Екатеринбурда ачылган Ельцин үзәге

Үзәккә килүчеләрне зур экраннан Борис Ельцин һәм аның җәмәгате Наина сурәте каршы ала.

Ельцин 1990нчы еллар башында АКШ президенты Джордж Буш белән.

Мәскәүнең ул чактагы мэры Юрий Лужков башта Ельцинның беректәше булса, соңрак көндәшенә әверелде.

Мәскәү троллейбусы моделе. Коммунистлар фиркасенең Мәскәү шәһәр комитеты секретаре булган чакта Ельцин шундый троллейбуска утырып йөри иде.

Соңрак аңа ил башлыгы өчен ясалган ЗИЛ лимузинында йөрү дә татыды.

1990 еллар башындагы кибет макеты.

Ельцин чорындагы электроника кибете.

Килүчеләр Ельцин сыны белән фотога төшә.

Үзәктә Русиянең элекке җитәкчесенә сатирик карашка да урын бирелгән.

Ельцинның эш өстәле...

...һәм аның "атом букчасы".

1991 елгы түнтәрелешне хәтерләтүче күргәзмә. Русия парламенты бинасы янында түнтәрелешкә каршы көчләрне Ельцин җитәкләде.

Үзәкнең химаячеләре арасында "Башнефть" ширкәте дә бар.