Беренче дөнья сугышы: Тормыш һәм үлем күренешләре
Бу фотода алман хәрбиләренең Франциядә француз гаскәрләренә әсирлеккә бирелергә баруы сурәтләнә.
Франциядә француз хәрбиләре 155 миллиметрлы минааткычтан ата.
1915 елның 22 сентябрендә Шампань фронтынд Франциянең велосипедлы хәрбиләре.
1916 елда Көнчыгыш фронтта Русия очкычыннан төшерелгән бу фотода Германиянең газ һөҗүме сурәтләнә.
Газ битлеге кигән Италия хәрбиләре.
Француз хәрбиләре Франциянең билгесез урынында 95 миллиметрлы тупны тауга алып менә. Күптән түгел бер билгесез француз фотографының пыялага төшерелгән йөзләрчә фотосы табылган иде. Бу фото шуларның берсе.
Шул ук тупланмадан тагын бер фото. Франциянең көнчыгышында франуз хәрбиләре траншеяда фотога төшкән.
Сербиянең Петр I патшасы (сулда) Германия җитәкчелегендәге көчләр Сербиядә алга барганда чигенергә мәҗбүр.
Бу фотода Вердендагы бәрелешләрдә әсирлеккә төшкән алман хәрбиләре сурәтләнә. Француз хәрбиләре аларны чишендереп тикшерә.
1915 елда Шампань фронтында француз хәрбиләре күмәк гыйбадәт кыла. Күптән түгел табылган фотоларның берсе.
1916 елның 19 июлендә алманнарның газ һөҗүменә дучар булган британ хәрбиләре.
1918 елда Бельгиянең җимерелгән бер авылында Американың Форд ашыгыч ярдәм машинасы.
Русия хәрбиләре.
1917 елның 1 октябрендә Вердендагы бәрелешләрнең берсеннән соң Француз хәрбиләре һәлак булган французларның җәсәдләрен җыя.
Франциянең төньягындагы Аррас шәһәре янында француз хәрбиләре төшке ашка җыелган. Күптән түгел табылган фото.
Франциянең төньягында Бельгиянең автомат коралын ташырга этне җиккәннәр.
1916 елның 19 декабрендә Шампань фронтында француз офицеры Франция хәрбиләре җирләнгән каберлектә.