Казанда Республика клиник хастаханәсендә 300 урынлык хәрби һоспитал ясаганнар

Иллюстратив фото

Украинадагы сугышта катнашучыларга РКБ каршындагы һоспиталдә берничә этаптан торган операцияләр ясыйлар диелә. Дәвалану - бушлай. Кайчак  "бюджетка зыян китереп" тә дәвалыйлар. Мәсәлән, саклану министрлыгы сугышта яраланганнарның буынын алыштырган өчен акча бирми, РКБ үзе түли.

Казанда Украинадагы сугышта катнашучы хәрбиләрне дәвалау өчен сивил табибларны җәлеп итәләр. Кыйбатлы дәвалану аша өч меңнән артык хәрби узарга өлгергән, тик җирле медиа бу хакта әле генә сөйли башлады: Республика клиник хастаханәсендә (РКБ) 300 ятаклы хәрби һоспитал ясаганнар, дип яза "ГоворитНеМосква".

Казанда Саклану министрлыгының 150 ятаклы заманча һоспитале бар инде, ул 2022 елда ачылды. Аңа беренче истәлек ташы 2021 елда салынды, шул рәвешле ул бер ел эчендә төзелеп тә бетте. Башта бирегә һава транспорты белән китерелгән авыруларны дәвалаячаклар, дигәннәр иде.

Шулай ук сугыш ветераннары һоспитале дә бар, анда 319 урын бар.

Украинадагы сугышта катнашучыларга РБК каршындагы һоспиталдә берничә этаптан торган операцияләр ясыйлар диелә. Авыруларның өчтән бере- Татарстаннан, башкалары бөтен Русиядән.

Дәвалану - бушлай. Кайчак "бюджетка зыян китереп" тә дәвалыйлар. Бу хакта "Татарстан 24" каналына РБК каршындагы хәрби һоспитал җитәкчесе Михаил Бурмистров сөйләгән. Мәсәлән саклану министрлыгы сугышта яраланганнарның буынын алыштырган өчен акча бирми. "Без бу эшне түлибез", дигән җитәкче.

"Һоспитал бар да кебек, юк та кебек, аның хакында мәгълүмат бик аз, ә Бурмистров үзе рәсми рәвештә РКБ баш табибы урынбасары булып тора", дип искәртә "ГоворитНеМосква".

  • Русия Украинага 2022 елның 24 февраль иртәсендә бәреп керде. Русия югалтулары хакында мәгълүмат бирми. Яраланучыларның саны да, һәлак булучыларныкы да рәсми әйтелми.
  • Азатлык сугышның беренче көненнән башлап Русиянең Украинага каршы сугышында һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен бер исемлеккә теркәп бара. Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана.
  • Безнең хисапка күрә, бүгенге көнгә бу сугышта һәлак булучылар саны Татарстаннан кимендә 1920 кешегә, Башкортстаннан кимендә 2211 кешегә җитте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!