Русия көнендә бәйсез медиа һәм активистлар сәяси тоткыннарга теләктәшлек марафоны үткәрә

Иллбстратив фото

Хокук яклау проектлары сәяси тоткын дип таныган кешеләр арасында татарлар һәм башкортлар да шактый.

Русия көнендә бәйсез медиа һәм активистлар сәяси тоткыннарга теләктәшлек марафоны үткәрә. "Син ялгыз түгел" ("Ты не один") марафоны икенче тапкыр уза һәм ул сәяси тоткыннарның гаиләләренә акча җыюга юнәлгән. Узган юлы 40 миллион сум җыя алдылар.

Бүгенге марафонда исә нибары бер сәгать эчендә бер миллион сум җыелган.

Трансляцияләрнең вакыты һәм акчаларны ничек бирергә икәне турында марафон сайтында язылган.

Иминлек максатларында Русия карталарыннан акча җибәреп булмый, тик барыбер ярдәм итәргә мөмкин булачак. Сайтта рубльле карталардан имин рәвештә донатларны ничек җибәреп булуы турында да аңлатып язылган.

Хокук яклау проектлары сәяси тоткын дип таныган кешеләр арасында татарлар һәм башкортлар да шактый. Мәсәлән "Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" хокук яклау проекты Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормашеваны (Кормаш) сәяси тоткын дип таныды. Алсу 2023 елның 18 октябрендә тоткарланды һәм шул вакыттан бирле Казанда тикшерү изоляторында тотыла. Күптән түгел мәхкәмә аны сак астында тоту вакытын 5 августка кадәр озайтты.

Шулай ук аерым алганда яшь галим Азат Мифтахов, Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышева, башкорт активисты Фаил Алсынов та сәяси тоткын дип танылды.

  • Соңгы 10 елда Русиядә 3500гә якын кеше сәяси тоткын булган. "ОВД-Инфо" сәяси сәбәпләр белән хөкем ителгәннәрне аеруча 2022 елда, Украинадагы сугышка каршы протестлар вакытында теркәгән - 705 кеше.
  • "Холод" басмасы хәбәр итүенчә, соңгы тугыз елда Русиядә сәяси тоткыннар саны 15 тапкырга арткан, аларның күпчелеген дини сәбәпләр белән эзәрлеклиләр.
  • "Мемориал" рәистәше Сергей Давидис әйтүенчә, соңгы ел ярымда сәяси эзәрлекләүләргә төрле социаль төркем кешеләре дучар була: "балигъ булмаучылардан алып, 75 яшьлекләргә кадәр, белеме бөтенләй булмаучылардан алып бик белемле кешеләргәчә".
  • Шулай ук хокук яклаучы соңгы ел ярымда күзәтелгән тагын бер үзенчәлекне искәрткән: Русия эчендәге сәяси репрессияләрнең географиясе киңәйгән. "Элегрәк миллионнан артык кеше яшәгән шәһәрләрдә яшәүчеләр генә, чынлап та хакимияткә каршы чыккан активистлар гына эзәрлекләүләргә дучар була иде, хәзер исә зур булмаган шәһәрләрдә һәм хәтта авылларда яшәүче, берни кылмаган кешеләрне дә эзәрлекләүләр ешая", ди ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!