Чехиядә Украина хәрбиләре күнегүләр уза торган полигонда шартлау булган

Чехия гаскәренең социаль челтәрләрдәге хәбәрләрендә әйтелгәнчә, көйләнмәгән снаряд шартлаган. Урында хәрби полиция эшли. 

Чехиянең көнчыгышындагы Либавски хәрби полигонында шартлау булган. Беренчел мәгълүматларга күрә, тугыз кеше яраланган. Ике кешене очкыч белән һоспиталгә алып киткәннәр, урынга ашыгыч ярдәм машиналары килгән.

Чехия гаскәренең социаль челтәрләрдәге хәбәрләрендә әйтелгәнчә, көйләнмәгән снаряд шартлаган. Урында хәрби полиция эшли.

Либавски хәрби полигоны Оломоуц шәһәре янында, Прагадан көнчыгышка таба 250 чакрымда урнашкан. Ул 1949 елдан бирле бар, мәйданы якынча 235,5 дүрткел километр, дип яза iDnes.

"Чех радиосы" хәбәр итүенчә, полигонда украин хәрбиләре хәрби әзерлек узган. Хәзерге вакытта анда күнегүләр барганмы, аларда кемнәр катнашкан - монысы билгеле түгел.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!