Русиянең кимендә тугыз төбәгендә танышларын сугышка китәргә күндергәннәргә акча бирә башлаганнар

Иллюстратив фото

Иң әзен Мордовия белән Калуга өлкәсендә бирәләр — танышыңны сугышка барырга үгетли алсаң бишәр мең сум түлиләр.

Русиянең кимендә тугыз төбәгендә хакимиятләр Украинадагы сугышка барырга теләүчеләрне сайлап алу пунктларына китергәннәргә акчалата бүләк тәкъдим итә. Моны төбәкләрдәге контракт хезмәтенә язылу үзәкләренә шалтыратып, "Вёрстка" басмасы ачыклаган.

Кешене Украинадагы сугышка барырга күндергән өчен акча түли башлаган иң беренче төбәк Татарстан булды. Монда андыйларга 100 мең сум бирәләр. Ярослав өлкәсендә дә Татарстан кебек үк сугышка җибәрергә кеше алып килсәң 100 мең сум түлиләр. Бу ике төбәк әлегә Русиядә иң күп акча бирүче булып тора.

Иң әзен Мордовия белән Калуга өлкәсендә бирәләр — бишәр мең сум түлиләр, дип яза басма. Шул ук вакытта сивилләргә акча бирелми, бу форсаттан бары тик хәрбиләр үзләре генә файдалана ала.

Иванов өлкәсендә түләүләр бераз күбрәк — 10 мең сум. Якутиядә — 15 мең сум, Ямал-Ненец автоном бүлгесендә — 25 мең сум.

Архангел өлкәсендәге контракт хезмәтенә язылу үзәгендә "Вёрстка"га әйтүләренчә, һәр китерелгән кеше өчен 10 мең сумнан башлап түләячәкләр, әмма иң күбе ни кадәр биреләчәк — монысын әйтмәгәннәр.

Волгоград өлкәсенең "Түбән-Волжски торба заводы" 50 мең сум тәкъдим итә. Заводның хәрбиләрне туплау алымы үзенчәлекле. Алар башта үзләренә эшкә урнашып, соңрак Русия саклану министрлыгы белән контракт имзалаячак ирләрне эзли. Кадрлар бүлегенә шушындый кешене китергәннәр 50 мең сум алачак. Шул ук вакытта өлкә дәрәҗәсендә мондый түләүләр каралмаган, бу эш белән бары тик завод кына шөгыльләнә.

Башка төбәкләрдәге вазгыять төрлечә. Әйтик Удмуртиядә әлегә контрактчыларны китергән өчен акча бирмибез, әмма мондый чара турында "фикер алышулар бара", дигәннәр. Брянски өлкәсендә бу ссистем якын арада барлыкка киләчәк. Басманың шалтыратуларына 16 төбәктә җавап бирмәгәннәр, ә калганнарында бездә мондый програм юк дигәннәр.

  • Украинадагы сугышта катнашучы ихтыярилар һәм контракт белән киткән хәрбиләр кайчан мобилизацияләнгән яки Русия саклану министрлыгы белән кайчанга кадәр килешү төзегән булуларына да карамастан, сугыш бетмичә өйләренә кайтмаячак. Бу хакта блогерлар һәм Украинадагы сугыш турында язучы медиалар хезмәткәрләре белән очрашуда Русия президенты Владимир Путин әйтте. Путин игълан иткән "өлешчә" мобилизациянең тәмамлануы турында фәрман булмаганга, контрактчыларны өйләренә җибәрмәү өчен юридик мөмкинлек бар.
  • Русия Украинага 2022 елның 24 февраль иртәсендә бәреп керде. Азатлык сугышның беренче көненнән башлап Русиянең Украинага каршы сугышында һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен бер исемлеккә теркәп бара. Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана.
  • Азатлык Радиосы ачыклаганча, Русиянең Украинага каршы сугышында Татарстаннан — кимендә 2217, Башкортстаннан — кимендә 2533, кеше һәлак булган. Хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми — чынбарлыкта аларның саны күпкә зуррак була ала.
  • Украинадагы сугышта Русия төбәкләреннән һәлак булучылар санын BBC һәм "Медиазона"ның уртак тикшеренү төркеме барлый. Аларның 21 июндә чыккан соңгы хисабына күрә, бу сугышта Русия күләмендә кимендә 59 725 хәрбинең үлгәне расланган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!