Мәскәү Татарстан салым реформасыннан югалтачак керемнәрне кире кайтарырга вәгъдә итә

Республика 3 млрд сум салымын югалтырга мөмкин.

Русия финанс министры Антон Силуанов Татарстан салым реформасыннан керемнәрен югалтса, Мәскәү финансларны кире кайтарачак дип белдерде. Бу хакта ул бүген Русия Дәүләт думасының бюджет һәм салымнар комитеты утырышында белдерде.

Утырыш барышында Думаның Татарстаннан сайланган депутаты Айрат Фәррахов республиканың әлеге реформадан 3 млрд сум керемен югалтачагын белдерде. Бу эшкуарлар өчен салымның гадиләштергән системына үзгәрешләр керүе белән бәйле.

"Әгәр дә төбәкләр салым яңалыклары нәтиҗәсендә ниндиер үзгәрешләр тойса, без бюджетара трансфертлар аша аны хәл итәчәкбез", диде ул Татарстанны истә тотып.

Аныңча, федераль үзәк һәрвакыт төбәк бюджетларының торышын игътибар белән күзәтә.

"Әгәр дә безнең салым новацияләре аерым төбәкләргә кагылса, бу аларга плюска гына булачак. Беренче чиратта, бу илкүләм бурычларны үтәр өчен федераль бюджетка кергән керемнәрне төбәкләр хисабына күчереп башкарылачак", диде ул.

Силуанов Татарстанны телгә алып, аның бюджет кредитларыннан җыелган бурычларның бер өлешен "сызып атылачагын" әйтте. "Татарстан — төп бенефициарларның берсе", диде ул. Сүз февраль аенда Владимир Путинның төбәк бурычларының өчтән ике өлешен исәптән чыгаруы турында бара.

• Русиядә салым реформасы башланды. Бу халыктан да, эшкуарлардан да, эре ширкәтләрдән дә салымны күбрәк җыюны күз алдында тота. 30 майда Русия хөкүмәте салым реформасын хуплады. Ул 2025 ел башыннан гамәлгә керер дип көтелә. Хәзер әлеге тәкъдимне Русия думасы депутатлары карарга тиеш булачак. Салым реформасы кирәклеге турында Русия президенты Владимир Путин 29 февральдә еллык юллама белән ясаган чыгышында белдергән иде.
• Русия рәсмиләре аны "гаделлек" кору дип аңлатырга тырышса (янәсе, халыкның баерак өлешеннән күбрәк салым җыю), чынлыкта бу төбәкләрдән күбрәк акча җыеп, аны Мәскәүгә юллауга кайтып калачак. Аеруча Татарстан кебек донор республикага зыян киләчәк. Азатлык яңа салым реформасы Татарстанга нинди йогынты ясаячагын, Мәскәүнең ничек байыячагын исәпләде.
• Физик затлардан җыелучы керем салымы (НДФЛ) моңа кадәр Татарстан бюджетында калды. Реформа нигезендә, 13%тан соң өстәлгән һәрбер процент (22% кадәр) салымы Мәскәүгә китәчәк. Моннан Татарстанга бернинди файда булмаячак.
• Татарстанга иң нык тәэсир итәчәк үзгәреш — табыш салымы. Бүген әлеге төр салым республика бюджеты кеременең төп өлешен — 37% тәшкил итә. Моңа кадәр табыш салымы 20% тәшкил итте. Аның 17% Татарстанда калды, калган 3% — Мәскәүгә китеп барды. Яңа үзгәрешләргә ярашлы, табыш салымын 25% итү карала. Өстәмә 5% Татарстанга түгел, ә федераль үзәккә китәчәк.
• Татарстан парламенты депутаты Леонид Якунин сүзләренчә, иң зур югалтуны Татарстан кече һәм урта бизнес өчен салым салуның гадиләштергән системы (УСН) үзгәрүеннән тоячак. Әлеге салым системын кулланыр өчен еллык керем чиген арттыру каралган. 60 млн сумнан күбрәк керем алган оешмаларга өстәлгән бәягә салым (НДС) түләттерәчәкләр. Бүген эшкуарларның төп өлеше бу салымны түләми иде.
• Татарстан Дәүләт шурасы эшкуарларга бәйле салым системын үзгәртмәскә тәкъдим итте. Республика моннан кимендә 3,2 млрд сум салымын югалтыр дип көтелә.
• 2023 елда Татарстан үз керемнәренең 846,7 млрд сумын Мәскәүгә юлларга мәҗбүр булды. Бу 2022 елдан 34,7 млрд сумга, ягъни 4,3% күбрәк.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!