Русия җинаять кодексына чит илдәге "русофобия" турында яңа маддә кертеләчәк

Канун чыгаручылар русофобия дигәндә - чит илләрдәге вазифаи затларның Русия ватандашларын кимсетүен яки моңа чакыруын күз уңында тота.

Русия хөкүмәте чит илдәге "русофобия" өчен җинаять җаваплылыгы кертү тәкъдименә уңай кайтаваз әзерләгән.

Канун чыгаручылар русофобия дигәндә - чит илләрдәге вазифаи затларның Русия ватандашларын кимсетүен яки моңа чакыруын күз уңында тота.

Канун өлгесендә әйтелгәнчә, Русия мәхкәмәләре мондый маддәләр нигезендә хөкем ителүчеләр үзләре булмаса да, читән торып хөкем итә ала.

Канун өлгесендә гаепле дип табылган чит ил затларына Русиядә "билгеле бер вазифаларда тору яки аерым бер эшчәнлек белән шөгыльләнү"не тыю тәкъдим ителә. Әмма хөкүмәт йортында мондый җәзаны гамәлдә тормышка ашыру авыр булачак, чөнки чит илдә яшәүчеләр турында сүз бара, дип саныйлар.

"Русофобия" өчен җинаять җаваплылыгы кертү тәкъдимен узган ел ахырында күтәргәннәр иде. Ул чакта аны хөкүмәтнең канун өлгесе эшчәнлеге комиссиясе хуплады. Бу документта Русиянең ватандашларын һәм даими резидентларын чит илдә дискриминацияләү турында сүз бара. Русия эчендә булган "русофобия" өчен җәза бирү күз уңында тотылмый. "Дискриминацияләү" дип нәрсә саналырга мөмкин - монысы да аңлатылмый.

  • Соңгы елларда, аеруча Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Русия хакимиятләре имештер Көнбатыш илләрен колачлап алган "русофобия" турында белдерүләр ясый.
  • Русия президенты Владимир Путин "урыс мәдәниятен кире кагулары" турында берничә тапкыр әйтте. Русофобия күрсәтү дип - Русия ватандашларына чит илләрнең чикләүләр кертүләрен атыйлар

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!