Марат Бариев: “Грузия бойкоты аның үзенә зыянга”

Русия Олимпия комитетының башкарма мөдире Марат Бариев

Русия Олимпия комитетының башкарма мөдире Марат Бариев Азатлык радиосына биргән әңгәмәсендә Грузиянең Сочи уеннарына бойкот белдерү ниятенә карата фикерен әйтте.

Мәгълүм булганча, Грузия 2014 елда Сочида кышкы Олимпия уеннарын булдырмас өчен бойкот кампаниясен башларга җыена. Рәсми Тифлиснең бу ниятен шушы атнада Прагада булып киткән Грузиянең вице-премьеры Георгий Барамидзе Азатлык радиосына раслады.

Барамидзе фикеренчә, Русиянең гамәлләре Олимпия хәрәкәтенең рухына каршы килә. Күршесенең җирләрен басып алган бер илнең шул басып алынган җирләр янәшәсендә Олимпия уеннарын үткәрү ниятен ул әхлаксызлык дип атады. Төньяк Кавказдагы вазгыятьне искә алганда, бу төбәктә Олимпия уеннарын үткәрү әхлаксызлык кына түгел, әле акылсызлык та, диде Грузия вице-премьеры.

Русия рәсмиләренең шушы мәсьәләгә карата фикерен белү өчен без Русия Олимпия комитетының башкарма мөдире Марат Бариевка мөрәҗәгать иттек.

Марат әфәнде сүзләренчә, Грузия бу кампаниясе белән үзенә зыянга гына эшли, аның бу нияте тормышка ашмаячак, Грузиянең бу башлангычын хуплаучы илләр, оешмалар юк дәрәҗәсендә.

Марат әфәнде телефон аша Белградтан сөйләште. Ул анда Европа илләренең Олимпия комитетлары җыенында катнаша. Менә шушы җыенда катнашкан 40тан артык ил арасында да Грузия адымын хуплаучылар юк, диде ул.

Белград җыенында 2015 елда яшьләрнең Олимпия фестивален үткәрү урыны хәл ителә. Моңа Тифлис белән Чехиянең Брно шәһәре дәгъва итә. Күпләр Русиянең Тифлиска каршы тавыш бирүен көтсә дә, Грузиянең Сочи уеннарына аяк чалу ниятенә карамастан, без нәкъ менә Тифлиска тавыш бирәчәкбез, без спортны сәясәт белән бутамыйбыз, диде Марат Бариев.

Марат әфәнде бу әңгәмәдә шулай ук Казанда 2018 йә 2022 елда яшьләр Олимпиадасын үткәрү нияте турында да әйтте. Әлеге фикерне Халыкара Олимпия комитеты президенты Жак Рогге да хуплый икән. Марат әфәнде сүзләренчә, Казанда булганы булмаса да, Жак Рогге андагы хәлләрне күзәтеп бара икән һәм Татарстан башкаласын мондый дәрәҗәле чараны үткәрергә лаеклы дип саный.

Марат Бариев белән әңгәмә 26 ноябрь җомга көнне Азатлык дулкыннарында.