"Медуза": Җәзаларны үтәү федераль хезмәте Навальныйга аңлы рәвештә түзеп булмастай шартлар тудырган

Алексей Навальный

Чыганагы басмага моны дәлилләүче документлар биргән. Журналистлар бу документларның чын булуын ачыклаган.

Владимир өлкәсендәге 6нчы төзәтү колониясе хемәткәрләре Алексей Навальныйны штраф изоляторына утырту өчен документлар белән хәрәмләшкән, аның адвокатлар белән аралашуына комачаулаган һәм бервакыт кыйнаган. Бу хакта колониянең хезмәт архивын өйрәнеп "Медуза" хәбәр итә.

6нчы колония хезмәткәре Илья Круглышевның язышулары турында сүз бара, ул Навальный язган дәгъваларда юрист буларак колонияне яклады.

Навальный үлгәннән соң, Европа берлеге Круглышевка каршы чикләүләр кертте. Журналистларга архивны исә аноним чыганак тапшырган, алар электрон имзаларны анализлап, бу документларның чын булуын ачыклый алган.

"Медуза"га килеп эләккән язышулар нигездә колония җитәкчелегенең Навальный һәм аның адвокатлары язган дәгъваларга кайтавазларыннан тора.

Круглышев бу хатларны "Навали" дип аталган махсус папкага җыеп барган. Һәр кайтаваз - колония җитәкчелегенең дәъваларга рәсми карашы булып тора. Шулай ук дәгъваларның текстлары, мәхкәмә карарлары, медицина белешмәләре, харакетеристикалар, тоткыннар янына килү теркәлгән журналлар да журналистларга барып эләккән.

Навальныйның көрәштәшләре фикеренчә, "җәфалаучы шартлар комплексын" тудыручы кеше - нәкъ менә Круглышев булып тора. Сәясәтчене камера төрендәге бүлмәгә (ПКТ), тотылу тәртипләре кырыс булган урынга (СУС) һәм штраф изоляторына (ШИЗО) төрле уйлап чыгарылган сәбәпләр белән җибәргәннәр, ди алар.

Круглышевның хатларыннан күренгәнчә, Җәхаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) хезмәткәрләре Навальный белән бәйле кайбер карарларны нигезләү өчен документлар белән хәрәмләшкән.

Мәсәлән, Навальныйның чираттагы мәртәбә штраф изоляторына чыгарылган көнне йөрешкә чыгармаулары белән бәйле шикаяте мәхкәмәдә каралганда, ФСИН хезмәткәрләре ике документ төзегән.

Берсендә йөрешкә чыгарырга көн тәртибе мөмкинлек бирмәде диелгән, икенчесендә имештер ул үзе баш тарткан. Навальный үзе исә гаризаларын кулдан язган, аларда ул штраф изоляторына чыгару сәбәпләрен күрсәткән: төрмә киеме кечкенәрәк булганга, ул якасын чишкән яки җиңен сызганып куйган булган.

Документлардан күренгәнчә, колония хезмәткәрләре Навальный колониядә вакытта да аның социаль челтәрләрендә постлар чыгуын күргән. Алар Навальныйның язышкан хатларын өйрәнгән һәм постларның текстлары адвокатлар аша тапшырыла дип нәтиҗә ясаган.

Шуннан соң колония җитәкчелеге хезмәткәрләренә Навальный "эшләренә кагылмый торган" документларныколониягә керттермәү вәкаләте биргән.

Шулай ук 6нчы төзәтү колониясе хезмәткәрләре адвокат белән аның якланучысы очраша торган бүлмәдәге үтә күренмәле аратаны ябыштырып куйган, документлар тапшыра торган тишекне дә япкан. Ул чакта Навальный террорчылык турындагы җинаять эшендә гаепләенән. Мондый шартларда документлар белән алмашу мөмкин түгел иде, дип сөйләгән Навальныйның адвокаты Ольга Михайлова.

Владимир өлкәсендәге 6нчы колониядә утырган чагында Навальный 23 тапкыр штраф изоляторында булган, ә изоляторларда барлыгы 300 көннән артык вакыт үткәргән.

Документлар күрсәткәнчә, Навальныйны кимендә биш тапкыр штраф изоляторына югары кан басымы белән җибәргәннәр, сәясәтче даими рәвештә аркасы, ашказаны, куллары авыртуга зарланган. Навальныйның сәламәтлеге белән проблемнары булуын берничә тапкыр тарафдарлары һәм адвокатлары да хәбәр иткән иде. Колониядә аңа ашыгыч ярдәм чакырганнар, әмма тиешле даруларны бирмәгәннәр, бәйсез табибларга күрсәтүдән баш тартканнар.

Бер тапкыр штраф изоляторына алып барган чакта хезмәткәрләр Навальныйның кулын аркасына каерган һәм ботына суккан, чөнки тоткын изоляторга керергә теләмәгән. Керергә теләмәү сәбәбе - Навальныйның камерадашы - шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәмәүче Татарченко дигән тоткын булган. Адвокат Вадим Кобзев Навальныйны махсус Татарченко янына утыртканнар дип сөйләгән иде.

  • 16 февральдә Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең (ФСИН) җирле идарәсе Ямал-Ненец автоном бүлгесендәге 3нче төзәтү колониясендә оппозиционер сәясәтче Алексей Навальныйның үлүен җиткерде. Хәбәрдә әйтелгәнчә, йөрештән кергәч ул үзен начар хис иткән һәм аңын югалткан. Аңа медицина ярдәме күрсәтелгән, әмма уңай нәтиҗәгә китермәгән. Алексей Навальныйга 47 яшь иде.
  • 15 августта Алексей Навальныйның хатыны Юлиягә тикшерү комитетыннан җинаять эәше ачылмаячагы турында хат килде. Анда сәясәтченең авырганлыктан үлүе әйтелә, сәбәпләре арасында аритмия да атала.
  • Навальныйның хатыны һәм көрәштәшләре аны Владимир Путин кушуы белән үтерделәр дип ышандыра. Кремль исә Навальный үлеменә катышы булуын кире кага.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!