Казанда торак бәяләре Мәскәүнекенә якынлашты

Иллюстратив фото

Русиянең миллионнан артык кеше яши торган башка шәһәрләрендәге кебек үк, Казанның күчемсез милек базарында да бер дүрткел метры уртача 100 мең сумнан очсызрак торучы фатирлар калмаган.

"ЦИАН" күчемсез милек агентлыгында әйтүләренчә, хәзерге вакытта Татарстан башкаласында бу бәя — уртача 176 мең сум.

Әле 2019 елда гына да бер дүрткел метры уртача 80 мең сум булган. Шуннан соң бу бәяләр арткан. Пандемия елында торак — 9 процентка, 2021 елда 13 процентка кыйммәтләнгән. Иң нык бәяләр артуы Русия Украинага бәреп кергән 2022 елда күзәтелгән. Ул чакта фатирларның бер дүрткел метры 35 процентка кыйбатланган. Узган ел бу күрсәткеч 11 процентка арткан.

Фатирларның бер дүрткел метрына бәяләр ягыннан Казан өченче урында тора. Ул бары тик Мәскәүдән һәм Петербурдан гына калыша.

Шул ук вакытта 2024 елның беренче чирегендә Татарстанның яңа төзелешләрендә фатир сатулар 2023 елның соңгы чиреге белән чагыштырганда ике мәртәбә арткан. "Дом.РФ" статистикасына таянып, "Бизнес онлайн" басмасы күчемсез милек алучылар төзелеш ширкәтләренең эскроу-хисапларына (сатып алучы һәм сатучы арасындагы махсус иминиятле хисаплар — "Idel.Реалии") гыйнвардан мартка кадәр 27 млрд сум акча керткән, дип яза. Сатылган фатирлар саны исә 2,5 тапкырга кимегән — 3,1 меңгә төшкән. Быелның беренче чирегендә Казанның үзендә генә 19,2 млрд сумлык 1,8 мең фатир сатылган. Килешүләр саны да, төзүчеләргә тапшырылган акчаларның гомуми суммасы да ике тапкырга кимегән.

БИШ ЕЛДА ӨЧ МӘРТӘБӘ ҮСКӘН

Казанда эшләүче риэлторларның берсе, анонимлык шартларында, "Idel.Реалии"га күчемсез милек базары белән бәйле вазгыять хакында сөйләде, дәүләт ярдәме белән торак сатып алу схемасының ни өчен еш кына көрчеккә китерүен конкрет мисалда аңлатты.

Миннән ерак түгел Казанның Совет районында торак комплексы төзелә. Моннан ел ярым элек без клиент белән анда 7,5 млн сумга бер бүлмәле фатир сатып алдык. Хәзер — әле котлован этабында ук — бу комплекстагы шундый ук фатир 8,5 млн сум тора. Бу әле дәүләт ярдәме програмы буенча процент ставкасы да, ипотеканың башлангыч кертем күләме дә арткан өстенә. Башта дәүләт ярдәме белән ипотеканы 3%ка, хәтта 2,5%ка алырга була иде. Хәзер инде мондый шартлар юк, хәзер дәүләт ярдәмендәге ипотека уртача еллык 8% белән бирелә. Башлангыч кертем проценты да үзгәрде, 15%тан — 20%ка, ә аннары 30%ка кадәр күтәрелде. Шул ук вакытта гаилә ипотекасы һәм дәүләт ярдәмендәге ипотека програмнарының максималь кредит суммасы 6 миллион сум тәшкил итә, — дип сөйли риэлтор.

Гамәлдә бу беренчел кертем (взнос) сыйфатында ким дигәндә 2,5 млн сумны дәүләт ярдәмендәге ипотека програмында катнашучы да, гаилә ипотекасын алучы да кертергә тиеш дигәнне аңлата. Гаилә ипотекасы програмында катнашучыларга беренчел кертем сыйфатында торак бәясенең 20%ын гына кертү дә җитә дип игълан ителсә дә, алар башлангыч кертем сыйфатында 30% кертергә тиеш булачак.

Шул ук вакытта гаилә ипотекасы програмының кредит бирү шарты — гаиләнең балалы булуы: бер бала булса, ул мотлак 2018 елның 1 гыйнварыннан 2023 елның 31 декабренә кадәр туган булырга тиеш, яки ким дигәндә ике балигъ булмаган бала (бу очракта дәүләт бала табу өчен вакыт кысаларын куймый).

Ягъни, беренче баласын 2024 елда тапкан кешеләр әлеге програмга узмыйлар. Һәм әлегә, миңа билгеле булганча, дәүләт алар өчен бернинди яңа нәрсә планлаштырмый. Гаилә ипотекасы 2024 ел ахырына кадәр гамәлдә булачак. Аннары, бәлки, аны алты яшькәчә ике баласы булган гаиләләр өчен калдырырлар, дигән сүзләр йөри, — ди күчемсез милек базары белгече.

Дәүләт ярдәмендәге ипотека програмын тагы да иртәрәк — 1 июльдән ябарга тиешләр. Риэлтор сүзләренә караганда, аңа алмашка берни дә юк һәм әлегә "бернинди фикер алышулар да ишетелми".

Чөнки бу програмнар аркасында илдә күчемсез милеккә бәяләр бик нык үсте. Дәүләт ярдәме буенча лимит, програм ачылган чорда, 3 миллион сум иде — һәм бу җитә иде. Аннары кешеләр яхшы процент аркасында икенчел базардан яңа төзелешкә китә башладылар һәм берничә фатир ала башладылар. Сатар өчен, кеше кертер өчен. Моның аркасында 2020 елдан күчемсез милеккә бәя бик нык артты. Минем 2020 елда РКБ янында бер бүлмәле фатирны 2,5 млн сумга сатып алган клиентларым бар. Хәзер төзүче андагы бер бүлмәле фатирны якынча 7,5 млн сумга сата, — дип сөйли риэлтор.

КАЗАН БӘЯЛӘРЕ МӘСКӘҮНЕ КУЫП ҖИТТЕ

Риэлтор Казандагы фатир бәяләре Мәскәү фатирлары белән тигезләште инде дип ышандыра. Һәрхәлдә, уртача күрсәткечләрне түгел, ә аерым алынган районнарны чагыштырсак, бу шулай килеп чыга.

Мәскәү белән чагыштырсак — хәтта шәһәр яны белән түгел, ә күптән түгел генә кушылган Яңа Мәскәүне алганда — Казанның Совет районындагы яңа төзелә торган фатирларның бәясе шундый ук булачак, һәм аннан шәһәр үзәгенә метро белән 35 минут эчендә барып җитеп була. Ә шул ук вакытта мондый фатирга Казаннан ике мәртәбә кыйммәтрәк бәягә кеше кертергә була. Казанда яшәүчеләр әле Казандагы күчемсез милеккә инвестицияләүнең соң булуын аңламады. Яңа төзелгән фатирны сатып алганда, ул шунда ук икенче кул милкенә әйләнә — һәм аны инде гаилә ипотекасы буенча да, дәүләт ярдәме буенча да сата алмыйсың, — дип саный риэлтор.

Белгеч сүзләренчә, бу хәзер, яңа төзелешләргә һәм икенчел базарга караганда шәһәр янындагы күчемсез милекнең күпкә активрак сатылу сәбәпләренең берсе. Казаннан 20-30 км ераклыкта кишәрлекне сатып алып, анда 100 дүрткел метрлы йорт төзергә була, һәм бу бер бүлмәле фатир бәясенә торачак.

Минем өйне сайлаган клиент бар иде, чөнки аларның бюджетлары Казанда фатир-студиягә генә җитә иде. Ә шул ук акчага алар метраж ягыннан 4 бүлмәле фатир кадәр йорт төзиләр. Өстәвенә, әлеге өч програм шәһәр читендәге күчемсез милеккә дә кагыла, — дип сөйли риэлтор.

Дөрес, аның сүзләренә караганда, монда да вазгыятьнең дәүләт тарафыннан көйләнүе бәяләрнең үсүенә китерә. Казанда һәм аның тирәсендә 2023 елда кишәрлекләрнең күләменә карата таләпләр барлыкка килде. Бу яңалык шулай ук Казанда һәм аның тирәсендәге күчемсез милеккә бәяләр артуга булышты.

Татарстанда хәзер, кишәрлекне ызанлау өчен, ул кишәрлек кимендә 10 сутый булырга тиеш. Әгәр элегрәк, шартлы рәвештә, йорт салучылар 24 сутый сатып алып аны дүртәр сутыйлы алты кишәрлеккә бүлгән булса, хәзер андый кишәрлекләр юк диярлек. Барлык яңа кишәрлекләр — 10 сутый. Димәк, әгәр бер сутый 500 мең сум тирәсе торса, кишәрлек өчен инде биш миллион кирәк. Төзелеш башлау өчен монда да хәзер яхшы башлангыч сумма кирәк, — дип аңлата риэлтор.

"ТАБУТ АКЧАЛАРЫ" ӘЛЕ ТОРАК БАЗАРЫНА КИЛЕП ҖИТМӘДЕ

"Idel.Реалии" әңгәмәдәше фикеренчә, ташламалы ипотека програмнарын ябу сатып алучыларның икенчел торак базарына күчүенә китерә алачак. Ә беренчел торак базары сатып алучы базарына әйләнергә мөмкин — девелоперлар һәр клиент өчен көрәшәчәк, ташламалы програмнарның иң кызган чагында мондый әйбер күзәтелмәде.

Хәер, белгеч фикеренчә, Русия хакимияте нәтиҗәдә, шартларына үзгәреш кертеп булса да, ташламалы ипотека програмнарын озайтуны өстен күрәчәк.

Минемчә, бу програмнарга барыбер икенче сулыш бирәчәкләр. Чөнки беренчел торак базарын бөтенләй буып булмый. Башта аңа шулай үрчеп китәргә бир, ә аннары... Кешеләр котлованнан башканы сатып ала алмаячак хәлгә киләчәк, — дип фаразлый риэлтор.

Шул ук вакытта, аның күзәтүләренчә, Русиядә потенциаль яңа "ташламачылар" төркеме формалашып килә. Бу — Русиянең Украинадагы сугышында катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары.

— Миңа "СВО"да һәлак булучының хатыны мөрәҗәгать итте. Аңа "табут" суммасын түләгәннәр, һәм ул фатир сатып алу ягын карый. Гомумән алганда, мондый сатып алучылар бар инде, тик минем клиентлар арасында бәлки андый кешеләр юктыр, — ди белгеч.

Хәер, әңгәмәдәшебез сүзләренчә, Украинадагы сугышта катнашучылары һәм аларның гаилә әгъзалары әлегә күчемсез милеккә туган ажиотажлы ихтыяҗга тулы өлеш кертми. Дәүләт алар өчен махсус ташламалы програм эшләгәнен көтәләр.

Күпләр инде алар өчен ниндидер махсус ташламалар бармы дип кызыксына. Әмма хәзерге вакытта ниндидер махсус хәрби ипотека ("СВО" катнашучылары өчен) юк, – дип йомгаклый риэлтор.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!