Евро-2024 мизгелләре: җанатарлар
26 июньдә Штутгарт стадионында Украина-Бельгия уенында Бельгия җанатары. 0:0 исәбенә беткән бу уеннан соң Украина җанатарлары үз такымын алкышлап озатты, ә менә Бельгия җанатарлары үз такымнары гол кертә алмаганга ачуларын тыя алмады.
14 июньдә Мюнхен стадионында Евро-2024 бәйгесен ачып җибәргән Германия- Шотландия уенында алман җанатарларының шатлыгы эчләренә сыймый. Бу уенда алманнар шотларны 5:1 исәбенә тар-мар итте.
2 июльдә Лейпциг стадионында Австрия-Төркия уенында австрия җанатарлары. Бу уенда Төркия 2:1 исәбенә җиңеп чирекфиналга чыкты.
30 июньдә Кельн стадионында Испания-Грузия уенында битен Грузия байрагы төсләренә буяган җанатар үз такымы өчен җан ата. Испания бу уенда тулысынча өстенлек итте һәм 4:1 исәбе белән җиңде.
2 июльдә Мюнхен Аренада Нидерланд-Румыния уенында нидерланд җанатары. Бу уенда 3:0 исәбенә Нидерланд җиңде.
Албания җанатары 24 июньдә Дюссельдорф шәһәрендә Албания-Испания уенында үз такымына җан ата. Бу уенда 0:1 исәбенә җиңелсә дә, албан тренеры Сильвиньо үз такымының турнирда чыгышлары белән канәгать калуын әйтте.
17 июньдә Дюссельдорф Аренада Франция-Австрия уенында француз җанатары. Француз йолдызы Килиан Мбаппе борынын сындырса да, бу уенда 1:0 исәбенә алар җиңде.
25 июньдә Мюнхен Аренада Сербия-Дания уенында дания җанатары. Уен 0:0 исәбенә тәмамланды, Дания С төркемендә икенче урынны алды, ә Сербия төшеп калды.
24 июньдә Дюссельдорф Аренада испан җанатарлары Албаниягә каршы уенны күзәтә. Ферран Торрес бердәнбер гол кертеп Испания турнирда өченче җиңүен яулады.
2 июльдә Лейпциг стадионында Төркия җанатары Австриягә каршы уенда көчле тавыш чыгара. Бу уенда Төркия 2:1 исәбенә җиңде һәм 6 июль якшәмбе көнне чирек финалда Нидерландка каршы уйный.
26 июньдә Франкфурт-Аренада Словакия-Румыния уенында румын җанатары. Уен 1: 1 исәбенә тәмамланды, ике такым да плей-оффка чыкты.
Милли байрак төсләренә буянган хорват җанатарлары 24 июньдә Лейпциг стадионында Италия-Хорватия уенын күзәтә. Уенның иң соңгы 98нче минутында Маттиа Дзакканьи гол кертеп (1:1) итальяннарны плей-оффка чыгарды, хорватлар турнирдан төшеп калды.
Италия җанатарлары 20 июньдә Гельзенкирхенда Испаниягә каршы В төркеме уенын күзәтә. Риккардо Калафиори үз капкасына кертеп Италия 1:0 исәбенә җиңелде.
Йөзен үз иленең төсләренә буяган словак җанатары 17 июньдә Франкфурт Аренада Бельгия-Словакия уенын күзәтә. Арбитр Бельгиянең ике голын санамады, нәтиҗәдә 1:0 исәбенә Словакия җиңде.
Португалия җанатарлары 18 июньдә Лейпциг стадионында Чехиягә каршы уенда. Франсишку Консейсао соңгы 90нчы минутта чыгып өстәлгән вакытның беренче минутында гол кертә, португаллар чехларны 2:1 исәбенә җиңде.
Нидерланд җанатары 25 июньдә Берлинның Олимпия стадионында Австриягә каршы уенда. Австрия 3:2 исәбенә белән җиңеп, D төркемендә беренче урынны алды.
Таҗлы һәм олы колаклы Англия җанатары Франкфурт стадионында 20 июньдә Дания-Англия уенын карый. Арбитр Һарри Кейнның беренче голын санамады, уен 1:1 исәбенә тәмамланды.
Швейцария җанатарлары 23 июньдә Франкфуртта Германиягә каршы уенда. Алманнар уенны өстәмә вакытта гына тигезли алды (1:1).
Словения җанатары 16 июньдә Штутгарт Аренада Даниягә каршы уенга Касәнең күчермәсен күтәреп килгән. Данияле Кристиан Эриксен голына Эрик Янза җавап голын кертте (1:1).
Украина җанатарлары 21 июньдә Дюссельдорф Аренада Словакиягә каршы уенда. Бу уенда украиннар җиңә (2:1) ләкин ахыр чиктә алар Е төркемендә соңгы урынны ала һәм плей-оффка чыга алмый.