Русиядә атом шартлавыннан мобиль яшеренү урыннарын күпләп җитештерә башлаганнар

Иллюстратив фото

"Куб-М" исемле корылманы Түбән Новгород өлкәсендә җитештерәләр. Ул 54 кешелек бүлмәдән һәм техник блоктан тора.

Русиядә беренче тапкыр күчеп йөрешле яшеренү урыннары җитештерә башлаганнар. Алар төрле куркынычлардан, шул исәптән техноген казалардан һәм табигый афәтләрдән дә саклый. Бу хакта Сивил саклану һәм гадәттән тыш хәлләр проблемнары бөтенрусия фәнни-тикшеренү институты хәбәр итә. Корылманы ул ясаган.

"Куб-М" исемле корылманы Түбән Новгород өлкәсендә җитештерәләр. Ул 54 кешелек бүлмәдән һәм техник блоктан тора. Яшеренү урынын башка җирләргә күчереп, анда булган инженер системнарына тоташтырып була.

"Коммерсантъ" искәртүенчә, институтның "Куб-М" яшеренү урыны ясавы турында 2023 елда билгеле булган. Ул чакта аның атом шартлавы вакытындагы яктылык нурланышыннан һәм радиоактив пычранудан саклау өчен кулланылуы турында белдергәннәр.

2022 елда Русиядә шәхси бункерларга ихтыяҗ артуы хәбәр ителгән иде. Бу бигрәк тә "өлешчә мобилизация" игълан ителгәннән соң булган, диелде.

BunkerHouse проектына нигез салучы Никита Малежик 2022 елның 21 сентябреннән соң бункер сораучылар 430 процентка артты диде. Хәтта Украинага каршы сугыш башлангач та мондый хәл булмаган.

"Мәсәлән, кешеләр безгә шалтыратып, иртәгә үк тугыз кешелек бункер кирәк, дип әйтте. Аны мондый кыска вакыт эчендә эшләп булмый, билгеле – төзелешкә уртача ике-өч ай кирәк", дип сөйләгән иде Малежик.

  • Соңгы вакытта Русия төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан һәм Башкортстанда бомбадан качу, яшеренү урыннары турында еш сөйли башладылар.
  • Моңа кадәр атом коралы кулланыла калса, Татарстанда алты шәһәрне эвакуацияләргә ниятлиләр, дип хәбәр ителде.
  • Башка төрле куркыныч янаганда Татарстанда яшәүчеләрне идән асларына һәм метрога, яшеренү урыны буларак кулланылучы башка объектларга качырырга тиешләр.
  • Башкортстандагы саклаучы корылмалар яки бомбадан качу урыннарына бөтен кешеләрне дә качырмаячаклар, алар хәтта балалар, хатын-кызлар һәм өлкән яшьтәгеләр өчен дә түгел. Качу урыннарына стратегик оешмаларда эшләүчеләр җибәреләчәк, чөнки аларга хезмәт бурычларына ярашлы шәһәрдә калырга туры киләчәк диелде.
  • Шул ук вакытта быел мартта Уфа мэры бомбадан иң яхшы яшеренү урынына бәйге игълан иткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!