Пермьдә яшәүчеләр мәчет төзелешенә каршы чыкты

Your browser doesn’t support HTML5

Пермь шәһәренең Югары Курья районында мәчет төзелерме? 17 майга кадәр әлеге мәсьәлә буенча җәмәгать тыңлаулары бара. Районда яшәүчеләр яңа мәчет төзелешенә катгый рәвештә каршы чыгып видео да яздырган. "Мәчет кирәк түгел!", "Мигрантлар күбәер, җинаятьчелек артыр", "Корбан да чалырлар бит, балаларның психикасын сындырырлар" ди алар. Шул ук вакытта мәчет кирәк дип уйлаучылар да бар. Һәр ике як та интернетта петицияләр дә урнаштырган.