Кырым XIX гасырда. 1853-1856 елларда ярымутрау нинди булган

Кырым көнбатышында Кизләү (Евпатория) пляжы. Швейцар-итальян рәссамы Карло Боссолиның (1815–1884) Кырымга багышланган 52 рәсемнең берсе. 
 

Кырымда билгесез чиркәү җимерекләре. 

Боссоли яшьлек елларын Одессада уздырган. Шәһәр ул чакта Русия империясенә караган. 1840-1842 елларда ул Кырым буйлап сәяхәт иткән. Фотоаппаратлар барлыкка килгәнче ярымутрауның табигатен, мәдәниятен рәсемгә ясап калдырган. 

Кырымтатарлар Кырым көньягындагы Массандрада бии. 

1853 елда Кырым ярымутравында Русия белән Госманлы империясе, Британия, Франция һәм Сардиния арасында сугыш башлана. Кырымга карата кызыксыну арта. 
 

Кырым көньягындагы Ялта шәһәре.

Сугыш дәвам иткән арада Лондон нәшрияты Боссолидан аның Кырым сурәтләрен бастыруга рөхсәт сорый. 


 

Кырымда татарлар кәрваны.

"Кырымның гүзәл табигате һәм күренекле урыннары" дигән китап 1856 елда чыга. Шул ук елны Боссолиның Кырым картиналары Лондондагы күргәзмәгә куела. 

 

Кырымтатар мәктәбе.

Китапның якынча 500 данәсе Техастагы DeGolyer Library of the Southern Methodist University китапханәсендә саклана. 

Змеиный утравы.

2022 елда әлеге утраудан украин хәрбиләре Русия корабын батыру белән танылды. Әмма аның тарихы борынгы грек цивилизациясенә барып тоташа. 

Кайчандыр утрауда Ахилл храмы торган. Әлеге җир өчен соңрак Госманлы һәм Русия империяләре көрәшкән. Аннары утрау Романия контроленә күчкән. Совет флоты утрауны Икенче дөнья сугышында басып ала, ә Советлар берлеге таркалгач, әлеге җир Украинаның бер өлеше булып кала. 
 

Акъяр (Севастополь) күренеше. 

Акъяр 2014 елда Кырым аннексиясеннән бирле Русия контролендә. 2022 елда Русия Украинага каршы сушы башлаганнан соң Акъярга да әледән-әле һөҗүмнәр булып тора. 
 

Бакчасарай күренеше. Ул 1783 елда Русия Кырымны басып алганчыга кадәр Кырым ханлыгы башкаласы була. 

Совет диктаторы Иосиф Сталин чорында кырымтатарларны Кырымнан депортациялиләр. Аларны Икенче дөнья сугышында нациларга ярдәм итүдә гаеплиләр. Уйлап чыгарылган сәбәпләр белән тулы бер халыкны ватаннарыннан куу турында карар кабул ителә. 


 

Алупка авылында кырымтатар йорты. 

Боссоли сүзләренчә, мондый йортлар кыялар янында төзелгән, кыя йортның бер дивары булып торган. 

"Түбәсе яссы, матур көндә анда кешеләр җыела, эшлиләр яки бер-берсе белән сөйләшеп утыра", дип язган рәссам. 

Керичта "Митридат кабере" патша курганы. 

Бу безнең эрага кадәр 438-109 елларда хакимлек иткән Спартокидлар династиясенең бер хакиме каберлеге дип санала. Каберлек борынгы вакытларда ул таланган. 

Митридат шәһәре, Керич яры буеннан күренеш. 

Хәзер әлеге урыннан сулда Керич күпере күренә. Аны Русия ярымутрауны аннексияләгәннән соң Кырымны Русия белән бәйләү өчен төзеде. 

Керичкә Митридат тавыннан күренеш.

Уң яктагы һәйкәл — урыс археологы Иван Стемпковский часовнясы. Ул Икенче дөнья сугышы вакытында җимерелә.

Карасубазар. 

Кырым ханлыгы чорында монда зур базар булган, шул исәптән аның бер ягында урланган славяннарны сатканнар.
 

Балаклава.

Балаклаваны Британия Кырым сугышы символы буларак кабул иткән. Култык өчен көрәш каты барган. 

Бакчасарайда Хан сарае. 

Әлеге картинаны рәссам 1857 елда ясый. 
Боссоли 1884 елда вафат була. Ул Швейцариянең Лугано шәһәрендә җирләнгән. 

 

1853-1856 еллардагы Кырым сугышы вакытында Лондон типографиясе рәссам Карло Босолиның Кырым шәһәрләре һәм табигате ясалган картиналарын җыеп китап чыгара. Сугыш вакытында җәмәгатьчелектә Кырымга карата кызыксыну уянган була. Ике гасырдан соң инде башка сугыш — Русиянең Украинага һөҗүме барышында бу урыннар янә матбугатта яңгырый.