Human Rights Watch: Русия хакимиятләре баскынлыктагы җирләрдә украин телен юкка чыгару белән шөгыльләнә

Иллюстратив фото

Баскын хакимиятләр балаларны Русия мәктәп програмы нигезендә белем алырга мәҗбүр итә һәм аларга украин телен укытуны нык чикли, Русиянең Украинага һөҗүмен аклаучы һәм Украинаны "неонаци дәүләт" дип тасвирлаучы тарих дәреслекләре белән белем бирә диелә.

Русия хакимиятләре Украинаның баскынлыктагы җирләрендә Кремль пропагандасын тарата, украин телен юкка чыгара һәм хезмәттәшлек итүдән баш тарткан укытучыларны эзәрлекли. Бу хакта Human Rights Watch хокук яклау оешмасының "Баскынлыктагы мәгариф" дигән хисабында әйтелә. Ул Украинаның аннексияләнгән төбәкләрендә мәктәптәге белем бирү системын мәҗбүри русификацияләүгә багышланган.

Тикшеренү Харьков өлкәсе мәктәпләренең укытучылары һәм хезмәткәрләре белән әңгәмәләргә нигезләнгән. 2022 елда Харьков Русия баскынлыгын кичергән иде.

Шулай ук хокук яклаучылар Херсон, Запорожье, Донецки һәм Луһански өлкәләренең баскынлыктагы җирләреннән мәҗбүри күчерелгән яки качып киткән укытучылар белән дә сөйләшкән.

Украина хакимиятләре бәяләмәсенә күрә, хәзерге вакытта Русия басып алган җирләрдә бер миллионлап мәктәп укучысы бар, аларның 62 меңнән артыгы дистанцион рәвештә украин програмы нигезендә белем алуын дәвам итә. Башка укучыларны баскын хакимиятләр Русия мәктәп програмы нигезендә белем алырга мәҗбүр итә һәм аларга украин телен укытуны нык чикли, Русиянең Украинага һөҗүмен аклаучы һәм Украинаны "неонаци дәүләт" дип тасвирлаучы тарих дәреслекләре белән белем бирә. Шулай ук балаларны башлангыч хәрби әзерлек узарга мәҗбүр итәләр диелә.

Баскынлыктагы хакимиятләр белән хезмәттәшлек итүдән баш тартучы украин укытучыларына яныйлар, аларны ирекләреннән мәхрүм итәләр һәм җәфалыйлар, диелә HRW хисабында.

Тикшеренү авторлары Харьков өлкәсенең Боровское бистәсендәге мәктәп мөдирен мисалга китерә. Укучыларның шәхси эшләрен һәм мәктәпнең башка документларын тапшырудан баш тарткач, аны җәфалаганнар һәм бер ай буе тоткынлыкта тотканнар диелә.

Моннан тыш Русия хакимиятләре украин програмы нигезендә белем алуын яки укытуын дәвам итүчеләрне дә җәзага тарткан, балаларын Русия яклы мәктәпләргә күчерергә теләмәүче ата-аналарга штрафлар яки ата-ана хокукыннан, ирегеннән мәхрүм итү белән янаган.

Русия хакимиятләренең гамәлләре халыкара низаглар хокукы таләпләрен боза: оккупацион дәүләткә баскынлыктагы җирләрдә кануннарны - шул исәптән мәгариф өлкәсендәгеләрен дә үзгәртү тыела, дип искәртә хокук яклаучылар.

Хисап авторлары Украина хакимиятләрен оккупацион җирләрдәге укытучыларга чикләүләр кертмәскә, аларны "коллаборацион эшчәнлектә" гаепләмәскә чакыра. Кайбер укытучылар исән калу өчен баскынлык шартларында эшләргә мәҗбүр булган, дип аңлаталар HRW-да.

  • 2022 елның 24 февралендә Русия Украинага һөҗүм итте. Мәскәү моның басып алу сугышы булуын кире кага һәм "махсус хәрби операция" дип атый.
  • Быел язын Украинаның баскынлыктагы җирләрендә русияләр балаларга бәйге игълан иткән иде, анда катнашучылар аннексяләнгән Кырымга ял итәргә барачак диелде. "Бәйге 14 яшьтән зуррак балаларга каралган. Аның шартларына күрә, катнашучылар оккупантларны яки Владимир Путинны мактаучы видео яздырырга, яки әсәр иҗат итәргә тиеш", дип хәбәр ителде.
  • Әле узган ел ук Русия Украинадан басып алган җирләрдә мәктәп укучыларын Z тамгалы рәсемнәр ясарга, гимннан соң Путинны мактаган җыр тыңларга мәҗбүр итәләр, дип хәбәр ителгән иде. Оккупацияләнгән җирләргә Русиядән китерелгән укытучылар шул рәвешле балаларда сугыш культы тәрбияли, дип язды журналистлар.
  • Аннексияләнгән Кырымда кырымтатар милли хәрәкәте вәкилләре балаларның Русия пропагандасына ныграк бирелүе турында борчыла. Кырымтатар ресурс үзәге җитәкчесе Эскендер Бариев 10 ел эчендә балалар Русия мәктәпләрен тәмамлап, русиячә уйлый башлый ди.
  • "Безнең буын, бездән өлкәнрәкләр Украина яклы булып кала, алар башка тормыш күргән, нәрсәдер ошамаса, аны әйтергә, митингка чыгарга, белдерү ясарга күнеккән, азатлык рухын белә. Ә менә яшьләргә килгәндә, пропаганда машинасы алардан бөтенләй башка төрле кешеләр ясый. Шушы 10 ел эчендә үскән балалар, паспортларында Украинада туган дип язылса да, Украинаны белми, азатлыкның кыйммәтен аңламый. Моннан тыш, бу буын меркантильрәк, без бит монда үстек, монда яшибез, тормышта үз урыныбызны табар өчен хакимияткә дә үрләргә тиешбез диләр. Алар Русиянең Кырым җирлегендә легитимлашу билгесе булып та тора. Русиянең бу яктан тәҗрибәсе зур, ничәмә йөз еллар башта җирләрне яулап ала, аннары аның халкын тагын яңа җирләрне басып алу сугышларында куллана", диде Азатлыкка Бариев.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!