Русиядә "Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр" патриотик дәресләрен балалар бакчаларында да үткәрә башлаганнар

Иллюстратив фото

Дүшәмбе көннәрендә балалар бакчада гимн җырлый, аннары аларны "Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр"гә алып кереп китәләр. Дәрестә аларга әйтик "традицион кыйммәтләр" һәм Украинага каршы сугыш турында сөйлиләр, диелә.

Русиядәге балалар бакчаларында "Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр" ("Разговоры о важном") патриотик дәресләре үткәрә башлаганнар. Соңгы атна эчендә бу дәресне үткәрү турында илнең төрле төбәкләрендәге бакчалар 100дән артык хисап чыгарган. Моны "7х7" басмасы исәпләгән.

Дүшәмбе көннәрендә балалар бакчада гимн җырлый, аннары аларны "Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр"гә алып кереп китәләр. Дәрестә аларга әйтик "традицион кыйммәтләр" һәм Украинага каршы сугыш турында сөйлиләр, диелә.

Шул ук вакытта журналистлар белешмәләренә күрә, дәресләрнең күбесе сәясәт һәм сугыш белән бәйле булмаган, аларны нигездә Әтиләр көненә һәм Икмәк көненә багышлап үткәргәннәр.

Свердлау өлкәсенең Богданович шәһәрендә дәрескә Украинадагы сугыштан кайткан ирне чакырганнар, ә Курскида балалар каршында Әфганстан ветераны чыгыш ясаган, ул аларга "махсус хәрби операция" (Украинага каршы һөҗүмне Русиядә шулай атыйлар) турында шигырьләр укыган.

Балалар бакчаларында бу дәресне биш яшьтән олырак булган балаларга үткәрүне Русия президенты Владимир Путинга октябрь башында "Ел укытучысы" бәйгесе җиңүчеләренең берсе тәкъдим иткән иде.

Ул бу тәкъдимне хуплады. "Бездә ана сөте белән кергән дигән сүз бар. Балага нигезне тәшкил итүче аерым бер әйберләрне иң кече яшьтән сеңдерергә кирәк", диде ул.

  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң хакимият мәгариф програмына зур үзгәрешләр кертте. Моны түрәләр "көнбатыш тәэсирен юкка чыгару" дип аңлата, ватанпәрвәрлек арттыру сылтавы белән Русия пропагандасы киң җәелә.
  • Мисал өчен, мәктәпләрдә "Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" дигән дәресләр кертелде. Мәгариф миниcтрлыгы карарында әйтелгәнчә, бу дәресне "мәктәп укучыларында Ватанга мәхәббәт, илең өчен горурлык, ватанпәрвәрлек формалаштыру" өчен үткәрәләр. Мәктәпләргә бу дәресләрне Русия Украинага бәреп кергәннән соң берничә ай узгач керттеләр.
  • Русия Украинага башлаган сугыш аркасында укытучылар пропаганда солдатларына әверелде. Алар балаларга чит дәүләтне басып алуны коткару операциясе дип ялганлый, Украина җирләре Русия биләмәләре дип ышандырырга тырыша, укучылар белән беррәттән сафка басып, гимннар җырлап, патриот булырга өйрәтә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!