Сугыш һәм мәхәббәт. Украинада туйлар гөрли

25 яшьлек украин хәрбие Виталий 23 июльдә Киевта язылышканнан соң хатынын үбә.
Соңгы биш айда Киевта 9120 яңа гаилә теркәлгән. 2021 елның шул чорында исә 1110 гаилә генә теркәлгән булган.

8 мартта Украина Милли гвардиясендәге ике хәрбинең туе (кайда булуы билгесез).

26 майда Киевка якын Буча шәһәрендә язылышкан Михаил белән Анастасия сугышта җимерелгән йорт янында фотога төшкән.

Бучада һәм күрше Ирпень шәһәрендә ЗАГСлар Русия Киев яныннан чигенгәч, май аенда яңадан эшли башлады.

Киевка Русия һөҗүме кызган вакытта шәһәрнең Бровар районында язылышкан пар кочаклаша.

Исемнәрен язмауны сораган бу ике кеше беренче мәртәбә 2015 елда Украинаның көнчыгышында Русия ярдәмендә Киевка каршы сугышучы "ДНР" һәм "ЛНР" фетнәчеләренә каршы бергәләп көрәшкәндә танышкан булган. Русия 2022 елда зур сугыш башлаганнан соң алар очраклы рәвештә тагын очрашкан һәм бер-беренә гашыйк булган.

3 апрельдә шәһкать туташы Анастасия Грачева белән табиб Антон Соколовның Харьковтагы җимерелгән ишеагалдында туй фотосессиясе. Зур сугыш башланганнан соң алар бергәләп шәһәр халкына түләүсез медицина хезмәте күрсәтә башлаган, бушлай дарулар өчен акча җыюга керешкән.

Украина Милли гвардиясе хәрбие Игорь үзенең хатыны Кира белән 23 июньдә Харьковтагы ЗАГС базыннан чыга. Русия тарафыннан утка тотылучы бу шәһәрдә гаиләләрне теркәү эшләре җир астындагы имин урыннарда гына алып барыла.

Евгений Левченко һәм Надежда Притула 21 июньдә Ирпень шәһәрендә язылышырга килгән. Яшь парга туйдан соң бер-береннән еракта яшәргә туры килә: Надя укырга дип чит илгә киткән, ә сугыш сәбәпле күпчелек ир-атларга илдән чыгу тыелган булу сәбәпле, Евгений Украинада калган.

24 июльдә Харьков өлкәсендә "Карп" тәхәллүсле украин хәрбие һәм волонтер Анна язылыша.

Территорияне саклау сугышчылары Леся Иващенко һәм Валерий Филимонов 6 мартта Киев янындагы бер блокпостта өйләнешә.

31 яшьлек Дарья Стенюкова 16 июльдә Винница шәһәрендә үзенең ракета белән утка тотылган фатирында фотога төшә. Дарьяның туе алдыннан гына Русия хәрбиләренең шәһәр үзәгенә ракета һөҗүмнәре нәтиҗәсендә 26 кеше һәлак булды. Дарья AFPга "Минем йортым җимерелде, әмма безнең тормышыбыз җимерелмәде", дип белдергән. "Бу — бар дөньяга Украиннарның ни кадәр көчле булуын күрсәтү. Без баш өстендә ракеталар очканда да өйләнергә әзер", дип өстәгән ул.