Русия Киевта балалар хастаханәсен ракет утына тотты, үлүчеләр бар

Волонтерлар, табиблар һәм коткаручылар 8 июльдә Русиянең ракет һөҗүменнән соң Киевтагы "Охматдет" балалар хастаханәсендә исән калганнарны эзли.

Украина рәсмиләре хәбәр итүенчә, Киевка һәм башка шәһәрләргә ясалган ракет һөҗүмендә кимендә 30лап кеше һәлак булган, дистәләрчә кеше яраланган.

Бер хатын хастаханә зыян күргән баланы юата.

Ракет һөҗүме нәтиҗәсендә Киевның берничә урынында торак йортлар һәм инфраструктура объектлары зыян күргән. 

Украина президенты Владимир Зеленский Русия хәрбиләре 40тан артык ракет җибәргән дип белдерде.

Кешеләр балалар хастаханәсендәге җимерекләрне арасында исән калганнарны эзли.

Киев мэры Виталий Кличко Рейтер агентлыгына бу һөҗүм 28 айлык сугышта шәһәргә "иң каты һөҗүмнәрнең берсе" дип белдерде.

Ике бала зыян күргән машиналар янында.

Хастаханәдә персонал балаларны карый.

Бер хатын яраланган кызны юата.

Коткаручылар җимерекләр астыннан яраланган хатынны чыгара.

Җимерелгән хастаханәдән чыгарылган пациент балалар.

Коткаручы җимерелгән бина янында.

1894 елда ачылган "Охматдет" - Украинаның иң зур балалар хастаханәсе санала.

Һөҗүм нәтиҗәсендә Киевта берничә торак бина да зыян күрә, эчке ишегалдында янган машиналар.

Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре торак районда яраланучыларга ярдәм күрсәтә.

Русия Саклану министрлыгы Киевның сивил инфраструктурасына ясалган һөҗүмнәрне "уйдырма" дип атады.

Бер хатын-кыз ракет һөҗүме нәтиҗәсендә һәлак булган туганнарының мәетләре янында утыра.