Русия пропагандачыларына БРИКС җыенын яктыртканда Путинны "дөнья лидеры" дип атарга һәм "Көнбатышта паника" тууы турында әйтергә кушылган

Хакимият яклы медиалар һәм телеграм-каналлар Казандагы җыенны президент идарәсе тезислары белән туры килә торганча итеп яктырта да, дип яза "Медуза".

Русия президенты хакимияте дәүләт басмаларына һәм хакимияткә теләктәшлек күрсәтүче медиаларга БРИКС җыенын ничек итеп яктыртырга тиешлекләре турында ярдәмлекләр әзерләгән, дип яза "Медуза".

Беренче чиратта, пропагандачыларга Владимир Путин - "дөнья күпчелегенең рәсми булмаган лидеры" булды, ә Украинадагы сугыш аркасында Русияне "изоляцияләү омтылышлары" барып чыкмады, дияргә киңәш итәләр.

Шул ук вакытта дәүләт медиалары бу тезисны чит илдә чыккан язмалар да раславын искәртергә тиеш. "Бөтен дөньядагы мәгълүмат чаралары Владимир Путинның дөнья процессларына йогынтысын бәяләгәндә бер үк карашта тора. Ул алдынгы рольне уйный һәм уртак үсеш перспективаларын билгели, болар Русиягә һәм бөтен дөньядагы миллиардлаган кешегә үзара файда китерәчәк", диелә хәбәрләрдә һәм аналитик язмаларда кулланырга тәкъдим ителгән текстта.


Шулай ук пропагандачыларга Путинның алдан күрүчәнлеге турында әйтергә кушылган. Аерым алганда, пропагандачыларга Путин "бер юнәлеш белән генә чикләнмәгән стратегик элемтәләр урнаштырганда", Көнбатыш "кыска вакытлы беректәшлекләргә канәгать" һәм "кичәге дусларына хыянәт итә", дип әйтергә кирәк.


Моннан тыш, русияләр Көнбатыш илләре элитасы Путинның БРИКС вакытында SWIFT-ка альтернатив түләү системы булдыру тәкъдимен ишетеп, "паникага бирелде" дигән сүзгә ышанырга тиеш булачак. Бу инновация "АКШның өстенлек итүенә һөҗүм булачак, долларны алдынгы урыннардан бәреп төшерәчәк", дип тә искәртелүе зарур. Шул ук вакытта хәтта Русия икътисадчылары да якын арада гына моны эшләп булмаячак, ди.

Хакимият яклы медиалар һәм телеграм-каналлар Казандагы җыенны президент идарәсе тезислары белән туры килә торганча итеп яктырта да. Мәсәлән, "Лента.ру" язуынча, Европада яңа түләү системыннан "курыкканнар", ә "Комсомольская правда" язуынча, имештер "Көнбатыш матбугаты югалып калган"

RT баш мөхәррире Маргарита Симоньян һәм аның медиасы да "халыкара изоляциянең барып чыкмавын" искәртеп тора.

Җыенның беренче көнендә - 22 октябрьдә Путин чит илләрнең берничә лидеры, шул исәптән Кытай башлыгы Си Цзиньпинь, Һиндстан премьеры Нарендра Моди белән очрашты. Әмма бу очрашулар вакытында төгәл генә бернинди килешүләргә дә ирешмәделәр.

БРИКС җыенына кагылган киңәшләр тексты шушының белән бетә, әмма анда башка темаларга берничә күрсәтмә бар, диелә. Мәсәлән, пропагандачылар үзләренең аудиториясенә русияләр чит илдә җитештерелгән продукция урынына Русиядә җитештерелгәненә өстенлек бирә башлаган диелә, әмма бу өстенлек бирүләрнең сугыш һәм санкцияләр белән бәйле була алуы әйтелми.

Шулай ук АКШ президенты сайлауларында Камала Һаррисны җиңдерү өчен тавышлар белән хәрәмләшмәкче булалар, дип тә ышандырыла, дип яза "Медуза". Имештер моның өчен мигрантларны һәм инде үлгән кешеләрнең исемлекләрен кулланачаклар.

  • Казанда БРИКС җыены 22-24 октябрь көннәрендә уза. Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң, бу Русиядә, шул исәптән Татарстанда иң зур халыкара чара булыр дип көтелде.
  • Татарстан журналистларына БРИКС вакытында сак эшләргә дигән күрсәтмә бирелде. Татарстан премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров "Сез нәрсә язуыгызны, нәрсә күрсәтүегезне аңларга тиеш. Бу саммит вакытында дәүләт башлыклары иминлеге белән бәйле. Шуңа да мин сездән үз очеркларыгызда, фикерләрегездә, фотоларда саграк булырга сорыйм. Болар барысы да дәүләт башлыклары һәм кунаклар иминлеге күзлегеннән каралачак", — дип әйтте.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!