Казанда беренче тапкыр "Сабантуй сылуы" матурлык бәйгесе үтәчәк

Иллюстратив фото

Бәйге милли традицияләрне саклау һәм халык иҗатын популярлаштыру максатыннан уздырыла, диелә.

Татарстанда беренче тапкыр "Сабантуй сылуы - 2024" дигән матурлык һәм талант бәйгесе үтәчәк. Аны милли традицияләрне саклау өчен үткәрәләр. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте җиткерә.

Бәйге ике этапта үтәчәк: сайлап алу туры 12 июньгә билгеләнгән, йомгаклавы 23 июньдә булачак. Бәйгедә катнашучыларны сайлап алганнан соң, әзерли башлаячаклар. Остазлар аларга иҗади номерлар әзерләүдә булышачак, дефиле һәм ораторлык осталыгына өйрәтәчәк диелә.

Бәйге милли традицияләрне саклау һәм халык иҗатын популярлаштыру максатыннан уздырыла, диелә. Анда 18 яшьтән зуррак кызлар катнаша алачак. Бәйгедә катнашу бушлай.

Бәйгенең финалы Сабантуйны бәйрәм иткән көнне, 23 июньдә, Дәрвишләр бистәсенең Каенлык аланында булачак дип җиткерә мэрия матбугат хезмәте.

  • Быел Казандагы Сабантуй БРИКС уеннарының 23 июньдәге ябылыш тантанасын да алыштырып торачак. "Бөтен катнашучыларны һәм кунакларны шәһәребездәге берничә мәйданчыкка чакырачакбыз. Барчасына шул рәвешле татар һәм урыс мәдәниятен танытачакбыз", дигән иде Татарстан спорт министры Владимир Леонов.
  • Моңарчы Сабантуйлар оештырганда, аның асыл мәгънәсенә өстенлек биреләчәк, диелгән иде. Сабантуйның 14 милли уены буенча методик басма әзерләнде. Сабантуйның тәртибен, эчтәлеген үзгәртү буенча киңәшмәләр узган дип хәбәр ителде.
  • 2022 елда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Саха республикасына барып, якутларның Ысыах милли бәйрәмен күреп кайтып, андагы миллилеккә хисләнеп, Сабантуйны көчәйтергә, миллиликне өстәргә кирәк дигән теләк белдерде. Үзгәрешләр шул елны ук башланды, былтыр исә татарның милли бәйрәмен оештыру өчен яңа такым булдырылды, эшкә яшьләр җәлеп ителде. Сценарий авторы - шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин, күмәк биюләрне куючы - хореограф Чулпан Закирова, режиссер - Айдар Җаббаров. Алар Сабантуй мәйданындагы тамаша, "пролог" өчен җаваплы булды.
  • Азатлыкка әңгәмәдәше әйтүенчә, тамашада татарга хас булмаган күренешләр күп булган. "Каты бәреләсем килми, әмма күргән тамашадан йөрәгем әрни. Күп нәрсә буталган, татарга хас булмаган йолалар, ышанулар татарныкы дип тәкъдим ителде", дип сөйләде ул.
  • Татарстанның милли сәясәтендә Сабантуй төп урынны били башлады. Татарстаннан читтә яшәүче татарлар белән җырлап-биеп хезмәттәшлек итәләр. Шул ук вакытта татарның төп проблемы мәгариф өлкәсендә күзәтелә. Татар теле дәресләре кими, татар мәктәпләре ябыла, укытучылар җитми, һуманитар фән аксый.
  • Сәясәт белгече Руслан Айсин фикеренчә, Татарстанга мәгариф өлкәсендә эшләргә Мәскәү рөхсәт итми. Шул ук вакытта республиканың бу шартларда эшләр өчен үз стратегиясе юк. "Беренчедән, Мәскәү мәгариф һәм татар теле белән бәйле мәсьәләләрне күзәтеп тора. Минемчә, Мәскәү тарафыннан ниндидер кызыл чик билгеләп куелды. Шуңа да Татарстан күбрәк Сабантуйлар белән мавыга, төрле конференцияләр үткәрә, Муса Җәлил һәм Габдулла Тукайга һәйкәл куя, элмәтакталар урнаштыра", ди ул. Айсин сүзләренчә, Татарстан үткәрүче Сабантуйларның үз нәтиҗәсе бар, ләкин дәүләтнең милләткә дигән акчаларын төрле өлкәләргә бүләргә кирәк.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!