17 гыйнварда Башкортстанның Баймак районы мәхкәмәсе "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте.
Мәхкәмә янына 5 меңнән артык кеше аны якларга дип җыелды. 15 гыйнварда булган беренче җыенда протест чарасы тыныч узды. Ризасызлык белдерүчеләр Алсыновны эзәрлекләү артында торучы Башкортстан башлыгы Радий Хәбировны урыныннан китүен таләп итте. 17 гыйнварда исә каршылык чарасы активистларны тоткарлау, бәрелешләр һәм ОМОНның халыкка каршы күз яше чыгара торган газ куллануы белән тәмамланды.
Белгечләр бу протест чарасын Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң иң зуры дип саный.
Азатлык Баймактагы каршылык чарасы турында 2010-2014 елларда Башкортстан президенты идарәсе җитәкчесе урынбасары булып эшләгән, сәясәт белгече Аббас Галләмов белән сөйләште.
— Сез бу протестка империячел көчле үзәкләштерү нәтиҗәсе китерде дип яздыгыз. Шулай да, халыкның күпләп урамга чыгуына нәрсә сәбәпче булды: бу Фаил Алсыновның башкортлар арасында абруе белән бәйлеме, әллә халык бүгенге сәяси системнан арыдымы?
— Фаил Алсынов монда очраклы фигура. Аның урынында теләсә кем була алыр иде. Шул ук Иван Голуновны тоткарлауны искә төшерик. Аны яклаган күпчелек кеше Голуновның кем икәнен белми иде. Шул ук Иранда Махса Әминины үтерү сәбәпле соңгы протестны алыйк. Ул да билгеле шәхес түгел иде, бары гади бер провинциаль кыз иде. Туниста инкыйлабка сәбәпче булган Мөхәммәд Буазизи искә төшерик. Бу вакыйга "Гарәп язын" барлыкка китерде. Монда фигура мөһим түгел, төп хәл иткеч әйбер — җыелып барган үпкәләр һәм режимның көчсезләнә баруын сизү. Әлеге ике сәбәп аркасында инкыйлаби вазгыять килеп чыга.
— Бу үпкәләр нәрсәгә бәйле?
Авыр хәл булса, шундук ватанны сакларга, ягъни җитәкчеләрне хупларга кушалар
— Бу — көчле үзәкләштерү, төбәкнең һәм җирле халыкның мәнфәгатен инкарь итү, халыкның мөрәҗәгать итү коралларын юк итү. Алар карар кабул итүдә тулы хокуклы катнашучы түгел. Моны алардан башка хәл итәләр һәм соңыннан гына хәбәр итәләр. Бу халыкка ошамый. Үзләренә кирәк вакытта хакимият халык янына йөгереп килә дә: "Сез — халык! Ватанны яклагыз!" дип масса белән идарә итә һәм аларны җүләргә калдыра. Чирек гасыр дәвамында хакимият вертикале төзелде, демократия бетерелде, сүз иреге юкка чыгарылды, авызны яптылар, репрессия башладылар. Авыр хәл булса, шундук ватанны сакларга, ягъни җитәкчеләрне хупларга кушалар. Халыкта шундый хис бар.
Алсынов фикерен турыдан-туры әйтмәсә дә, ул безгә Украина нәрсәгә кирәк һәм ни өчен башкорт егетләре анда үләргә тиеш, дигән мессендж бирде. Шуннан соң аны утыртырга карар кабул ителгәндер дип уйлыйм.
Халыкта федераль үзәк даими төстә милләтне, сәяси субъектлыкны бетерергә тырыша дигән хис тә өстәлде. Әйтик, милли телләрне мотлак укытуны бетерүне алыйк, алар безнең телләрне урыс теленә буйсындырып калдырдылар дип уйлый. 90нчы елларда алар тигез хокуклы дип саналды, хәзер бу юкка чыгарылды. Моны халык хурлау дип кабул итә. Ягъни Мәскәү безнең телне юк итәргә, үзбилгеләнүне бетерергә тели, безгә ассимиляция куркынычы яный дип хис итә алар.
БУ ТЕМАГА: Фаил Алсынов дүрт елга хөкем ителде. "Аны утыртучылар тиздән үзләре мәхкәмә каршына басачак"
— Беренче протестта ни өчен куәт оешмалары урамга чыккан халыкны куып таратмады? Моңа Русия президенты сайлавы комачауладымы?
— Беренчедән, бу протест әлегә кабул ителмәслек дәрәҗәгә җитмәде дип саныйлар. Риза булмаучылар Хәбировның эштән китүен генә сорый. Куәт оешмалары исә, Хәбировка түгел, Мәскәүгә карап эш итә. Бу — Хәбиров проблемы, аларның монда бер эше дә юк. Путинны отставкага җибәрүне сорамыйлар бит. Формаль төстә алар Путинга мөрәҗәгать итсәләр дә, чынлыкта бу протест нигезендә Мәскәүгә карата ризасызлык ята. Аларның Хәбировка төп шикаяте — аның Мәскәү ялчысы, Мәскәү курчагы булуда. Ул башкорт үзаңын, мәдәниятен, башкортның сәяси иреклеген бетерү өчен Мәскәү сәясәтен алып бара дип уйлый.
Халыкның Хәбировка төп шикаяте — аның Мәскәү курчагы булуда
Шулай да турыдан-туры (Башкортстанны) Русиядән аерылырга, Путинны вазифасыннан алырга, сугышны туктатырга чакырмаганга күрә, алар халыкның ачуын чыгарырга кирәкми дип саныйлардыр. Хакимият бөтен кешене дә үз дошманы итәргә ярамаганын аңлады. Хәзер анык дошманнар бар: либераллар, Навальный тарафдарлары кебек оппозиция. Калганы — халык һәм, алар фикеренчә, бу төркемне кире кагарга ярамый. Әгәр шулай эш итсәң, тиздән бөтенләй беректәшсез каласың. Әлегә проблем системга каршы төсмергә кермәде (интервью 16 гыйнварда алынды - ред). Көч кулланыр өчен үзеңне хаклы хис итәргә һәм көчле икәнлегеңә тулы ышаныч булырга тиеш. Монда бит либераллар килмәде, сүз пропаганда алга сөргән "тирәндәге халык" турында бара. Һәм шундук аларга таяк белән сугу җиңел түгел.
— Мәскәү Хәбировтан ризамы? Быел сентябрьдә Башкортстан башлыгы сайлавы узачак. Ул киләсе мөддәткә барыр дип уйлыйсызмы?
— Бүгенгә Хәбировтан фронтка "ядрә ите" җибәрү таләп ителә. Башка әйберләр икенчел мәсьәлә булып кала. Хәбиров бу бурычны үти, фронтка кешеләрне җибәрүдә проблемнар юк. Гомумән, Мәскәү Кремле аңа карата начар карашта түгел. Бу протестлар аның өчен зур минус, әлбәттә. Ул кешеләр белән килешә алмады, ал да гөл булсын өчен сәяси менеджментны кора алмады. Алга таба Хәбировның язмышы федераль элитада аңа каршы булган, аны алыштырырга теләгән зур уенчының барлыкка килүенә бәйле. Әйтик, Башкортстандагы оешмалар белән идарә итүче Ротенберглар. Алар Хәбиров безгә ошамый дисә, бу очракта Хәбировның проблемнары булачак. Аңа бәйләнергә сәбәп күп. Әгәр дә ул Ротенбергны канәгатьләндерсә, аны икенче мөддәткә дә билгеләп куя алачаклар.
БУ ТЕМАГА: "Без — кара халык". Баймакта Фаил Алсыновны якларга меңнәрчә кеше килде— Баймактагы протестлар масштаблырак акциягә китерә аламы? Бу каршы торуларның киләчәген сез ничек күрәсез?
— Алга таба Хәбировның язмышы бу протестлар ничек үсеш алуына бәйле булачак. Кешеләр көрәшеп арырмы, яки дәвам итәрме? Каршылык чаралары дәвам итсә, Хәбировны башка кешегә алыштырулары бик ихтимал.
Гомумән, бу протестлар көчәерме — хәзерге вакытта әйтеп булмый. Киләчәктә, әлбәттә, көчәячәк. Һәрбер протест дулкын белән бара. Бәлки киләсе күтәрелеш бер айдан, яки бер елдан булыр.
— Сез башкорт милли хәрәкәтенең мөмкинлеген ничек бәялисез? Берничә ел элек "Башкорт" оешмасын бетерделәр, кайбер лидерлар чит илгә китәргә мәҗбүр булды. Алар Башкортстан бәйсезлеге идеясен күтәрә башлады.
— "Башкорт" оешмасы җитди сәяси субъект түгел иде. Халыкны урамга "Башкорт" чыгармый. Иранда, Туниста да халыкны оппозиция чыгармады. Төп нигез булып хакимиятнең килбәтсез рәвештә халыкка каршы корылган гамәлләре ята һәм шул сәбәпле кешеләр урамга чыга.
— Ни өчен күрше Татарстанда мондый процесслар күзәтелми? Монда да шул ук проблемнар бар: экология дисеңме, милли мәсьәләләрме. Татарлар башкортлар кебек ник күтәрелми?
— Татарстан җитәкчесе профессиональрәк эшли, алар остарак эш итә. Башкортстанда исә бик тупас алымнар белән эшлиләр. Шуңа да низаг китереп чыгардылар. Әмма Татарстанда да мондый потенциал бар, чөнки шул ук проблемнар хөкем сөрә. Кайчан да булса ул калкып чыгачак. Шулай да Миңнеханов күпкә сизгеррәк шәхес.
Белешмә: Фаил Алсынов
Фаил Алсынов — башкорт милли хәрәкәте лидерларының берсе, хакимият тарафыннан тыелган "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе.
1986 елны Зилаер районы Юлдыбай авылында туган. Мәктәпне авылда тәмамлаган. Башкорт дәүләт университетының тарих факультетында укыган. Спорт белән шөгыльләнә, шахмат уйнарга ярата. Хатыны белән дүрт бала үстерәләр.
2007 елдан "Күк бүре" башкорт оешмасы әгъзасы була. 2011 елда Бөдендөнья башкорт корылтаенда эшли башлый. 2014 елда яңа җитәкче белән фикер каршылыгы сәбәпле аннан китә. Шуннан соң "Башкорт" оешмасын җитәкли. 2020 елда оешма Русиядә экстремистик дип танылды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!