куйганнар". Сугышта күп үлемнәр: бу — максатчан сәясәтме, әллә фәкыйрьлек нәтиҗәсеме?

Мобилизациягә эләгеп Украина сугышында һәлак булган Илнар Хатмуллинны күмү күренеше. Башкортстан, 2023 ел

Азатлык Радиосы Башкортстан һәм Татарстанның Украинадагы сугышта үлүчеләр саны ягыннан беренче урыннарда баруы турында белгечләр белән сөйләшүне дәвам итә. Башкортстан Русия күләмендә — беренче, Татарстан дүртенче урында тора. Ихтыярилар үлеме ягыннан да Башкортстан алда бара, ә Татарстан — икенче.

Русия рәсмиләре Украинадагы сугышта үлемнәр статистикасын бирмәгәнлектән бу эшне журналистлар һәм бәйсез күзәтүчеләр эшләргә мәҗбүр. Азатлык Радиосы Татарстан һәм Башкортстан турында үз хисабын алып бара. 10 октябрьгә әлеге исемлектә Башкортстаннан — 3160, Татарстаннан 2853 үлем теркәлгән.

Русия күләмендә мондый исемлекне Медиазона һәм BBC җыя. Сүз ачык чыганаклардан гына җыелган мәгълүмат турында бара, чынлыкта саннар күпкә зуррак та була ала.

Медиазона исемлегенә күрә, Русия төбәкләре арасында иң күп үлемнәр — Башкортстаннан. Журналистлар бу республикадан 2827 үлем очрагын табып, аны раслый алган. Дүртенче урында исә Татарстан бара. Монда журналистлар 2378 үлемне раслый алган. Шулай итеп, ике республика да Русиядә үлемнәр саны белән беренче сафта бара. Белгечләр, гомумән, асаба халыклар сугышта чамасыз күп кырыла дип белдерә.

БУ ТЕМАГА: Русиянең Украинага каршы сугышында Башкортстан белән Татарстаннан үлүчеләр ни өчен күп?

Кайбер белгечләрнең фикерләре белән сезне инде таныштырган идек. Бу юлы ике республикадан үлемнәрнең гаять күп булуы турында бурят активисты һәм тикшеренүчесе, шулай ук, Русия сәясәт белгече фикерләрен тәкъдим итәбез.

"Бу Кремль һәм республика җитәкчелеге тарафыннан җинаять"

"Ирекле Бурятия" фондына нигез салучыларның берсе, активист һәм тикшеренүче Мария Вьюшкова сүзләренчә, Башкортстан белән Татарстанның үлемнәр саны белән "лидерлыкка" чыгачагын элек тә җиңел фаразлап булган. Узган елның кышыннан башлап, бу республикаларда югалтулар саны артуы нык күзәтелде.

— Аеруча Башкортстанда үлемнәр күләме башка төбәкләр белән чагыштырганда зур булганы күренде. Бу күләмнең башка төбәкләрдән шактый күбрәк булуы да күзгә ташланды, — ди ул.

Мария Вьюшкова

Шул ук вакытта, некрологларның кайсы төбәктән икәнлеге билгеле булса да, үлүчеләрнең милләте турында нәтиҗә ясап булмый, бу — географик күрсәткеч кенә, дип саный белгеч.

— Мин белгәнчә, Башкортстан белән Татарстаннан сугышка китеп үлгән хәрбиләрнең этник составын әлегә беркем өйрәнмәгән. Моны эшләү файдалы булыр иде, үземә дә моны өйрәнү кызык булыр, — ди ул.

Чыннан да, Азатлык Радиосы ике республикадан үлүчеләрнең этник составын өйрәнүче тикшеренү турында белми. Медиазона мөхәррире, үлүчеләрне санау белән шөгыльләнгән Дмитрий Трещанин гына Азатлык Радиосына "хәзер гел татар-башкорт исемнәре чыгып бара, гел Маратлар һәм Марсельләр" дип сөйләгән иде, ләкин бу — тикшеренүгә нигезләнгән сүзләр түгел, аның шәхси тоемлавы гына.

Шуның кадәр халыкның җинаятьчел басып алу сугышында үлүе – зур фаҗига

— Республикалардан шулкадәр халкының җинаятьчел басып алу сугышында үлүе – бу, һичшиксез, зур фаҗига. Моның социаль һәм демокрафик йогынтысы да, әхлакый ягы да бар. Һәм, әлбәттә, бу — Кремль һәм республика җитәкчелеге тарафыннан җинаять, — ди Вьюшкова.

Ике республикадан үлүчеләрнең чамасыз күп булуында тикшеренүче берничә сәбәп күрә.

Бүген Кремльдән югары бәяләмә алуның бердәнбер мөмкинлеге – сугышка күбрәк "туп ите"н җибәрү

— Беренчедән, монда җирле хакимият сәясәте зур роль уйный. Кайберәүләр үзенең төп максаты булып сугышка мөмкин кадәр күбрәк кешене җибәрүне күрә. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров бу мәсьәләдә Бурятия башлыгы Алексей Цыденовка нык охшаш — алар Украина сугышы үзләренең шәхси "пиар-проектлары" иткән. Бүгенге көндә Кремльдән югары бәяләмә алуның бердәнбер мөмкинлеге – сугышка мөмкин кадәр күбрәк "туп ите"н җибәрү.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка килгәндә, аның да фронтка күбрәк кеше җибәрү узышында катнашырга үз максатлары бар, күрәсең. Шуңа Татарстанда сугышка үз теләге белән китүчеләргә бик зур түләүләр вәгъдә ителә һәм киңкүләм реклам кампаниясе оештырыла. ТНВ каналында 12 сәгатьлек телемарафонны гына искә төшерик, — ди ул.

БУ ТЕМАГА: "ТНВ" көн буе сугышка кыстады: татар телен дә оста кулландылар

Моннан тыш, 2023 елның көзендә башланган Авдеевканы басып алу омтылышында төп югалтулар Үзәк хәрби округы көчләренә туры килгән. Аңа Идел буе һәм Урал керә. Югалтулар белән алдынгы рәткә Башкортстан, Татарстан, Свердлау өлкәсенең эләгүе шуның белән аңлатыла ала, дип саный тикшеренүче.

— Хәрби җитәкчелек тарафыннан кайбер хәрби бүлекчәләрне — башкалар белән чагыштырганда — күбрәк "расходка җибәрү" вариантын да инкярь итеп булмый. Әйтик, бездә Бурятиядән контракчылар һәм мобилизацияләнгәннәрне шулай кулланалар дигән шигебез бар. Ләкин төгәл бу хакта билгеле түгел, фараз кылып кына була.

Активист һәм тикшеренүче төбәкләрдән һәм милли азчылыклардан сугышта үлүчеләр статистикасын җыюын дәвам итә. Элеккечә, тывалар, бурятлар һәм казакъларда халык санына караганда зур күләмдә үлүләр күзәтелә. Бу диспропорция әз генә "йомшарды", ләкин элеккечә дәвам итә, ди ул.

Тулы халыклар һәм мәдәниятләрнең юкка чыгу куркынычы

— Төньяк, Себер һәм Ерак Көнчыгыштагы азчылык асаба халыклары очрагында зур фаҗига күзәтелә. Чукчалар, нганасаннар, удэгейлар, теленгитлар кебек халыклар бу сугыштан нык зыян күрә. Бу халыклар, санына караганда, бик зур күләмдә сугышта кырыла. Хабаровски төбәгендә, мисал өчен, моның көчләп мобилизацияләү нәтиҗәсендә булуын беләбез. Шул ук вакытта, бу төбәктә асаба халыклар вәкилләрен, башкаларга караганда, 3 тапкыр күбрәк сугышка алып киткәннәр. Бу тулы халыклар һәм мәдәниятләрнең юкка чыгу куркынычына юл куюларын күрсәтә.

Бурятиягә килгәндә, ул сугышта үлүчеләр саны ягыннан "лидерлыктан" узган кышта китте. Кайчандыр ул 1нче урында барса, хәзер төбәкләр арасында 12нче урынга төште. Бурятияне Башкортстан белән алыштырдылар дигән хис бар, — ди белгеч.

Бурятияне Башкортстан белән алыштырдылар дигән хис бар

Узган әңгәмәдә Вьюшкова Путиннан сугышка барлык асаба халыкларны җибәрү дигән күрсәтмә булды дип уйламавын әйткән иде. Шулай да ул моны бу системлы дискриминациянең туры булмаган нәтиҗәсе дип атады. Бүгенгә белгечнең фикере үзгәрмәгән.

— Монда [милли республикалардан күп кеше үлүендә] күп төрле факторлар роль уйный дип саныйм. Кайберәүләрен моңарчы атап киттем. Үлүчеләргә килгәндә, абсолют сан гына түгел, аларның төбәктәге халык санына бәйле күләмен дә исәпкә алу мөһим. Әйтик, Пермь төбәге, үлүчеләрнең гомум халык санына күләмен караганда, Башкортстан һәм Татарстаннан зуррак югалтуларга дучар. Шуңа төп сәбәпне милли республикаларга "махсус" мөнәсәбәт дип күрмим, — дип сөйләде ул Азатлык Радиосына.

"Башта фәкыйрьлеккә чумдыралар, аннары, украиннарны үтереп, акча эшләргә тәкъдим итәләр"

Русия сәясәт белгече Федор Крашенинников фикеренчә, Башкортстан һәм Татарстаннан күп үлемнәр булуы – бу республикаларда күп халык яшәү нәтиҗәсе. Бу хакта ул Idel.Реалии белән сөйләшүдә белдерде. Басма журналисты Рамазан Алпаут Мәскәүдә дә күп кешенең яшәвен, ләкин аннан үлүчеләр саны күп булмавын әйткәч, ул фәкыйрьлек тә роль уйный диде.

Кечкенә шәһәрләрдән һәм авыллардан бик күп кеше зур түләүләр вәгъдәсенә алдана

— Мин күргәнчә, [сугышка] кешеләрне актив рәвештә җыю, беренче чиратта, фәкыйрь төбәкләрдә яки төбәкләрнең фәкыйрь районнарында алып барыла. Мисал итеп Свердлау өлкәсен карыйк. Екатеринбур – бай шәһәр, аңа артык тимиләр. Ә менә кечерәк шәһәрләрдән, авыллардан сугышка күп кеше китә. Бу акчасызлык проблемы. Кечкенә шәһәрләрдән һәм авыллардан бик күп кеше [сугышка ихтыяри булып китү өчен] зур түләүләр вәгъдәсенә алдана. Бу — алар өчен гаять зур акча, алар яшәгән урыннарда мондый акчаны эшләү мөмкинлеге юк.

Бу кешеләрне башта фәкыйрьлеккә чумдыралар, шуннан соң аларга, украиннарны үтереп, акча эшләү мөмкинлеге тәкъдим итәләр. Шуңа алар армиягә языла да. Бу — коточкыч. Һәм бу, чыннан да, режимның җинаяте. Башта кешеләрне фәкыйрь итәләр, шуннан соң матди хәлләрен менә шундый башка сыймаслык юл белән яхшыртырга тәкъдим итәләр, — ди ул.

Федор Крашенинников

Алпаут Татарстанның фәкыйрь һәм депрессив төбәк булмавына игътибар иткәч, Крашенинников сугышка Татарстанның фәкыйрьрәк урыннарыннан китүләре турында әйтте.

— Алар сугышка Казаннан барамы, әллә Татарстанның кайсы урыннарыннан баруын карыйкмы? Казан чыннан да бай, һәм Татарстаннан сугышка китүчеләр ягыннан төп ресурс түгел. Күбрәк Казаннан ераграк булган, фәкыйрьрәк урыннардан кеше китә. Төбәк эчендә дә вазгыять төрле. Шул ук Татарстанда да депрессив районнар җитәрлек дип уйлыйм, — дип белдерде сәясәт белгече.

Азатлык Радиосы хисабында 10 октябрьгә булган саннарга күрә, без тапкан 2814 кешенең кимендә 451е – Казаннан. Эре һәм чагыштырмача бай шәһәр-районнардан да сугышка китүчеләр шактый: Чаллы (293), Әлмәт районы (125), Яшел Үзән районы (93). Безнең исемлектә булган барлык хәрбиләрнең яшәү районнарын ачыклап булмый.

Крашенинников шулай ук милли республикалардан бары тик асаба халыклар вәкилләрен сугышка алалар дигән нәрсә юк дип саный, этник яктан "монолит" турында сүз йөртеп булмый ди.

— Ягъни бары тик татарларны һәм башкортларны, Бурятиядән бары тик бурятларны сугышка алалар дигән нәрсә юк. Социаль төркемнәрне караганда, ил буйлап бу кешеләрне бер нәрсә берләштергәнне күрәбез: тормыш дәрәҗәсе югары булмаган урыннардан аз керемле, түбән квалификацияле кешеләр. Алар яшәгән урында тормыш кору өчен җайлы шартлар юк, бу кешеләр акчаны үз каннары хисабына эшләргә китә. Кабатлыйм, бу — җинаятьчел мөнәсәбәт, бу — фәкыйрьлек эксплуатациясе.

Русия төбәкләрен үстерү урынына зур күләмдә акчаны сугышка тоталар

Бу фәкыйрьлек үзеннән-үзе барлыкка килмәде. Бу — дөрес булмаган бюджет сәясәтенә бәйле. Русия төбәкләрен үстерү урынына зур күләмдә акчаны сугышка тоталар. Мин әле гаять зур акчаларны басып алынган украин җирләренә тотуларын әйтмим, — дип сөйләде Крашенинников.

Башка сәбәпләр: административ ресурс, халык структурасы, Мәскәү сәясәте...

Азатлык Радиосының Татар-башкорт хезмәте Башкортстан һәм Татарстаннан үлүчеләрнең гаять күп булу хакында даими рәвештә белгечләрдән сорашып килә. Алар моның төрле сәбәпләрен атый.

Мәсәлән, Ричмонд университетының (АКШ) Джепсон лидерлык мәктәбе профессоры Гүзәл Гарифуллина да ике республикада административ ресурсның көчле булуын әйтә.

— Ике төбәк тә озак вакыт дәвамында җирле административ ресурслар һәм кешеләрне "мобилизацияләү" сәләтен күрсәтеп килде. Бу аларның федераль үзәк белән мөнәсәбәтләрнең бер өлеше булган. Мисал өчен, алар сайлауларда һәм референдумнарда күп кеше катнашуын күрсәтеп килде. Хәзер югарыдан башка "таләп" килә, әмма механизмнар шулай ук нәтиҗәле эшли. Бу — гамәлдәге бюрократия трагедиясе, — ди ул.

Русия сәясәт белгече Аббас Галләмов та үлемнәрнең Башкортстаннан күп булуын республикадагы халык структурасы белән аңлата, шул ук вакытта бу темада Хәбировның активлыгын да искәртә.

— Башкортстанда авыл җирлегендә яшәүче халык саны Русиядәге күләмнән зуррак. Авыл халкы — сугышка беренче чиратта бара торган кешеләр. Сугышка нәкъ башкортларны җибәрү әмерен беркем бирмәгән дип уйлыйм. Монда бары тик халык структурасы туры килә. Хәбировның шәхси үзенчәлекләре дә роль уйныйдыр. Ул эшен күрсәтергә тырыша, — дип саный ул.

БУ ТЕМАГА: "Бу — башкорт егете, Илнар Путинга нәрсәгә кирәк булды икән?"

Ә менә татар сәясәт белгече Руслан Айсин бу проблемны Мәскәүнең махсус сәясәте белән аңлата.

— Мәскәү шул рәвешле асаба халыкларны бетерә, кешеләрне махсус кан-коешка батыра. Идел буе төбәкләренә аеруча зур "игътибар" бирелә. Мин моның максатчан сәясәт булуына инанам. Минемчә, Мәскәүдән билгеле таләпләр, күрсәтмәләр төшерелә: әйтик, Татарстаннан, Башкортстаннан шулкадәр контракт төзелергә тиеш, сугышка шулкадәр кеше китәргә тиеш, — дип сөйләде ул Азатлык Радиосына.

Татарстан белән Башкортстанны яхшы белгән тикшеренүче, активист (ул аның исемен атамауны сорады) фикеренчә, республикалардан күп үлемнәр турыдан-туры аларның җитәкчеләренә бәйле.

Әңгәмәдәшнең чын исемен ни өчен атамыйбыз?

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Русиядә "теләнмәгән оешма" белән хезмәттәшлек итү өчен җаваплылыкка тарту каралган. Шул сәбәпле әңгәмәдәшебез исемен атамаска үтенде. Азатлык аның исемен белсә дә, иминлек максатыннан атамый.

— Хәбиров Русиядә иң күп "ихтыяри" отрядлар булдырды, төрле ялган юллар белән күп кешене фронтка җибәрә алды. Татарстанда да охшаш хәл күзәтелә. Хәбировка Баймак вакыйгалары тәэсир иткән. Шуннан соң ул үзен тагын да ныграк күрсәтергә һәм "сугыш фиркасе" вәкиле булырга тырыша. 2024 елда моңа Украинага күпләп "ит" җибәрү ярдәмендә генә ирешеп була.

Татарстанда мотивация бераз башка дип уйлыйм. Мөгаен, анда бу — Миңнеханов һәм республика ия булган байлыкны калдыру омтылышы. Республика элиталары шул рәвештә нефть һәм башка байлыкларын сакларга тырыша. Мин моны "Иблис белән килешү" дип атар идем, — дип сөйләде ул.

***

Русия Украинага һөҗүм башлаганнан соң күзәтүчеләр һәм белгечләр Русиянең аерым төбәк һәм аерым милләт вәкилләренең күп үлүенә игътибар итте. Моны Азатлык Радиосына бурят активисты һәм күзәтүчесе Мария Вьюшкова раслады. Күптән түгел ул бу диспропорциянең саклануын да белдерде.

Русия түрәләре сугышта югалтулар турында саннарны бирми. Рәсмиләрдән сан ике тапкыр гына китерелде, соңгысы ике ел элек — 2022 елның 21 сентябрендә яңгырады: 5937 кеше. Украина хакимияте ул көнне Русия ягыннан югалтуларны 55,1 мең дип бәяләгән иде.

10 октябрьгә Азатлык Радиосы Башкортстаннан — кимендә 3160 үлем, Татарстаннан — кимендә 2853 үлем турында мәгълүмат таба алды. Бу — без раслый алган үлемнәр генә, чынлыкта аларның саны күпкә зуррак була ала.

"Медиазона" исемлегенә караганда, Русия төбәкләре арасында иң күп үлемнәр — Башкортстаннан. Журналистлар бу республикадан 2827 үлем очрагын табып, аны раслый алган. Дүртенче урында Татарстан бара. Монда журналистлар 2378 үлемне раслый алган. Шулай итеп, ике республика да Русиядә үлемнәр саны белән беренче сафта бара.

Мондый зур күрсәткечләргә Башкорстан да, Татарстан да хәрбиләрнең ике категориясе бәрабәренә "ирешкән": мобилизациягә эләгүчеләр һәм сугышка үз теләкләре белән китүчеләр. Моннан тыш Башкортстан ихтыярилар үлемнәре белән "абсолют лидер" – кимендә 1016 үлем турында билгеле. Икенче урында барган Татарстаннан 596 ихтыяри үлеме турында мәгълүматны табып булды.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!