Европа берлеге илләре илчеләре Русия икътисадына каршы 14нче чикләүләр җыелмасын килештерде

Яңа чикләүләр җыелмасын 27-28 июньдә Брүсселдә узачак Европа берлеге җыенында яки аның алдыннан кабул итәргә мөмкиннәр.

Европа берлеге илләре илчеләре Украинага каршы сугыш башлавы өчен Мәскәүгә кертеләчәк 14нче чикләүләр җыелмасын килештерде. Бу хакта Азат Европа/Азатлык радиосының Брүсселдәге хәбәрчесе Рикард Йозвяк хәбәр итте.

Чикләүләр Русия табигый сыекланган газына һәм нефть ташуга кертелер дип фаразлана.

Чикләүләр җыелмасын кабул итү Германия аркасында кичектерелде, ул санкцияләрне өченче илләрдәге бүлендек оешмалары һәм партнёрлары бозса, Европа ширкәтләре җавап бирмәскә тиеш дип килде. Бу хакта Азатлык радиосы, EUobserver һәм Reuters хәбәр иткән иде. Чәршәмбе көнне әлеге мәсьәләдә уртак фикергә килә алганнар.

Яңа санкцияләр җыелмасы Русиянең табигый газын үткәрүне, гелиен сатып алуны, Мәскәүнең корал җитештергәндә дә кулланып булырдай технологияләрне сатып алуын чикләүне күз уңында тота, дип язды элегрәк документ өлгесенә сылтама белән EUobserver.

Чикләүләргә җырчы Полина Гагарина, "Урыс бакыр ширкәте"нә ("Русская медная компания") нигез салучы Игорь Алтушкин, президент Путин хакимиятенең элекке хезмәткәре, "Интернетны үстерү институты" баш мөдире Алексей Гореславский һәм "Балтика" ширкәтенең элекке президенты Таймураз Боллоев керергә мөмкин.

Яңа чикләүләр җыелмасын 27-28 июньдә Брүсселдә узачак Европа берлеге җыенында яки аның алдыннан кабул итәргә мөмкиннәр.

  • 2022 елның 24 февралендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Шул сәбәпле Көнбатыш илләре Русиягә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу түрәләрнең генә түгел, гади халыкның тормышына да нык тәэсир итә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз.