Казанда "Навальный" граффитисы ясаган үсмерне тоткарлаганнар

Иллюстратив фото

Севастьян Солтановка 15 яшь, аны 22 октябрьдә тоткарлаганнар диелә.

Казанда Экстремизмга каршы көрәш үзәге хезмәткәрләре 15 яшьлек үсмер Севастьян Солтановны тоткарлаган. Янәсе ул шәһәрнең бер районында граффити ясаган булган. Бу хакта Татарстандагы Борис Надеждин штабынның элекке башлыгы Дмитрий Румянцев хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, тоткарлау 22 октбрьдә булган. Укучының телефоннарын тартып алганнар һәм фатирында тентү үткәргәннәр. Үсмергә дәүләттән бирелгән адвокат аңа "авыр маддә" янавын әйтә, дип сөйли Румянцев. Хәзерге вакытта үсмернең кайда булуы билгеле түгел.

"7х7" басмасы Навальный такымының 21 октябрьдә чыгарган постын тапкан, анда Казаннан фотолар бар. Фотоларда кайбер корылмаларга "Навальный", "Путин - сугыш һәм фәкыйрьлек!" дип язылган, постта "Казан урамнарында штаб волонтерларыннан протест", диелгән.

  • Алексей Навальный 2024 елның 16 февралендә Ямал-Ненец автоном бүлгесенең Харп шәһәрендә, "Полярный волк" колониясендә үлде. Хатыны һәм көрәштәшләре сәясәтчене Владимир Путин боерыгы белән үтерделәр дигән фикердә. Кремль моны кире кага.
  • Навальный оештырган Коррупциягә каршы көрәш фондын һәм Навальный штабларын Русия хакимиятләре экстремист оешмалар дип таныды. Русия кануннарына ярашлы, мондый оешмалар белән хезмәттәшлек иткән өчен җинаять җаваплылыгына тарталар.
  • 22-24 октябрьдә Казанда БРИКС дәүләтләре башлыклары җыены үтте. Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң, бу Русиядә, шул исәптән Татарстанда иң зур халыкара чара булды.
  • БРИКС җыенында иминлекне көчәйтү өчен Казанга дистәләгән полиция машиналары һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре китерелгән иде.
  • Казан активистларына БРИКС җыены узган чакта халык чаралары уздырырга ярамау турында кисәтүләр тапшырганнар иде.
  • Шул ук вакытта куәт оешмалары әле бер ай алдан ук активистларга, шул исәптән милли хәрәкәткә сәяси басым ясады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!