Русия үзәк банкы Чаллының "Автоградбанк" банкының лицензиясен алган

Чаллыда "Автоградбанк"ның баш офисы  янына берничә дистә кеше җыелган. Баш офис та, банкның башка бүлекчәләре дә ябык, ә банк операцияләре туктатылган. 

Бүген, 17 июньдә Русия Үзәк банкы Чаллының "Автоградбанк"ыннан банк операцияләре башкаруга лицензиясен тартып алган. Ул Русиядәге банк системында мөлкәтенең күләме ягыннан 218 урында тора иде.

"Озак вакытлар дәвамында "Автоградбанк" ширкәте эшчәнлегенең эшкуарлык моделе нәтиҗәсез булды, мөлкәте кимеде һәм сыйфаты начарайды. Кредит оешмасының топ-менеджментына шактый түләүләр бирелүе — оешманың даими чыгымлануына һәм акчалары кимүенә китерде", дип белдерделәр Русия Банкы матбугат хезмәтендә.

Үзәк банк фикеренчә, капиталның җитешле булуы таләпләрен үтәгән булып күренү өчен банк канунсыз килешүләр башкарган.

"Автоградбанк"ны акчаларын соры базарга чыгару өчен "зур күләмдә шикле операцияләр" уздырган мөштәриләргә хезмәт күрсәтүдә дә гаеплиләр. Банкның канунсыз операцияләр ясавы турындагы мәгълүматларны тәртип саклау оешмаларына җибәрәчәкләр.

Шулай ук "Автоградбанк" — банк эшчәнлеген көйләп торучы федераль кануннарны һәм норматив актларны бозган диелә. Банкның җинаятьчел юл белән алынган керемнәрне юуга каршы көрәш канунын бозуы, террорчылыкны финанславы ачыкланган.

"Сhelny-biz" язуынча, Чаллыда "Автоградбанк"ның баш офисы янына берничә дистә кеше җыелган. Баш офис та, банкның башка бүлекчәләре дә ябык, ә банк операцияләре туктатылган диелә.

Кертем ясаучылар каршындагы иминиятләштерү җаваплылыгының күләме — 2,3 млрд сум, дип искәртә басма.

  • "Автоградбанк"ка 1999 елда нигез салынган, быел ул 25 еллыгын бәйрәм итәргә тиеш иде. Төп хиссәчесе — Павел Сигал. 2023 ел нәтиҗәләренә күрә банкның зыянга эшләве — 55 млн сумны тәшкил иткән.
  • 2016 елның 15 декабрендә Татарстандагы иң зур ике банкның берсе булган Татфондбанк эшчәнлегенә мараторий керттеләр. Ике көннән Интехбанкта да шул ук хәл кабатланды. Бераздан аларның икесенең дә лицензияләре алынды. 2017 елда Татарстанда Спурт банк, Татагропромбанк һәм Анкор банк та ябылды. Бу банкларда акчалары янган кешеләр ул акчаларны кайтару өчен көрәште: митинглар, төрле чаралар уздырдылар, мөрәҗәгатьләр яздылар, мәхкәмәләргә йөрделәр.
  • "Татфондбанк" бөлгенлеккә төшкәндә Татарстан санация сорап Русиянең Үзәк банкына мөрәҗәгать итте, Татарстан хакимияте үзен гарант буларак тәкъдим итте, әмма моны эшләмәделәр. Шул ук вакытта "Открытие" банкына триллион сум акча биреп коткардылар. "Татфондбанк"ны махсус коткармадылар дигән фикер туды.
  • 2021 елда Татфондбанкның элекке башлыгы Роберт Мусинга 12 ел гомум тәртипле колония хөкеме чыгарылды. Ә 2022 елда аңа җәзаны киметеп, 11 елга калдырдылар.
  • Мусинны вазифасыннан файдалануның алты эпизодында гаепләделәр. Килгән зыянның күләме 53 млрд сум дип бәяләнә. Мәхкәмә Мусинны дүрт эпизодта гаепле дип тапты, икесенең мәхкәмәдә каралу вакыты чыккан диелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!