Евро-2024 саннары: 10 шәһәр, 622 футболчы, 650 млн евро

14 июнь көнне Германиядә Европа футбол беренчелеге башлана. Халыкара бәйгедә 24 ил катнаша. Азатлык бер ай барачак бу спорт бәйрәме турында саннар ярдәмендә аңлата.

4 елга бер тапкыр бөтен дөнья футбол җанатарлары игътибары Европага юнәлә. Җәйге айларда биредә УЕФАның футбол беренчелеге уза. Дөнья футбол беренчелегеннән аермалы булачак, монда Европа илләре генә катнаша, тик бу бәйгегә игътибарны киметми, чөнки футбол өлкәсендә Европа такымнары алдынгы урыннарда.

Узган чемпионат 2020 елда узарга тиеш иде, тик коронавирус пандемиясе аркасында ул 2021 елга кичектерелде һәм 11 илнең 11 шәһәрендә узды.

Быел футбол беренчелеге Германиядә уза. Бу спорт вакыйгасы турында иң кызыклы фактларны 10 сан ярдәмендә аңлатабыз.

24

Европа беренчелегендә 24 ил катнаша. Алар башта 4шәр такым булган 6 төркемдә көч сынашачак. Төркем уеннары 14 июньнән 26 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

29 июнь көнне исә плей-офф уеннары башлана. 2 июльгә кадәр чирек финал уенчылары билгеле булачак. 5 һәм 6 июль чирек финал уеннары үтәчәк.

Шуннан соң чемпионатның иң кызыклы уеннары башлана. 9 һәм 10 июль көннәрендә ярымфинал матчлары уйналачак. Һәм, ниһаять, финал 14 июль көнне уйналып, чемпион билгеле булачак. Футбол беренчелеге шуның белән тәмамлана.

622

Европа чемпионатында барлыгы 622 футболчы уйный.

Чемпионат башлануга бер атна кала барлык такымнар турнирга төгәл спортчылар исемлеген бирде. 219 футбол такымыннан барлыгы 622 уенчы уйнаячак.

Нинди илләр дигәндә, иң күп футболчы Англия лигасында уйный – 114. Икенче урында – Италия лигасы, 104 уенчы. Ә Германия лигасын яхшы белүчеләргә 80 футболчы таныш булачак.

Башка кызыклы илләрдән: АКШта уйнаган 7 футболчы, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә уйнаган 2 уенчы һәм Иранда уйнаучы 1 футболчы бар.

Франция такымы Германиянең Падерборн шәһәре стадионында беренче уенына әзерләнә. Ул аны 17 июньдә Дюсселдорф шәһәрендә Австриягә каршы уйнаячак (D төркеме)

10

Матчлар Германиянең 10 шәһәрендә узачак.

Уеннар Берлин, Дортмунд, Дюсселдорф, Майндагы Франкфурт, Гелзенкирхен, Һамбург, Көлн, Лейпциг, Мүнһен һәм Штутгарт шәһәрләрендә уза. Барлык уеннарга 2,7 миллион билет сатылган.

Башка илләрдән аермалы буларак, Германия яңа футбол стадионнары төземәгән, моның өчен биредә барлык таләпләргә җавап биргән футбол ареналары җитәрлек. Әмма урыны белән төзекләндерү һәм ремонт эшләренә акча тотылган.

Шул ук вакытта, яңа юллар һәм башка инфраструктура да илдә инде бар, чемпионат өчен махсус чаралар күрелмәде. Бу Германия өчен чемпионат үткәрү бәясен төшерә ди белгечләр. Мисал өчен, 2010 елда Көньяк Африка республикасында үткәрелгән дөнья чемпионатына әзерләнү вакытында бик күп төзелеш, юл салу эшләре башкарылды.

Ә чемпионат үткәрү илгә күпмегә төшә?

€650 млн

ZDF һәм Der Spiegel медиаларының уртак тикшеренүенә күрә, бу чемпионатны үткәрү өчен Германия якынча 650 млн евро тота. Шуларның зур өлеше, якынча 260 млн евро фан-зоналар булдыруга аерылган. Бу чыгымнарда УЕФА өлеше юк.

Мисал өчен, 10 шәһәрнең берсендә, Дюсселдорф шәһәрендә фан-зоналар оештыру 7 млн еврога төшкән. Хезмәткәрләр, транспорт, мәдәни програм һәм иминлек өчен шәһәр 20,5 евро аерыган, өстәмә 20 млн стадион төзекләндерүгә киткән. Ә Дюсселдорфта чемпионатның бары тик 5 уены гына узачак.

Шуңа да карамастан, шәһәр мэры Стефан Келлер бу табыш китерәчәк, дип саный. Шәһәргә йөзләрчә мең кеше киләчәк, алар биредә акча тотачак, ди ул. 5 уенга якынча 250 мең җанатар көтелә. Аларның һәрберсе кимендә 100 евро акча сарыф итсә, бу инде 25 млн евро табыш булачак, ди мэр. "Бу турнирны экраннан дөнья буйлап 5 миллиард кеше караячак, Дюсселдорф өчен бу имидж рекламы", дип аңлатты ул.

Европа касәсе Берлинның Олимпия стадионында җиңүчене көтә. Финал уен шушы стадионда 14 июль көнне узачак

16

Иң яшь футболчыга 16 яшь.

Европа чемпионатында иң яшь уенчы моңарчы Польша җыелмасының ярымсакчысы Каспер Козловски булган. Испаниягә каршы уен вакытында аңа 17 яшь һәм 246 көн булган.

Бу беренчелектә аны Испания уенчысы Ламин Ямал узарга мөмкин. Уенга чыккан очракта ул Европа чемпионатында уйнаган 16 яшьлек беренче футболчы булачак. 13 июль көнне, Евро финалына 1 көн калганда, аңа 17 яшь тула.

41

Чемпионатта уйнаучы иң олы яшьтәге футболчыга 41 яшь.

Иң өлкән яшьтәгеләргә килгәндә, моңарчы Европа чемпионатында катнашкан иң олы яшьтәге уенчы – Маҗарстан капкачысы Габор Кирай булган. Евро-2016 вакытында ул бу рекордны 16 ел дәвамында тотып торган Лотара Маттеусны узып киткән.

Быел бу рекорд та яңарырга мөмкин. Португалия җыелмасында Пепе бар, аңа февральдә 41 яшь тулган. Футбол кырына чыкса, ул Кирай рекордын узачак.

"Картлар" арасында икенче урынны танылган футболчы Криштиану Роналду алып тора, аңа 39 яшь. Хәзер ул Согуд Гарәбстанының "Әл-Наср" такымында уйный. Өченче урында Мадрид "Реал"ыннан Лука Модрич, ул Роналдудан җиде айга соңрак туган.

75.4%

Украинаның E төркеменнән киләсе этапка чыгу ихтималын букмекерлар 75,4% дип бәяли.

Барлык зур халыкара чаралар алдыннан букмекерлар фаразлар ясый. Быел чемпионат алдыннан шактый яхшы уйнаган Украина җыелмасына да өметләр артты. Гәрчә аның чемпионатны җиңү ихтималы бик түбән бәяләнә (1.2%).

Шулай да, Украина җыелмасының плей-оффка чыгу ихтималы шактый югары (75.4%). 26.3% ихтимал белән ул чирек финалга чыгар дип көтелә.

Украина такымы квалификация финалында Исландияне җиңеп Европа чемпионатына узуын бәйрәм итә. 2024 елның 26 марты, Вроцлав, Польша

Ә җиңүне букмекерлар кемгә бирә? Төп фаворитлар түбәндәге:

  • Португалия (20.0%),
  • Франция (16.1%),
  • Испания (15.8%),
  • Бельгия (12.4%)
  • Хорватия (7.4%).

Русия футбол чемпионатларында 2022 елдан бирле катнашмый. Сәбәбе – аның Украинага каршы башлаган сугышы. 2022 елда Катарда узган дөнья чемпионатында да Русия катнашмады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!