Казан һава аланы шартлаткычларны ике секундта ачыклый алучы җиһазлар сатып алачак

Казан һава аланы. Архив фотосы

Җиһазларны кул йөген һәм багажларны тикшергәндә кулланачаклар. Алар гексоген, нитроглицерин, кара дары, тетрил һәм башка шартлаткыч маддәләрне танырга, ике секунд эчендә ачыкларга тиеш.

Казан һава аланы шартлаткыч маддәләрнең парларын һәм эзләрен ачыклау өчен өч миллион сумга ике детектор сатып алачак. Бу хактагы мәгълүмат дәүләткә сатып алулар сайтында чыкты.

Җиһазларны кул йөген һәм багажларны тикшергәндә кулланачаклар. Алар гексоген, нитроглицерин, кара дары, тетрил һәм башка шартлаткыч маддәләрне танырга, ике секунд эчендә ачыкларга тиеш.

Техник бурычларыннан күренгәнчә, һава аланы Русиядә җитештерелгән М-ИОН югары сизгерлекле детекторы сатып алмакчы була, дип искәртә "Бизнес Online".

Бер ел элек Казан "Метроэлектротранс" оешмасы да шундый ук җиһазларга заказ биргән иде. Транспорт иминлеге өчен оешма шундый биш детектор алды.

Кичә, 4 апрельдә террорчылыкка каршы комиссия утырышында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Украина куәт структураларының республикага игътибарын арттырды дип белдерде. Аныңча, хәзерге вакытта Украина куәт структуралары Русиянең, шул исәптән Татарстанның транспорт инфраструктураларына һәм сәнәгать оешмаларына зур кызыксынуын күрсәтә. Миңнеханов Татарстандагы транспорт һәм юл хуҗалыгы инфраструктураларының террорчылыкка каршы ни кадәр сакланган булуын өйрәнергә кушты.

  • 2 апрель иртәсендә Татарстанга — Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле беренче тапкыр — дроннар һөҗүм итте. Беренче дрон Түбән Каманың ТАНЭКО ширкәтенә төшкән. Тагын ике дрон "Алабуга" икътисади зонасы җирлегенә очып килгән иде.
  • Украина хәрби белгече Олег Жданов әгәр украин ягы җимереклекләр җитәрлек булмады дип тапса, "Алабуга" икътисади зонасына һөҗүмнәр дәвам итәчәк, дип белдерде. "Татарстанда республиканың объектлары Украина өчен канунлы һәдәф булуы турында уйлана башларлар", ди ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!