Медиа: Русия дәүләт оешмалары 2024 ел башыннан VPN-га 14,1 млрд сум түккән

Иллюстратив фото

Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 683 процентка күбрәк.

2024 елның тугыз аенда Русия дәүләт оешмалары VPN куштыру өчен 14,1 миллиард сум тоткан. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 683 процентка күбрәк, дип яза "Коммерсантъ". Басма "Контур. Закупки" сервисы исәпләүләренә таяна.

Сервис белгече Василий Данильчик сүзләренчә, 2024 елда сатып алынган хезмәтләрнең бер өлешен — трафикны шифрлый һәм мәгълүмат юнәлеше белән идарә итә алучы SD-WAN сервислары сатып алу тәшкил итә.

Русиядә томаланган сайтларга һәм сервисларга тоташу өчен VPN-сервислар хезмәтен сатып алу турындагы җәмәгатьчелекккә чыгарылган белешмәләр юк, дип яза басма.

Дәүләт оешмаларының 2024 елда VPN-га киткән чыгымнарының яртысыннан артыгы — Мәскәү мәгълүмати технологияләр департаментына туры килә. Ул 9,8 миллиард сумлык өч контракт төзегән. 2023 елда иң зур заказчылар - Социаль фонд һәм Федераль таможня хезмәте булган, аларның контрактлары 1,6 миллиард сумны тәшкил иткән.

Басмага VPN-га тоташу ихтыяҗы артуын "МегаФон"да да раслаганнар "Дәүләт заказчылары арасында нык артуы күзәтелә", дигәннәр.

  • 2024 елның июлендә Роскомнадзор таләбе белән Apple ширкәте Русия App Store-ннан 25 VPN-сервисны сөртте, ә сентябрьдә — тагын 98не.
  • VPN-сервисларны беренче тапкыр бетергәннән соң, бәйсез медиа, хөкүмәтнеке булмаган оешмалар вәкилләре һәм сивил активистлар Apple-га мөрәҗәгать итте. Алар App Store-дан сөртелгән бөтен VPN-әсбапларны кире кайтаруны сорады, Русия хакимиятләренең халыкара кеше хокуклары стандартларына каршы килердәй мөрәҗәгатьләренә һәм фәрманнарына җавап бирмәскә өндәде. "Без сездән авторитар режимга Русиядә сүз иреген бастыруга булышудан туктавыгызны һәм Русия App Store-нда томаланган бөтен VPN-сервисларны кире кайтаруыгызны сорыйбыз", дип белдерде алар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!