Казанда яшәүчеләрне БРИКС җыены узган көннәрдә шикле затлар турында хәбәр итәргә чакыралар

Иллюстратив фото

Иртәгә Казанда БРИКС җыены башлана, ул 24 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Казанда яшәүчеләргә БРИКС җыены вакытында игътибарлы булырга һәм шикле затлар турында тәртип саклау оешмаларына хәбәр итәргә кушалар. Бу "террорчыл гамәлләрне вакытында ачыкларга һәм булдырмаска" булышачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Мәсәлән Казанда яшәүчеләргә көнлек яки озак вакытка торак арендалаучыларның пилотсыз очкычлар саклау яки куллану билгеләре булганда полициягә мөрәҗәгать итүе соралар. Шулай ук Казан һәм Татарстанда яшәмәгән килеш биредән торак алучылар хакында җиткерергә кушылган.

Наркотик яки исерткеч эчемлекләр кулланган танышларының үзләрен тотышы үзгәрсә, кибетләрдә озак вакыт саклана торган ризыклар, табак-савыт, төзелеш кирәк-яракларын һ.б. күпләп сатып алучыларны күрсәләр, корал яки шартлаткычлар сатып алу мөмкинлеге эзләүчеләрне белсәләр дә тәртип саклау оешмаларына әйтергә кирәк дигәннәр.

Урманнарда яки паркларда землянкалар, блиндажлар ясаучыларны, Русия Украинадан аннексияләгән төбәкләрдән килгән һәм дәүләт оешмалары вәкилләре белән элемтәләрдән качучыларны да полициягә хәбәр итәргә кушылган.

Шулай ук халык күп җыелган урыннарны җентекле өйрәнгән, анда шикле әйбер алып керүне сораган кешеләргә, кыска вакытка фатирны арендага биреп торуны сораучыларга да игътибар итәргә кушалар.

  • Иртәгә Казанда БРИКС җыены башлана, ул 24 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
  • БРИКС җыенында иминлекне көчәйтү өчен Казанга дистәләгән полиция машиналары һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре китерелгән иде.
  • Элегрәк Казан мэры Илсур Метшин БРИКС җыены - күңел ачу чарасы түгел, Татарстан башкаласында зур җаваплылык ята, дигән иде.
  • Шәһәр башлыгы мондый масштабтагы халыкара чараларда иминлек мәсьәләләренең дә кырыс регламентлары бар диде. Метшин Казанга куәт оешмаларыннан һәм министрлыкларыннан тиешле тәҗрибәсе һәм осталыгы булган вәкилләр килүен әйтте.
  • БРИКС җыены алдыннан студентларны тулай тораклардан чыгардылар. Июнь ахырында университет ректоры Ленар Сафин БРИКС җыены уздырган вакытта Универсиада авылында куәт оешмалары вәкилләре яшәячәк дигән иде. Алар җәмәгать тәртибен сакларга киләчәк. Биредә алар 1 сентябрьдән 1 ноябрьгә кадәр яшәячәк.
  • Казан көллиятләре һәм югары уку йортлары БРИКС җыены аркасында читтән торып белем бирүгә күчте. Азатлык радиосы Казанда БРИКС хакына югары уку йортларында белем алучы студентларны тулай тораклардан чыгарулары турында язды.
  • Казандагы кайбер оешмаларда эшләүчеләргә машиналары "иске, күгәргән, артык көчле тавыш чыгара торган" булса, җәмәгать транспортына күчеп утырырга кушканнар. Яки "шәһәрнең тышкы кыяфәтен бозмас өчен" аларга машиналарын ерактарак, ишек алларында калдырырга мөмкин дигәннәр.
  • Илсур Метшин БРИКС җыены уздыру сәбәпле Татарстан башкаласында 22 октябрь 0:00 сәгатьтән 24 октябрь 23:59 сәгатькә кадәр юллар ябылып торачагын әйтте. Казан үзәгендәге алты урамның билгеле бер урыннарын тулысынча ябачаклар.
  • Татарстан журналистларына БРИКС вакытында сак эшләргә дигән күрсәтмә бирелде. Татарстан премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров "Сез нәрсә язуыгызны, нәрсә күрсәтүегезне аңларга тиеш. Бу саммит вакытында дәүләт башлыклары иминлеге белән бәйле. Шуңа да мин сездән үз очеркларыгызда, фикерләрегездә, фотоларда саграк булырга сорыйм. Болар барысы да дәүләт башлыклары һәм кунаклар иминлеге күзлегеннән каралачак", — дип әйтте.
  • Казан активистларына БРИКС җыены узган чакта халык чаралары уздырырга ярамау турында кисәтүләр тапшырганнар. Әгәр активист өйдә булмаса, аңа "канун бозарга ярамавы турында кисәтү" алу өчен прокуратурага барырга кушкан чакыру кәгазе калдыралар.
  • Быел сентябрь ахырында Казанда БРИКС җыены алдыннан журналист Наилә Муллаевага кисәтү ясау өчен куәт оешмалары вәкилләре килгән иде. Аннан БРИКС җыены узганда - октябрь аенда нишләргә җыенуын да сораштырганнар.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!