"Мәктәптә балалар бик акыллы, алар барысын да яхшы аңлый"

Иллюстратив фото

Татарстан мәктәпләрендә пропаганда никадәр актив үткәрелә? Укучылар илдәге вазгыятькә нинди карашта? Татарстан мәктәбендәге укытучы белән сөйләштек.

Русиянең Украинага каршы сугыш башлавына ике ел тулды. Сугыш башлангач ук, мәктәпләрдә пропаганда җәелде. Мәктәпләрдә "Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" дип аталган махсус дәресләр кертелде, атна башында дәресләр алдыннан Русия гимны (Татарстанда шулай ук Татарстан гимны да) җырлана.

Ике ел узуга мәктәрләрдә вазгыять нинди? Белем бирү оешмаларында дәүләт тулысынча үз пропагандасын җәйдеме, укучыларның моңа карашы нинди? Укучылар һәм укытучыларның мөнәсәбәте турында Азатлыкка Татарстан мәктәпләренең берсендә эшләүче Ләйсән ханым (исеме үзгәртелде) сөйләде.

Әңгәмәдәшнең чын исемен ни өчен атамыйбыз?
Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Русиядә "теләнмәгән оешма" белән хезмәттәшлек итү өчен җаваплылыкка тарту каралган. Шул сәбәпле әңгәмәдәшебез исемен атамаска үтенде. Азатлык аның исемен белсә дә, иминлек максатыннан атамый.

УКУЧЫЛАРНЫҢ ИЛДӘГЕ ВАЗГЫЯТЬКӘ ҺӘМ ПРОПАГАНДАГА МӨНӘСӘБӘТЕ НИНДИ?

Ләйсән урта сыйныфларда укыта һәм аның сүзләренчә, укучыларның күпчелеге илдә барган сәясәтне яхшы аңлый, күбесенчә, алар тискәре мөнәсәбәттә тора.

— Балалар аңлыймы дисез, хәзерге балалар бик акыллы, алар барысын да бик яхшы аңлый. Алар бит бөтенесе интернетта утыра, VPN куллана белә, телевизорны да карамый. Мин сөйләшкән күпчелек укучы, төгәл санны әйтә алмыйм, ләкин күпчелек дип күрәм, хәзерге вазгыятькә бик тискәре карый, рәсми пропагандага ышанмый, — ди ул.

Аның сүзләренчә, укучыларның әти-әниләре дә күбесенчә бала аңына тәэсир итми, ләкин андый очраклар да бар. Ата-аналар белән Ләйсән бик сак аралаша, "төрлеләре бар", ди ул.

— Ата-аналар арасында хәзерге сәясәтне хуплаучылар күбрәк, әлбәттә. Без бу темага сөйләшмәскә тырышабыз, бик сирәк кенә иң "актив" аналар нәрсәдер әйтергә мөмкин. Шулай да, сыйныфта нинди балаларның ата-аналары нинди карашта икәнен күреп була. Моны балаларның сорауларыннан да аңлыйм.

Әти-әни фикере балага тулысынча тәэсир итә ала дип әйтә алмыйм, төрле очраклар бар. Бер очрак булды, бер укучым инглизчә бик яхшы белә, тырышып укый, аның чит илгә укырга керергә теләвен беләм. Шул ук вакытта, аның әнисе "безгә инглиз теле кирәкми" дигәнрәк сүз ычкындырды, күрәсең, баласын чит илгә җибәрәсе килми, — ди укытучы.

БУ ТЕМАГА: "Укытучы укучыларны тәнкыйди фикерләргә өйрәтергә тиеш"

Ләйсән үзе дәресләрдә ачыктан-ачык сәясәтне тәнкыйтьләми, бу теманы урап узарга тырыша. Ләкин аерым "ышанычлы" балалар белән бу темага сөйләшә.

— Мин беркайчан да укучыга теге яки бу фикерне такмыйм. Балалар үзләре акыллы, алар күп сорау бирә һәм төрле версияләр, аргументлар ишетергә тели. Минем укучыларым белән җылы мөнәсәбәт, шуңа алар минем яныма килеп, мондый сораулар бирә ала.

"Менә кичә телевизордан шулай сөйләделәр, ә Медуза шулай яза" дип сөйләүче укучым бар. Мин чагыштырырга, фикерләргә өндим. Ахыр чиктә, пропагандага ышанмыйлар, әлбәттә, чөнки фактларга таянып фикерли алар, — ди укытучы.

ДӘҮЛӘТ УКЫТУЧЫНЫҢ НИ ТУРЫНДА СӨЙЛӘГӘНЕН КОНТРОЛЬ ИТӘМЕ?

"Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" кебек дәресләргә методичкалар әзерләнгән, ләкин алар тоташ пропаганда һәм сәясәттән тормый, алар арасында файдалы һәм тәрбияви яктан яхшы дәресләр бар, ди Ләйсән.

— Минем өчен бу сыйныф сәгатьләре, мин укучыларның тәрбияви якларын кайгыртам, бу вакытны файда белән үткәрәм. Тикшерүче дәрескә бәреп керми, "сез монда нәрсә укытасыз" дип сорамый, әлбәттә. Алар керсә дә, бәйләнерлек түгел, мин укучыларга дөрес тәрбия бирәм дип саныйм, сәяси темаларны исә урап узам, чөнки дәрестә сәясәткә урын юк.

Кайбер мәктәпләрдә бик "актив" эш итәләр, сугыштан кайтучыларны да чакыралар, хәрби ятьмәләр бәйләүгә кадәр җиттеләр, балаларны "Я - русский" дип җырлаталар. Мин белгәнчә, безнең мәктәптә мондый нәрсәләр юк, аерым укытучылар тырышса гына. Башка мәктәпләрдә мондый нәрсә булса да, укучыларның күпчелеге моңа скептик карый дип уйлыйм, — ди ул.

БУ ТЕМАГА: "Чеп-чи пропаганда!" Мәктәпләргә сугышны ничек аңлатырга дигән кулланмалар таратылды

Мөгаллимә сүзләренчә, укучылар илдә барлыкка килгән "кагыйдә"не аңлаган: риза булмасалар да, дәшмәскә өйрәнгән. Мондый "яшәп калу стратегиясе" ата-аналар арасында да киң таралган.

УКУЧЫЛАР КИЛӘЧӘКНЕ НИЧЕК КҮЗАЛЛЫЙ?

— Гадәттә, мәктәптә 10-11 сыйныф укучылары да кайсы университетка укырга керергә, кем булырга икәнен белми. Максат куйган һәм елларча аның өчен тырышкан укучылар күп түгел. Шулай да, белемле һәм акыллы укучыларның күпчелеге чит илдә уку турында хыяллана. Кемдер мәктәптән соң чит университетка керергә планлаштыра, кемдер аннары соң укып чыгып китәрбез дип уйлый.

Минемчә, бу илдә перспектива күрмәү белән бәйле. "Минем сугышка барып үләсем килми" диюче берничә егет укучым да бар. Иртәме-соңмы тагын мобилизация булачак дип уйлаучылар бар. Әйткәнемчә, яшүсмерләр бик акыллы бит, алар уйлана, фикерли, анализлый, — ди Ләйсән.

БАШКА УКЫТУЧЫЛАР НӘРСӘ УЙЛЫЙ?

Ләйсән үзе башка укытучылар белән сәясәт һәм илдәге вазгыять турында сөйләшмәскә тырыша, ләкин аларның нәрсә сөйләүләрен кызыксыну белән тыңлый. Вакыт-вакыт кызык сүзләр ычкындыралар, ди ул.

— Бездә яшьрәк укытучылар бар, олырак яшьтәге укытучылар бар. Миңа калса, алар арасында идеологик упкын бар, бу яхшы күренә. Олырак яшьтәге укытучыларның күбесе, ләкин барысы да түгел, дәүләтне мактап сөйли, пропагандага чын күңелдән ышана. Кайчак үзем дә аптырыйм, хезмәт хаклары югары түгел, принтерга кәгазьгә кадәр үзләре сатып алырга мәҗбүр, ә барыбер барысы да яхшы дип сөйлиләр.

Олы яшьтәге укытучылар арасында да тәнкыйди карашлылар бар. Алар, күпчелек яшь укытучылар кебек, дәшмәскә тырыша, сәясәт турында сөйләшми. Без бер-беребезне сүзсез аңлыйбыз кебек, — ди ул.

БУ ТЕМАГА: "Балаларны сәясәткә катнаштыру – җинаять". Сугыштан качкан Казан укытучысы фикерләре

Мөгаллимә сүзләренчә, мәктәптә "чагыштырмача яшь" укытучылар дип әйтергә кирәк, чөнки соңгы елларда яшьрәк, сәләтле укытучылар мәктәптән китү ягын карый.

— Минем күзәтүләремә күрә, соңгы 10-15 елда Татарстан мәктәпләргә яшь кадрларны китертү өчен бик тырышты, төрле грантлар-програмнар булдырды. Бу проектлар уңышлы булды, мәктәпкә чыннан да яшьләр шактый килде. Ләкин соңгы 2-3 елда бу тенденция сүрелде, бу минем субъектив карашым була ала, статистик мәгълүмат юк, ләкин төрле очрашуларда, чараларда укытучылар арасында яшь йөзләр азрак күренә кебек. Август айларында хәзер гел " бу мәктәпкә шулкадәр укытучы кирәк, фәлән мәктәптә укытучылар җитми" дигән хәбәрләр актив тарала, — ди ул.

***

Азатлык элек сөйләшкән укытучылар да охшаш сүзләр сөйләгән иде. Казанда эшләүче Алия исемле мөгаллимә "Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" дәресләрен ныклап контроль итмиләр дип сөйләгән иде. "Дәресләр үзләре мәҗбүри, безгә сайттан дәрес сценариен алырга кушалар, ләкин дәрескә кереп, укытучы нәрсә сөйләгәнен карап тормыйлар", дип сөйләде ул.

— Укучыларның илдәге сәясәткә бәйле сораулары күп, һәм, дөресен әйткәндә, алар олы кешенең теләсә нинди позициясен кабул итәргә әзер. Демократия, тоталитар режим, НАТО нәрсә икәнен аңлап бетермәүчеләр дә бар бит. Күпчелек укучы кызыксына, сораулар бирә, һәм бу яхшы. Мин чамалап сөйләргә тырышам, шулай да укучыларның тәнкыйди фикерләвен үстерергә телим: сораулар бирсеннәр, эзләнсеннәр, төрле чыганакларны укысыннар – мәктәп өйрәтергә тиешле асыл нәрсә шул бит, — дип сөйләгән иде ул Азатлыкка.

2022 елның җәендә үк мәктәптә эшләүче мөгаллимнәргә сугышны ничек аңлатырга дигән кулланмалар таратылды, Азатлык аның турында аерым язган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!