Русиянең 20нче гвардия мотоукчы дивизиясеннән меңнән артык хәрби (сан ягыннан бер полк кадәр) Украинадагы сугыштан качкан. Бу хакта 2024 елның язында дивизиянең хәрби җитәкчелеге Русия төбәкләрендәге хакимиятләргә хат җибәргән. "Важные истории" басмасы дезертирларның исемлеген таба алган.
Исемлектә барлыгы 858 контрактчы, мобилизацияләнгән 150 хәрби һәм ике "срочник" бар. Алар арасында 26 кече офицер, бер майор һәм ике подполковник булган диелә.
"Важные истории" документның дөреслеген раслый алган: дезертирлар исемлегендәге кешеләрнең бер өлеше эчке эшләр министрлыгының эзләүгә игълан ителгәннәр базасында, тагын бер өлеше мәхкәмәләрнең хәрби бүлекчәне үзбелдеге белән ташлап киткәннәргә чыгарылган хөкем карарларында табылган.
Качып китүчеләрнең кайберләре мәхкәмәләрдә авыру яки өлкән яшьтәге туганнарын карау, "хуҗалыкта булышу" өчен китүләрен, әмма соңра кире кайтырга ниятләгән булуларын аңлаткан.
"Важные истории" бер хәрби — 22 яшьлек Сергей белән сөйләшкән. Ул гаскәргә 2021 елда мәҗбүри хезмәткә алынуын, соңрак контракт төзеп, 20дивизиягә билгеләнүен, җәяүле гаскәр буларак алгы сафта сугышуын әйткән. Командиры белән талашканнан соң качарга булган, әмма Кырым чигендә аны контркүзләү тоткарлаган.
"Алар миңа: "Соңга калдың. Мобилизация игълан иттеләр, аңарчы бер көтү сугышчылар үз җайлары белән кайтып китә иде, аларны үткәрә идек, ә хәзер булмый, гафу", диделәр", дип сөйләгән егет.
Сергейга качып китүен гафу итмәгәннәр: батальон җитәкчесе аны сугыша торган позицияләренә кадәр 15 чакрым буе җилем итекләрдән җәяү барырга мәҗбүр иткән, ә үзе бу вакытта машинада барган.
Сергей әйтүенчә, ял итәргә утырмакчы булган чакта комбат аның аяк астына спорт пистолетыннан аткан. Нәтиҗәдә төнлә ул хәрби җитәкчелегеннән кача һәм фронттан китә алган.
Сергей бер ел буе Русиядә яшеренеп яткан, "Путин киткәнче яки сугыш беткәнче", дип көткән. Әмма көтеп ала алмагач, Русиядән башка илгә чыгып киткән һәм хәзерге вакытта чит илдә диелә.
Журналистлар белән аралашкан тагын бер хәрби дивизияләрдә югалтулар күп, солдатларның рухы күтәренке түгел, командирлар рәхимсез дип сөйләгән.
- Бу елның мартында Русия хәрби мәхкәмәләре хәрби бүлекләрне калдырып киткән өчен хөкем иткән хәрбиләрнең саны — соңгы 13 елның иң зур күрсәткечләренә җиткән иде. Быел беренче алты айда Русия мәхкәмәләре 6088 хәрбине җәзага тарткан, бу кимендә 2011 елдан башлап иң зур күрсәткеч.
- Март аенда Русия хәрби мәхкәмәләре хезмәт урынын калдырып китү өчен көненә уртача 34 хөкем карары чыгарган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!