Медиа: Украинага еракка һөҗүм итә алучы коралларны Русиягә каршы кулланырга рөхсәт бирелгән

Украиннарга бу коралны кулланырга рөхсәт итү — Русиянең сугышка Төньяк Корея хәрбиләрен кертү турындагы "көтелмәгән карары"на җавап булачак.

АКШ президенты Джо Байден Украинага Американың еракка очучы кораллары белән Русия җирләренә һөҗүм ясауга чикләүләрне бетергән. Бу хакта чыганакларына сылтама белән The New York Times һәм Reuters җиткерә.

Бу мәгълүматны шулай ук Associated Press белән сөйләшкәндә анонимлык шарты белән Америка түрәсе дә раслаган.

Мөгаен корал Курски өлкәсендә украин хәрбиләрен яклау өчен, Русия һәм Төньяк Корея гаскәрләренә каршы кулланылыр, дип белдергәннәр газет әңгәмәдәшләре.

Байден украин хәрбиләренә коралны соңрак Русиянең башка төбәкләренә һөҗүм өчен дә кулланырга рөхсәт итәргә мөмкин диелә.

Байденның ике айдан вәкаләтләре бетәчәк, аның бу карары АКШ сәясәтендә җитди үзгәреш булып тора, дип искәртә басма. Мәсәлән бу сәясәтне үзгәртү Төньяк Кореягә көчләренең саклаусыз булуын, аларның санын арттыру кирәкмәвен аңлатырга тиеш, диелә.

Reuters мәгълүматынча, Украина кораллы көчләре еракка очучы корал белән якын көннәрдә һөҗүм итәргә мөмкин.

The New York Times чыганаклары әйтүенчә, украиннарга бу коралны кулланырга рөхсәт итү - Русиянең сугышка Төньяк Корея хәрбиләрен кертү турындагы "көтелмәгән карары"на җавап булачак.

Шул ук вакытта медиа чыганаклары Вашингтонның бу карары хәрби хәрәкәтләр барышын тамырдан үзгәртергә булышмаячак, дип саный. Кайбер түрәләр Русия АКШка һәм аның беректәшләренә җавап һөҗүме ясарга мөмкин, дип сагая. Башка чыганаклар исә бу куркулар — күпертелгән дигән фикердә.

Пентагондагы кайбер хәрби түрәләр Байден карарына каршы булган, алар моны АКШ гаскәренең еракка һөҗүм итүче ATACMS ракетлары запасы чикләнгән булуы белән аңлата, диелә язмада.

Le Figaro чыганаклары әйтүенчә, Франция белән Британия дә Украинага үзләренең SCALP/Storm Shadow ракетларын Русия җирләренә һөҗүмдә кулланырга рөхсәт иткән.

Вашингтон, Париж яки Лондон әлегә бу мәгълүматны рәсми расламады.

Украина президенты Владимир Зеленский үзенең кичке видеомөрәҗәгатендә исә медиа хәбәрләренә фикре белдереп "һөҗүмнәрне сүзләр белән ясамыйлар, мондый әйберләрне алдан игълан итмиләр", диде."Ракетлар үзләре өчен үзләре әйтер. Һичшиксез!", дип искәртте Зеленский.

  • Зеленский Американың ATACMS һәм Британия-Франциянең Storm Shadow ракетларын кулланырга рөхсәт итүне — "җиңү планы"ның бер өлеше дип атаган иде.
  • Русия президенты Владимир Путин мондый кораллар белән Русия җирләренә һөҗүм итү — НАТО илләренең Русия белән низагта катнашуын аңлатачак, дип белдергән иде.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!