Медиа: Курски өлкәсенә украин хәрбиләре үтеп кергәннән бирле Русиянең кимендә 13 "срочнигы" һәлак булган

Иллюстратив фото

Журналистлар ачыклавынча, бу солдатлар төрле төбәкләрдән, шул исәптән Башкортстаннан да булган.

Курски өлкәсенә Украина кораллы көчләре үтеп кергәннән бирле, төбәктә мәҗбүри хәрби хезмәткә алынган кимендә 13 солдат һәлак булган. Моны социаль челтәрләдә чыккан некрологларны һәм медиадагы хәбәрләрне өйрәнеп, "Вёрстка" басмасы исәпләп чыгарган.

Беренче "срочник"ның үлеме турында украин хәрбиләре үтеп кергәч тугызынчы көнгә билгеле булган. Ул — Ростов өлкәсеннән 22 яшьлек Артём Добродумский диелә.

Соңгы һәлак булган солдат — Краснодар краеннан 20 яшьлек Константин Захарёнок турында сугыш турында язучы пабликлар 1 ноябрьдә хәбәр иткән, әмма егетнең мәҗбүри хәрби хезмәт узуы әйтелмәгән. Бу хакта бары тик бер атнадан соң гына билгеле булган.

Дорбродумский — үлүчеләр арасында иң өлкәне. Иң кечкенә өч солдат 18 яшьләрендә булган: бу — Алтай краеннан Сергей Сивцов, Вологда өлкәсеннән Даниил Рубцов һәм Ярослав өлкәсеннән Валентин Шумилов. Үлгән солдатларга уртача 20 яшь булган диелә.

Һәлак булучылар төрле төбәкләрдән: Башкортстан һәм Удмуртия республикаларыннан, Алтай, Краснодар крайларыннар, Белгород, Вологда, Ленинград, Пенза, Псков, Ростов, Свердлау, Чиләбе һәм Ярослав өлкәләреннән.

  • Мәскәү Украинага бәреп кергәннән бирле һәр ел саен Русия хакимиятләре язгы һәм көзге чакырылышта гаскәргә алынасы солдатларның якыннарын "аларны сугышка җибәрмәячәкләр", дип ышандыра.
  • Сугышның беренче көннәрен искә төшерсәк, ул вакытта да хакимият "срочниклар" сугышка җибәрми дигән иде. Тиздән бәйсез медиа һәм хокук яклаучылар "срочникларны" контракт имзалауга мәҗбүр итү һәм аларның Украинада һәлак булуы турында мәгълүмат бастыра башлады. 9 мартта Саклану министрлыгы "срочникларның" Украинада әсир төшүен таныды. Бу белдерүдән соң Путин хәрби прокуратурага Украинага срочниклар җибәрелү очракларын тикшерергә кушты.
  • Курски өлкәсенә Украина гаскәрләре кергәннән соң, Башкортстанның 11 "срочнигы" хәбәрсез югалган иде.
  • Шул ук вакытта хокук яклаучылар хәрби хезмәткә алынган солдатларны саклану министрлыгы белән контракт төзергә мәҗбүр итәләр, дип җиткерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!