Казанда Мәскәү оешмасы җитештергән салатны ашап агуланучылар саны 14 кешегә җиткән

Иллюстратив фото

Ике кеше үпкәне ясалма җилләтү (ИВЛ) җиһазына тоташтырылган.

Мәскәүнең "Локалкитчен" оешмасы җитештергән "Лобио" салатын ашап Казанда 14 кеше агуланган. Бу хакта "Татар-информ" җиткерә. Алар ботулизм авыруы белән республика инфекция хастаханәсендә диелә. Сигез кеше - реанимациядә, шулар арасында ике хатын-кыз үпкәне ясалма җилләтү җиһазына тоташтырылган.

Татарстан тикшерү комитеты "кулланучылар сәламәтлеге һәм гомере иминлеге таләпләренә туры килмәүче хезмәт күрсәтү" турында җинаять эше ачты.

Кичә, 17 июньдә, Мәскәүдә "Локалкитчен" белән "Гастропорт" оешмалары җитештергән салатларны ашап агуланучылар турында хәбәр ителде.

"Интерфакс" язуынча, Мәскәүдәге табибларга 120дән артык кеше мөрәҗәгать иткән, 55 кеше авыр хәлдә диелә. Известия язуынча, Казан белән Мәскәүдән тыш агуланучылар Түбән Новгородта да булган.

Ботулизм — инфекцион авыру, ул ботулизм бактерияләре булган ризыкларны ашагач барлыкка килә. Ашаганнан соң агулану билгеләре ике сәгатьтән алып биш тәүлеккә кадәр барлыкка килә.

  • Былтыр июньдә Русиянең берничә төбәгендә алма шәрабы белән агуланып үлү очраклары булды. Алар барысы да Самар җитештерүчесе саткан "Мистер Сидр" эчемлеген эчеп агуланган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!