Казанда ботулизм белән авыручы өч кеше әле дә хастаханәдә дәвалана

Иллюстратив фото

Мәскәүнең "Локалкитчен" оешмасының салатын ашап Казанда агуланучылар саны 20 кешегә җиткән иде.

Татарстанның Республика клиник инфекция хастаханәсендә (РКИБ) "Лобио" салаты ашап ботулизм белән чирли башлаган өч кеше дәвалануын дәвам итә. Ике кеше реанимациядә тәүлек буе табиблар күзәтүендә, аларның берсе үпкәне ясалма җилләтү (ИВЛ) җиһазына тоташтырылган, дип җиткерә "Бизнес Online".

"Тагын бер кеше инфекция бүлегендә дәвалана. Өч кеше савыгып чыккан иде", дигәннәр республика инфекция хастаханәсендә.

Мәскәүнең "Локалкитчен" оешмасының салатын ашап Казанда агуланучылар саны 20 кешегә җиткән иде. Татарстан тикшерү комитеты "кулланучылар сәламәтлеге һәм гомере иминлеге таләпләренә туры килмәүче хезмәт күрсәтү" турында җинаять эше ачты.

3 июльгә булган белешмәләргә күрә Русиядә ботулизм белән хастаханәләрдә 70 кеше дәваланган. Шуларның 17се үпкәне ясалма җилләтү җиһазына тоташтырылган. 5 июльгә Русиядә ботулизм белән чирләүчеләрнең икесе үлгән - берсе Кострома өлкәсендә 21 яшьлек егет, икенчесе - Түбән Новгород өлкәсендә 24 яшьлек егет.

  • Ботулизм — инфекцион авыру, ул ботулизм бактерияләре булган ризыкларны ашагач барлыкка килә. Ашаганнан соң агулану билгеләре ике сәгатьтән алып биш тәүлеккә кадәр барлыкка килә.
  • Былтыр июньдә Русиянең берничә төбәгендә алма шәрабы белән агуланып үлү очраклары булды. Алар барысы да Самар җитештерүчесе саткан "Мистер Сидр" эчемлеген эчеп агуланган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!