Русия хөкүмәте мигрантларга вакытлы яшәүгә квотаны киләсе елга ике тапкырга киметкән

Иллюстратив фото

Татарстан белән Башкортстанга 100әр мигрантка гына рөхсәт калган. Быел ике республика да 250шәр квота алган булган, ә ике ел элек - 500әр.

Русия хөкүмәте 2025 елда чит ил ватандашларына Русиядә вакытлы яшәү өчен квотаны ике тапкырга диярлек киметкән. Быел 10,6 мең рөхсәт бирелгән булса, киләсе елгы 5,5 мең генә булачак. Бу хакта хөкүмәт йорты фәрманына сылтама белән ТАСС яза.

Бу квоталарны төбәкләргә бүлгәләгәннәр. Иң күп рөхсәтне Мәскәү (мең квота биреләчәк, быел 1,5 мең булган) һәм Мәскәү яны алган (350 бирелә, быел 750 булган). Петербур өчен квотаны 200гә генә калдырганнар, быел 300 бирелгән булган.

Ә Татарстан белән Башкортстанга киләсе елга 100әр мигрантка рөхсәт кенә калган. Быел ике республика да 250шәр квота алган булган, ә ике ел элек – 500әр.

Квотаны төбәкләрнең миграцион вазгыять һәм икътисади хәлне анализлап әзерләгән тәкъдимнәре нигезендә бүлгәлиләр.

  • Күптән түгел Татарстан түрәләре эшче көч эзләп Таҗикстанга барган иде — республикада эшчеләргә зур кытлык бар.
  • Татарстан хезмәт министрының урынбасары Клара Таҗетдинова ул чакта "бүген бер эш эзләүчегә 15-17 вакансия тәкъдим ителә", дигән иде. Ул республикада көн саен "башка дәүләтләрдән дистәләгән мең эшче мигрант хезмәт куя" диде. Алар арасында сан ягыннан беренче урында — Үзбәкстан, икенчедә —Таҗикстан ватандашлары.
  • Июль аенда Татарстандагы төзелешләрдә эшче куллар җитми башлаганнан соң республиканың төзелеш министрлыгы үзенең вәкилләрен эшчеләр эзләү өчен Үзбәкстанга җибәргән иде.
  • Татарстанда төзелешләрдә һәр бишенче эшче - чит ил ватандашы. "Ун ел элек төзелештә чит илләрдән моның кадәр күп эшче көч юк иде", дип сөйли төзелештә эшләүчеләр. 2024 елның беренче чирегенә булган мәгълүматларга күрә, Татарстан төзелешләрендә 16 752 чит ил ватандашы эшли.
  • Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов мигрантлардан башка икътисадны үстереп булмый дип белдерде. Шул ук вакытта республикада чит ил кешеләрен катгый контрольдә тотарга телиләр. Татарстан хөкүмәте мигрантларны социаль һәм мәдәни адаптацияләү өчен эшче төркем төзеде.
  • Шул ук вакытта Таҗикстан кеше хокуклары вәкиле Русиядә мигрантларны мыскыл итәләр һәм кыйныйлар дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!