Көнбатыш журналлары тышлыкларында Путин Русиясе
"The Economist" журналы Путинның Олимпиада вакытында Русиянең хәлен ал да гөл итеп күрсәтергә тырышуына карамастан, чынлыкта хәлләрнең начарая баруы турында яза.
"The New Yorker" журналы әлеге рәсеме белән кайбер Көнбатыш илләренең Сочига югары дәрәҗәдәге вәкилләр җибәрүдән баш тартуына игътибар юнәлтә. АКШ вәкилләре төркемендә өч ачыктан-ачык гей булуы Русиянең гейларга каршы канунына протест буларак бәяләнә.
"Newsweek" журналы тышлыгы бозда нәфис шуучылар дөньясындагы стреотиплар һәм һомофобия проблемнарын күтәрә. Югарыдагы ике журналның тышлыклары да Путинны нәфис шуучы киемендә сурәтләп шул ук проблемнарга ишарәли дияргә була.
Time журналының тышлыгына чыгарылган язмасы Сочины террордан саклау өчен "корыч боҗра" белән әйләндереп алу тырышлыклары турында.
New Republic журналы язмасында сүз Путинның ике ел чамасы элек оппозицияне тар-мар итүенә карамастан, Русиянең таркала баруы турында бара.
"Bloomberg Businessweek" журналы Олимпиада төзелешендәге коррупция проблемнарын күтәрә. Тышлыкта чит илләрдә Русия символы буларак кабул ителгән аю сурәтләнә.
"Le Monde" газетының кушымта журналындагы төп мәкалә "Тән диктатурасы" дип атала. Путин үзенең мускулларын күрсәтү өчен кайчак шулай киемнәрен салып табигый булмаган позада фотога төшә. Бу фотода да аның кармакны шулай сәер тотуы мускулларын күрсәтү теләге белән аңлатыла.