Медиа: Русия беренче тапкыр Украинага ФАБ-3000 бомбасы аткан

Иллюстратив фото

Бу һөҗүм Харьков өлкәсенең төньягындагы Липцы авылына ясалган диелә, ул төштә хәзер көчле сугышлар бара.

Русиянең пропаганда белән шөгыльләнүче Telegram-каналлары Украинага һавадан өч тонналык ФАБ-3000 М-54 бомбасы ташлаган видео чыгарды, дип хәбәр итә Халыкара француз радиосы.

Бу һөҗүм Харьков өлкәсенең төньягындагы Липцы авылына ясалган диелә, ул төштә хәзер көчле сугышлар бара. Әлеге мәгълүматны, аерым алганда, ТАСС дәүләт агентлыгы чыганаклары да раслый.

"Бүген Русия Украинага беренче ФАБ-3000 М-54 бомбасын ташлады, Харьков өлкәсендәге Липцының 1нче "Новая Почта" бинасына зыян китерде. Өч тонналык авыр бомба бинадан 15 метр читтә төшкән, тик барыбер аңа җитди зыян салган", дип яза BILD белгече.

Бу идарә ителүче бомба. Мондый бомбаларны һәдәфләрдән дистәләгән чакрым ераклыкта булган килеш тә атарга мөмкин. Шул рәвешле Русия очкычлары Украинаның һава һөҗүменнән саклану системнары эшли торган урында булмаган килеш һөҗүм итә.

Украина кораллы көчләре бу бомбага каршы F-16, хәрби очкычлары ярдәмендә көрәшмәкче була. Беренче очкычлар фронтта бу җәйдә үк барлыкка килергә тиеш, дип җиткерә Халыкара француз радиосы.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!