"Грузин милли легионы" Русиядә террорчы дип табылды

Ул Украина ягында сугыша.

Көньяк бүлге хәрби мәхкәмәсе Украина ягында сугышучы "Грузин милли легионы"н террорчы оешма дип таныды. Аның эшчәнлеге Русиядә тыелды.

Оешманы террорчы дип тану өчен дәлилләрне Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) җыйган. Оешма хәбәрендә әйтелгәнчә, хәрби төркем әгъзаларының Русия хәрбиләрен җәфалауларга, тыныч кешеләрне үтерүгә, Русиядәге диверсияләргә һәм терактларга катнашы бар.

"Грузин милли легионы" 2014 елның көзендә Грузиянең элекке президенты Михаил Саакашвилиның актив катнашуы нәтиҗәсендә барлыкка килде. Аңа нигездә элекке хәрбиләр һәм Грузия куәт оешмаларында эшләгән кешеләр, шулай ук чит ил ватандашлары керә.

2016 елның февраленнән хәрби төркем "Киевская Русь" батальонының 25нче мотопехота батальонына керде һәм Украина кораллы көчләренең 54нче бригадасына кушылды. Бу - Украина көнчыгышында низаг барганнан бирле чит ил хәрбиләрен ил гаскәренә кабул иткән беренче очрак.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганчы легионда хәрби тәҗрибәгә ия берничә йөз чит ил ватандашы булган, нигездә бу британнар һәм американнар.

"Грузин милли легионы" Киев янындагы - Гостомель һәм Ирпеньдә, соңрак Мариупольдәге сугышларда катнашкан.

4 апрельдә интернетка видео чыкты, анда украин хәрбиләре асфальт юлда яткан Русия солдатлары янында тора, русияләрнең куллары бәйләнгән, берсенең бугазы киселгән.

"Грузин легионы"ннан украин хәрбие (аның Саакашвилиның сакчысы - Теймураз Хизанишвили булуын таныдылар) яралы солдатларны атып үтерә.

The New York Times басмасы видеоның чын булуын раслады. Берничә көннән легион җитәкчесе Мамука Мамулашвили журналист ТимурОлевскийга Русия хәрбиләрен үтерү белән бәйле фикер белдерде. "Без Русия солдатларын да, кадыровчыларны да әсиргә алмаячакбыз, бер кеше дә әсирлеккә эләкмәячәк", дигән ул. Шулай да соңорак Мамулашвили бу видео монтаж диде.

Русия тикшерү комитеты яллы сугышчылар җәлеп итүе һәм Русия хәрбиләрен юк итәргә чакыруы өчен Мамулашвилига каршы җинаять эше ачты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз