Бөтентатар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) рәисе, Төркиядә яшәүче сәяси мөһаҗир Фәрит Зәкиевкә Русия гаскәре турында "фейклар" тарату маддәсе нигезендә җинаять эше ачылды. Бу ел башында Фәрит Зәкиевкә Казан мәхкәмәсе ике штраф салган иде: Русиядә "теләнмәгән" дип табылган оешманың эшчәнлегендә катнашкан өчен — 15 мең сум, Русиягә басым ясарга чакырган өчен — 30 мең сум.
Зәкиев үзе җинаять эшенең ни сәбәпле ачылуын белми. 2022 елда Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң ул Төркиягә китәргә мәҗбүр булды. Шул ук елны ул җитәкләгән ТИҮ Русиядә тыелды. Чит илдә килеш тә Фәрит Зәкиев иҗтимагый эшчәнлеген туктатмады, ялгыз пикетларга чыкты. Мәсәлән, быел 18 майда, кырымтатар халкы сөргене корбаннарын искә алу көнендә Анталияда пикет үткәрде. Ул Берләшкән Милләтләр Оешмасына 18 майны Русия халыкларының Сталин геноциды корбаннарын искә алу көне дип игълан итүен сорап мөрәҗәгать итте. Украина сугышының ике еллыгы уңаеннан Анталия шәһәрендә украиннар оештырган митингта татарлар исеменнән Зәкиев чыгыш ясаган иде.
БУ ТЕМАГА: Анталиядә татарлар белән украиннар Украина сугышының ике еллыгын искә алдыАныңча, хәзер аңа Казанда яшәүче гаиләсен куркытып басым ясала. Шул ук вакытта ул Төркиядә калу имин түгел, шуңа да Франциядә сәяси сыену алырга җыенам, дип сөйләде.
— Өч ай элек минем Франциянең Истанбулдагы генерал консуллыгында сөйләшү булды. Хәзер Франциягә керергә виза көтәм, чөнки миңа сәяси качак дигән статус кирәк. Моны Франциягә кергәннән соң гына гариза биреп алып була.
— Ни өчен Франциягә китәргә телисез? Төркиядә имин түгелме?
— Яшереп тормыйм, мин хәзер Төркиядә кануни төстә яшәмим. Мине кулга алырга һәм Русиягә депортацияләргә мөмкиннәр. Бу хәлне Франция консуллыгына аңлатырга тырыштым, ләкин инде өч ай бернинди хәбәр юк. Бүген мин бик куркыныч хәлдә. Теләсә кайсы вакытта тотып алулары һәм Русиягә җибәрүләре ихтимал. Ә башка илгә чыгып китәргә минем акча да, сәламәтлек тә, теләк тә юк. Хәзер бердәнбер ышанычым — Франциягә керергә рөхсәт һәм сыену алу.
Миңа Русиягә керергә ярамаганлыгы инде әллә кайчан билгеле. 2023 ел башында Юлия Фәйзрахманова минем исемнән Азат милләтләр форумында чыгыш ясаган иде. Былтыр аңа карата җинаять эше ачылды. Ул хәзер Германиядә яшәргә рөхсәт ала алды. Әгәр мин Русиягә кайтсам, миңа да шундый ук сораулар туачак. Бүген хәлем кискенләште. 17 майда миңа каршы Русия Җинаять кодексының 207.3 маддәсе нигезендә җинаять эше ачылганы билгеле булды. Шулай булгач, миңа берничек тә Русиягә кайтырга ярамый. Бу турыда без Франция вәкиллегенә хәбәр иттек, ләкин алар кайчан бу мәсьәләне карар — билгеле түгел.
БУ ТЕМАГА: ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев кырымтатар халкы сөргене корбаннарын искә алу көнендә Антальяда пикетка чыкты— Төркиядә сәяси активистларга калу иминме?
— Минем башта яшәү рөхсәте бар иде, ләкин аннан озайтылмады. Аны махсус эшләмәделәр. Монда беркемгә дә яшәү рөхсәте бирелми башлады. Төркия исә сәяси качак статусы бирми.
— Казанда гаиләгез өендә тентү булган. Куәт оешмалары сезне туганнар аша куркытырга телиме?
— Җинаять эше ачканнан соң тентү булачагы табигый инде. Алар минем беренче хатыным өенә генә түгел, аерым яши торган кызымны, 7 яшьлек оныгымны да куркытканнар. Ни өчен кызымның өенә кергәннәр? Без бер адреста теркәлмәгән. Әлбәттә, миңа басым ясар өчен. Бу минем бик авырткан җирем, чөнки кызымны, оныгымны бик яратам. Интернетта ике оныгымны яратам дип берничә тапкыр сәясәт белән бәйләп язган идем. Минем яшьтәге кешеләргә куркыныч түгел, әмма оныкларым — ике бәләкәй чибәр кыз нигә радиациядан үләргә тиеш, дип яздым.
Бу сугыш турыдан-туры эскалациягә күчте. Путин да, АКШ та атом сугышын башларга теләми. Шулай да әлеге сугыш турыдан-туры атом низагына алып бара. Бу аерча кызуланып китте. Әйтик, Путин җиңелә башлый ди. Хәзер Русия Конституциясе нигезендә Донецки, Луһански, Запорожье, Херсон җирләре (Русия оккупациясендә калган Украина җирләре) Русия җирлеге санала. Федераль канун нигезендә исә, Русия бөтенлегенә куркыныч янаса, атом коралын куллану рөхсәт ителә. Бу хакта күп кеше белми. Ягъни, Русия гаскәрен чигендерә башласалар, федераль канун нигезендә Путинның тактик атом коралын куллану хокукы барлыкка килә. Шуннан соң НАТО хәрби низагка, димәк, АКШ та сугышка кушылачак һәм дөнья бетте дигән сүз. Русия белән АКШ арасында стратегик атом коралы белән һөҗүм алышу булачак.
БУ ТЕМАГА: Фәрит Зәкиев Антальяда татар телен сакларга чакырып пикетка чыкты— Татарстанга кайтып, соңгы вакытта республикада милли хәрәкәт вәкилләренә каршы репрессияләрнең яңа дулкыны башланды кебек тоелмыймы сезгә?
— Мин бу хакта Facebook-та язган идем. Хәзер яңадан 1937 ел килеп җитте. Хакимияттә Сталин, Берия, Ежовка табынучылар утыра. Бу әз генә позициясе булган кешеләргә дә кагыла, чөнки чын оппозиция качып бетте инде.
— Милләтчеләргә генә түгел, берүк вакытта республика хакимиятенә якын торган затларны да кулга алулар артты. Татарстанны ни өчен чистарталар, нәрсәгә әзерлиләр?
— Миндә андый хис бар. Мәсәлән, Конституцияне үзгәртеп республиканы юк итәргә мөмкиннәр. Хәзер барысын да көтәргә була. Гомумән, зур конституция реформасы булуы ихтимал. Төп кануннан "федерация" төшенчәсен алып ташлаулары бар. Энгел Фәттахов, Раил Садриевка бәйләнүләре бик үк дөрес түгел. Алар беркайчан да республиканы бетерү сәясәтенә каршы чыкмаячак, юкса аларны да оппозициядә дип саныйлармы — белмим. Чаллыда Рәфис Кашаповка каршы җинаять эше ачылды һәм аңа бәйле кешеләргә басым башланды — анысы аңлашыла.
— Бу шартларда ТИҮ нинди эшчәнлек алып бара?
— Әлбәттә, без эшләмәсәк җинаять эше ачылмас иде. Мөрәҗәгатьләр дә кабул итәбез, урамга да чыгабыз. Гәрчә үзем дә качак булсам да, эшне дәвам итәм.
Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ)
Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) — татар милли хәрәкәтенең иң карт һәм абруйлы оешмасы. Оештыру корылтае 1989 елның февралендә уза. Беренче рәисе — Марат Мөлеков (1930-1997).
Оешманың максатлары — татар дәүләтчелеген торгызу, Русия һәм башка илләр белән тигез дәүләтара мөнәсәбәтләр урнаштыру, татар телен чын дәүләт теле итү, башка төбәкләрдә яшәүче татарларга милли-мәдәни һәм үзбилгеләнү хокукларын гамәлгә ашыруда ярдәм итү.
80нче еллар ахыры–90нчы еллар башында ТИҮ үз таләпләрен куеп мәйданнарда меңләрчә кеше катнашында митинглар оештыра. Татарстан хакимияте халык күтәрелешен Мәскәү белән сатулашуларда куллана.
Соңгы елларда оешманың активлыгы кими, төрле ысуллар, мәхкәмәләр, акчалата җәзалар белән ул көчсезләндерелә.
2021 елның октябрендә Русия юстиция министрлыгы ТИҮне экстремистик эшчәнлек алып баручы оешма дип танып, аның эшчәнлеген туктатты. ТИҮ аппеляция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итсә дә, мәхкәмә аны канәгатьләндермәде.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнеңкулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!