Казанда шәһәрне кардан чистарту хезмәтендә эшләргә 291 кеше җитми

Казан урамнарының берсе

Киләсе елдан аларның хезмәт хакларын арттыру мәсьәләсе карала.

Казан мэриясендә шәһәр оешмалары кышкы эш тәртибенә күчкән чорда юлны чистартучы хезмәткәрләр җитмәвенә игътибар иткәннәр.

Бу хакта башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев әйтте, дип яза "Бизнес Online".

Аның әйтүенчә, Казанда кышкы чорда (ул 15 октябрьдән 15 апрельгә кадәр булачак) урамнарны-юлларны чистартып тору өчен 404 машина йөртүче һәм 622 эшче эшкә урнаштырылган булырга тиеш.

Эшчеләр җитмәү сәбәпле, яңа хезмәткәрләрне җәлеп итү эшләре алып барыла, тик барыбер әле 291 кеше җитми, дип сөйләгән ул.

Казан мэры Илсур Метшин юл эшчеләренең хезмәт хакларын уртача статистик саннарга кадәр булса да җиткерергә кирәк, дип әйткән. Хәзерге вакытта юл эшчеләре аена уртача 57 мең сум, ә машина йөртүчеләр — 80 мең сум ала. 2025 елдан хезмәткәрләрнең акчаларын арттыру мәсьәләсе карала, дип искәрткән Куляжев.

Шәһәрдә кар чистарта торган 562 техника бар. Аларның әлегә 75 проценты гына эшкә әзер.

Метшин узган елгы кыш "бик карлы һәм авыр булды" дип хәтерләткән. Моның бер сәбәбе — әлеге тармакка финанслар нык җитеп бетмәве дигән.

— Сәбәбе гади: машина йөртүчеләр 120 мең сумнан 200 мең сумга кадәр ала башлаганда безнекеләр 70 алды. Бу мәсьәләләргә акча булмаганга түгел, Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге (ЦЭСИ) безгә хезмәт хаклары белән бәйле төгәл чикләр куя - алар башка төрле хисаплый, дип аңлаткан Метшин.

  • Быел гыйнварда булган бураннардан соң Казанның беричә районы шәһәр урамнарын кардан чистарту өчен якынча 2 атналап вакыт кирәк булачагын әйткән иде.
  • Көчле кар яуганнан соң Казанның кайбер районнары чүпкә батты. Кайбер урыннарда күпкатлы йортларда яшәүчеләр чүп ташучы машиналарның эшен җиңеләйтү өчен үзләре карны чистартып караган, тик файдасы булмаган. Четаев урамындагы хәл мисал итеп китерелде: анда чүпләр белән шыплап тулган контейнерлар янына килгәннән соң машина йөртүче вазгыятьне бәяләп караган да, кире китеп барган. Кар нык яуган чакта чүп җыючылар барлык калдыкларның ниятләгәннән 52 процентын гына чыгара алган.
  • Казанның Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнарында кайбер урамнарда кар көртләренең биеклеге шәхси йорт биеклеге кадәр булды. Карның моның кадәр булуы су басу куркынычы тудырды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!